Хезмәт

Яшәргә икән... үзеңне жәлләмичә

Яшәргә икән яшәргә Үзеңне жәлләмичә. Безгә бирелгән гомерләр Түгел бит әллә ничә. (Җырдан өзек)

Реклама

Көннәр ямьләнеп, табигатькә яз сулышы өргән бер мәлдә Фәймә һәм Нәкыйп Нәҗиповлар гаиләсендә көтеп алынган беренче бала дөньяга аваз сала. Аңа Рәфыйк дип исем кушалар. Гаилә төп нигездә яши, шуңа бу йорттан һәрчак кеше өзелми. Күршедә генә Нәкыйпнең энесе - Рәкыйпнең гаиләсе. Ике йортка 7 малай туа. Әбиләре шуклыкларына күрә шаяртып: «Бу 7 малайга үзенә бер милиционер кирәк», - ди торган булган.
1969нчы елда Рәфыйк Сосна сигезьеллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Беренче укытучысы Халидә апа Фәсыйхова аларны укырга һәм язарга өйрәтү өчен күп көч куя. Шунысы кызык, иң беренче авторучка тотып язу аларга эләгә.
4-8нче сыйныфларда сыйныф җитәкчесе Җөфарбикә апа Фәйзрахманова була. Шушы сыйныфларда укыганда Рәфыйк математика, физика, геометрия фәннәрен яратып үзләштерә, алдынгы укучылар рәтендә йөри. 1977нче елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Балтач урта мәктәбенә юл тота. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылына кайтып, механизатор булып эшли башлый. Аның беренче хезмәт юлы авылында - «МТЗ-50» тракторында башлана. 1980нче елның май аенда армия сафларына кабул ителә. Язмыш Рәфыйкны Украина чикләренә илтеп урнаштыра. 6 ай хәрби өйрәнү узгач, Овруч шәһәренә - хәрби инженерлык гаскәренә җибәрелә. 1982нче елның маенда туган ягына кайта. Аны Мәскәүдә милициягә эшкә калырга чакыралар, тик егет туган авылын шау-шулы калага алыштырмый. Кабат механизатор булып эшкә урнаша.
Үз эшен яратып, намус белән башкара Рәфыйк. Җитәкчеләр шуңа да аны тиз күреп ала. 1985нче елның февралендә Рәфыйкны инженер-технолог итеп билгелиләр. Инженер булгач, белем дә кирәк була. Ул читтән торып Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының инженерлык-механика факультетына укырга керә. Аны тәмамлап, диплом ала.
1990нчы елның гыйнварында авылны газлаштыру буенча инженер итеп билгеләнә. Тиз арада авылны газлы итү өчен үзенең бөтен көчен куя.
Бу елларда колхоз рәисе Рифкать Сабирҗанов була. Аның белән бер-берсен аңлап эшләгәнгә күрә уңай нәтиҗәләргә ирешәләр дә инде. Фарук Мөхәммәтҗанов, Фәргать Әүбакиров, Фәрит Таҗетдинов, Рафис Хәбибуллиннар авылда газ баганалары урнаштыра. 1992нче елның декабрь аена 204 хуҗалык газга тоташтырыла. Шулай ук котельнаяларны, амбардагы ашлык киптергечләрне газга тоташтыру башлана. Көнне-төнгә ялгап эшлиләр.
Шул елларда авыл чишмәсенә проект эшләтеп, һәр хуҗалыкны сулы итәләр. Аларның бу изге эшен авыл халкы мәңге онытмас.
2001-2010нчы елларда Сосна хуҗалыгында баш инженер вазыйфасын башкара. Үз эшен яратып эшли. Комбайнчы-тракторчылар белән уртак тел таба.
Сәламәтлеге какшап китү аны яраткан эшеннән бераз аерып тора, тик озакка түгел. Аны озак та үтми «Райсельхозтехника»га чакыралар. Туры сүзле, ачык йөзле Рәфыйкны биредә тиз уз итәләр. Монда да хезмәт юлын инженер буларак дәвам итә.
Сөйгән ярын да ерактан эзләми Рәфыйк. Күршедә генә торучы аш-су остасы Рәсиләне үзенә кәләш итеп сайлый, әти-әнисе салган яңа йортка алып кайта. Пар канатлы гаиләдә 1 ул, 2 кыз үстерәләр. Улы Казан химия-технология институтын тәмамлап, шунда лаборатория җитәкчесе булып эшкә кала. Олы кызы Казан сөт-май комбинатында баш бухгалтер ярдәмчесе. Читтән торып КАИда белем ала. Төпчекләре мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлады.
Бүген Рәфыйк гомеренең алтын көзе буйлап аяк атлый. Күпме гомер, урау юллар үткән, тик һич кенә дә бер мәгънәсезгә яшәлмәгән. Мәгънәле, бик тә мәгънәле Сосна егете Рәфыйкның тормыш юлы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: