Хезмәт

Яшүсмерләргә сәламәтлек кыйммәте аңлатылды

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Субаш төп белем бирү мәктәбенең яшүсмерләренә "Ачы төтен серләре" дип исемләнгән профилактик шөгыль уздырдылар.

Социаль педагог Гөлшат Сәләхова начар гадәтләрнең зарары турында сөйләде, мультфильмнар үрнәгендә тәмәке төтененең организмга ясаган зыянын аңлатты. Психолог Энҗе Корбанова яшүсмерләргә сәламәт һәм уңышлы булуның авыру һәм хәлсез булуга караганда дәрәҗәлерәк булуын җиткерде, сәламәтлекнең кыйммәтен ассызыклады, дип хәбәр итәләр «Наз» бүлекчәсеннән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: