Хезмәт

Яшьлек кайтавазы

Беркөнне почтага газета-журналларга язылыйм дип барган идем, почтальон Раушания: "Әминә апа, сезгә посылка бар", - дигәч аптырап киттем. Телемә килгән беренче сүз: "Түләп аласы түгелме?" - булды. "Юк, юк, монда "Аксарино" дип язылган", - диде Раушания.

Зимфирәдән! Зәй районында яшәүче дустымнан! Кинәт күңелем тулып, күземне яшь элпәсе каплады, саулыкка туймаган дустымның бу гамәле аның никадәр оптимист рухлы, дусларына тугрылыклы җан булуына бер дәлил иде.

Күңел кошым мине яшьлеккә - студент елларына алып китте. Зимфирә минем группадашым гына түгел, бер телем ипине урталай бүлеп ашаган, шатлык-кайгыларны уртаклашкан, имтиханнарга бергәләп әзерләнгән ахирәтем, бүлмәдәшем дә. Без бер-беребезнең авылларына кунакка кайтып, гаиләләребез белән танышып, туган якларыбызның үзенчәлекле матурлыгын күрсәтеп мактанышкан идек. Кешеләргә бер күрүдә дөрес бәя бирә торган әнием: "Дустың бик игелекле, гадел, туры сүзле бала икән", - дип мине куандырып, аны якын итеп калган иде. Аннан гел бер-берләренә сәламнәр юллап тордылар.

Ул Әлмәт районы, Тайсуган авылыннан нефтьче Яхъя абыйның олы кызы (алар гаиләдә өч кыз үсте). Әйткәнемчә, ахирәтем мине үзенең туган якларына алып кайтып кунак итте. Җир астыннан нефть суырып утырган чыгырларны, дөрләп янган газ факелларын мин шул чакта күрдем. "Кышын ул факеллар янына төлке, куяннар җылынырга килә", - дип сөйли иде дустым.

Язын ярларыннан ташып Тайсуган авылын яртылаш су астында калдырган, ярларында зифа таллар су коенган Зәй елгасына, Габдрахман, Мактама авылларының үзгә табигатенә сокланып, ачык йөзле, тәмле телле кешеләре белән аралаштым. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәтнең яңа төзелешләре, тарихи-истәлекле урыннары белән таныштым.

Язгы ташу вакытында Тайсуганның елга буе урамы халкының, терлек-туарын, кош-кортын алып, өске урамдагы таныш-белешләренә, туганнарына күченеп яшәвен ахирәтем кызык итеп сөйли. "Әти язгы су белән өйгә кергән зур-зур балыкларны кулы белән тотып мич башына ата тора, без җыеп чиләккә тутыра торабыз", - ди. Балыкларның зурлыгын кулы белән күрсәткәч бик ышанып та бетмибез, чөнки без бала чакта күлмәк итәге, баш яулыгы белән балык сөзгән инештә иң зуры урта бармак буе гөлиләр генә яши. Без, Зимфирәне үртәп: "Зәй суында үскән казлардан нефть тәме килә", - дисәк тә, алып килгән казын бергәләп ашап бетерәбез. Аның балык ашап үскән казлары бик симез, тәмле була иде. Ул заманда һәркайсыбыз гаиләсендә казлар асрый һәм каз өмәләре, сугым вакытларыннан соң безнең бүлмә дә баеп китә. Беркайчан да аерым ашаган булмады, дөресрәге, аерым ашыйсы дип белмәдек тә. Тәмлерәк әйбер пешерсәк группадашларны кунакка дәшә идек. Ә менә язга таба шактый такыраябыз, чөнки һәркайсыбыз уртача гына гаиләдән. Әмма ул чакта яшьләр - оптимист, тормыш сынаулары безне сындырмый, киресенчә, ныгыта гына иде. Шуңадыр, беребез дә ил-көн алдында ким-хур булмадык.

Мин үзем ялгыз әнине ташлап, студент отрядларында йөри алмадым, чөнки кәҗә-сарыкларга кыш ашап чыгарлык печән, ягарга утын әзерләү, җәен бетмәс-төкәнмәс бүтән эшләрне башкару минем җилкәдә. Ә менә кызлар, шулар белән Зимфирә дә проводницалар булып, җәй буе ил гизәләр, өс-башларын бөтәйтеп кайтып, көзен җылы як күчтәнәчләре белән безне дә сыйлыйлар.
Зимфирә хисчән, эмоциональ шәхес. Хәер, тел-әдәбият белән җенләнгән кешеләр болай да бераз "ычкынган" була. Берара Зимфирәбез төннәр буе шагыйрь Фәннур Сафинның шигырьләрен укып илһамлана иде. Үзе шигырьләр язмаса да (һәрхәлдә безгә күрсәткәне булмады), төпчек кызы Ралинәнең иҗат җимешләре "Иделем акчарлагы" альманахында басылып чыкты.

Зимфирә арабызда иң бай әни. Ике малай, ике кызларын ире Равил белән үзләре кебек эш сөючән, кешелекле, булдыклы итеп үстерделәр, һәркайсын укытып, күңелләренә хуш һөнәргә ия булырга ярдәм иттеләр. Балалары да үзләренә тиң парлар табып, әти-әниләрен оныклар белән сөендерде.

Сынауларны да шактый күрде Зимфирә. Әнисе яшьли үлеп киткәч, әтиләре авыру кызлары белән тол калды. Сеңлесе Ясирәнең олы улы нык салкын тидереп, менингит дигән мәкерле авырудан дөм сукыр калып, Бөгелмәдә сукырлар мәктәбендә укыганда вәхшиләр кулыннан мәңгелеккә күчте. Якыннарының хәсрәтен үзенекедәй кабул итеп, аларга сынып-сыгылып төшмәскә ярдәм итте олы апалары.

Укып бетереп, төрле якларга таралышкач, арабызда хатлар йөри башлады. Озаккарак бер-беребезне югалтып торсак (дөнья мәшәкатьләре баскандыр инде), сагынышып эзли башлыйбыз.

Миндә Зимфирәнең күп хатлары әле дә саклана. Алар мавыктыргыч китап кебек, ертып ташлап та, утка атып та булмый, еллар үткәч тә фикерләре искерми, яшәүгә дәрт биреп, күңел төшенкелегенә бирелгәндә уянып китәргә ярдәм итә. Менә өч бала анасы бер хатын болай тәмамлый: "Хатымның ахырында укытучы, пионервожатый, пропагандист, профком председателе, район советы депутаты икәнемне дә белдерәм. Зур җаваплы җәмәгать поручениеләре шул ябык кына Зимфирә өстенә төшә. Әллә мин әйтәм тагын бер бәби алып кайтып, барыннан да котылыргамы дим". Әйе, дүртенчегә кыз алып кайтты ул, әмма ул заманда җәмәгать эшләреннән котылуың, ай-һай.

...Зимфирәнең күчтәнәч-бүләкләрен алгач и-и шатландым инде! Минем нинди төсләрне яратуымны да онытмаган! Фирүзә төстәге яулыгы күз яуларын алырлык! Кызым Гүзәл белән оныгым Даниярне дә куандырган. Кечкенә генә хатында "Яшьлекне сагынып, тынгысыз йөрәкле, йөгерек каләм иясе, дустым Әминәгә Зимфирәдән" дигән юллар бар. Райондашым, группадашым Гөлзаданы да онытмаган, аңа да бүләген юллаган. Гөлзада белән бер вагонда проводница булып йөргәннәр. "Ташкентта бергә төшкән фотолар күп икән безнең", - ди Гөлзада. Менә бит, ахирәтемнең йөрәк җылысы белән җибәргән бүләге Гөлзада белән ире Әмирне чакырып кунак итәргә дә сәбәп булды. Ә Гөлзада миннән җитезрәк булып чыккан - "сезнең якның саф суларын эчәр идем" дигән теләген истә тотып, шул яклардан кайткан мосафир аркылы Зимфирәгә чишмә сулары, күчтәнәчләр биреп җибәргән.

Бер уйласаң, кибетләрдә хәзер ни теләсәң шул бар, шөкер, биргәненә канәгать булып, үзебезчә җиткән тормышта яшибез. Ә менә группадашыбызның посылкасы күңелләребезне кузгатып, яшәү мәгънәсе турында фикерләребезне үзгәртеп җибәрергә сәбәпче булды.

Якын дустыбызга Аллаһы Тәгалә сынауларны җиңеп, һәрчак шулай оптимист булып, балаларын, оныкларын куандырып, иренә терәк булып яшәргә насыйп итсен. Аллаһы боерса, исәнлектә күрешеп, бер туйганчы сөйләшербез әле.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Балтач районы, Шубан авылы.
Фото: fixbody

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: