Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Ятимлекнең беләм ни икәнен...

Илебез халкы зур бәйрәмгә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә. Бу олы дата уңаеннан, уку елы дәвамында Куныр урта мәктәбендә дә күп төрле чаралар: "Үлемсез полк " акциясе, төрле кичәләр, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде, истәлекләр язып алынды.

Шундый истәлекләрнең берсе әбием турында.
Һадиева Гөлсимә Гариф кызы 1939 нчы елның 7 нче маенда Шода авылында туган. 1941 нче елда әтисе һәм аның энесе Сәмигулла сугышка алына. Әбием, ул вакытта кечкенә булса да, әтисенең китәр алдыннан кысып яратуын һәм бакча ызанында елап йөргәнен әле дә хәтерләвен сөйләде. Сентябрь аенда энесе Хаҗип дөньяга килә. Фронттан хатлар бик көттереп кенә килә. 1944 нче елның кышында өчпочмаклы хат гаиләгә кара кайгы китерә.
Сугыш чорының ятим үскән балаларына тормышның барлык авырлыкларын күрергә туры килә.14 яшендә әбием фермада бозаулар карый башлый. Тырышып эшләгәне өчен 2 елдан аны Чепья районыннан дүрт кешелек делегация составында Мәскәүгә күргәзмәгә җибәрәләр.
Әбием гомере буе туган авылында яши, терлекчелектә хезмәт куя. Күп кенә Мактау кәгазьләре ала. 1960 нчы елда үзе кебек сугыш аркасында ятим калган Мөхәммәтгалигә кияүгә чыга. Бер-бер артлы 1кыз, 4 малай дөньяга килә. Тормыш көтү авырлыгы өстенә тагын да зуррак хәсрәт өстәлә. 1971 нче елда, салам тарттырганда, олы улы Хәлил тракторга тапталып үлә. 1981 нче елда яшьләй бабам дөнья куя. Тол калган әбием 10 ел буе кайнанасын, аннан соң 6 ел үз әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата.
Сугыш чоры авырлыклары турында сорагач, әбием күп сөйләмәде. Ул миңа бер дәфтәр сузды. Үземнең сорауларыма җавапны анда язылган бәет, шигырьләрдән таптым:
Кырык дүртнең кышы узып китте,
Без белмәдек күңел тынгысы.
Сөенешеп укыган теге хатың
Кайгылысы булды, соңгысы.
Бер көн шулай зарыгып хат көткәндә,
Почта авыр хәбәр китерде.
Кош теледәй кәгазь әнкәйне - тол,
Безне кинәт ятим иттерде.
Ничек әткәй, күзгә моң сеңмәсен
Сабыйлыкның тыеп шуклыгын,
- Әткәй, - диеп кеше дәшкән саен,
Әрнеттереп сизелә юклыгың.
Сыңар канат - сыңар канат инде,
Талпынса да ерак китәлмый.
Бәхет кошы чая оча бит ул,
Сыңар канат куып җиталмый.
Ятимлекнең беләм ни икәнен,
Китаплардан түгел укырга.
Йөрәккә ул эчтән генә йоткан
Кайгы яше булып утырган.
Тарих өзелде, әткәй, синең өчен
Кырык дүртнең март аенда.
Сиңа сөйләр сүзләр шактый әле,
Син күрмәдең Җиңү маен да.
Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне:
Рәшәткәгә әнкәй сөялеп:
- Исән кеше кайтыр, безнең генә
кайтмас, - диде яшькә төялеп.
Авыз тутырып "әткәй"диялмыйча,
Яшьтән ятим калган балалар:
- Күп әтиләр кайтты, нигә кайтмый
минем әти? - диеп калалар.
Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын!
Иделия ҺАДИЕВА,
Куныр урта мәктәбенең
7нче сыйныф укучысы.
Фото: http://gorod.tomsk.ru/index-1304575618.php

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250