Яу кырыннан сәлам хаты-1 (фото)
Балтачта гына түгел, республикада данлыклы «Якты юл» хуҗалыгының элекке рәисе—туган авылында 36 ел җитәкче булып эшләгән легендар шәхес Хәмит ага Гәрәев алып килгән ике дистәгә якын өчпочмаклы хатларда бу кадәр мәгълүмат, бу кадәр хистер дип уйламаган идем. Алардан берничә газеталык искиткеч язмалар хәзерләп булыр иде. Тик минем игътибарымны Җиңү көне хатлары җәлеп итте.
... Куныр авылында гомер кичерүче, беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан Гәрәй Хәбибуллин, Бөек Ватан сугышына үзе алын-маса да, өрлектәй өч улын яуга озата. Харис, Мәхмүт, Шамил Гәрәевлар, сугышчан озын юл үтеп, Германиягә кадәр барып җитәләр, япон сугышында катнашалар. Мәхмүтләре, пленда калып, ике елга якын концлагерьларда газап чигә. Аннан котылганнан соң, 1945 елның декабрендә, ике бертуган Мәхмүт белән Шамил, һич көтмәгәндә... Германиядә очраша! «Күпме вакыт күрешмәгәннән соң әллә кайда — үз илеңнән читтә — Германиядә күреш әле! Көтелмәгән шатлык! Кем уйлаган!» — дип яза бу очрашу турында Шамил өйдәгеләренә. —
Заманына күрә укымышлы Гәрәй ага фронттагы улларына авыл тормышын җентекләп тасвирлаган хатларны еш язган.
Уллары үзләре дә хат язардай бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаганга охшый. Араларында ярты гына бит язылган хатлар булу шул хакта сөйли.
Менә хатларның нәкъ бер үк көнне язылганнары. Җиңү хәбәрен ишетүгә, Шамил дә, Гәрәй ага үзе дә каләмгә үрелә.
«Минем тормышка килсәк, безнең тормыш хәзер яңача, — дип яза Шамил. — Берничә еллар көткән көнне менә бүген күрдек! Шатлыктан нишләргә дә белеп булмый. Ә бит төрлесен күрдек. Бик авыр чаклар булды, тормыш кыл өстендә калган чаклар да.
Без үзебез 6—7 майда немецлардан Эльба елгасы буен чистартып бетереп, союзниклар белән очраштык. Елга буенда соңгы атуны биргәндә сугыш бетәр әле дип бөтенләй уйламаган да идек. Шуннан соң туктады. Урманда пар-ковый положениеда хәзер торабыз. Ышанып та булмый: бүген тыныч тормыш башлыйбыз! Тыныч, бертөрле ату тавышы да ишетелми. Бөтен кеше шатлыклы елмая, көлә.
Әти, әни! Безнең иң кадерле теләк бер генә — ничек тә шушыннан исән-сау каласы иде. Минут саен шуны теләдем. Моннан соң да барчабызга хәерле гомерләр бирсен иде. Исән-сау булсак, хәзер безгә тигәнен тыныч вакытта хезмәт итеп, туган илгә кайтырбыз...»
«Шамил улым! дип яза әти кеше нәкъ шушы көнне, улының да аңа хат язуыннан хәбәрдар булмый гына. — Менә бүген 9 май. Иртә белән Германия армиясе тар-мар ителеп, сугышның тукталуы турында зур шатлыклы хәбәр алдык. 15 апрельдә язган хатыңны алып укыдык. Аннан соң каты сугышлар булды. Хәзерге хәлеңне белмибез. Исән-сау калуың турында хәбәр алсак, бу тагын да зур сөенеч булыр иде. Кайчан хәбәр булыр икән дип түземсезләнеп көтәбез. Әллә исән булса, Мәхмүттән дә бер хәбәр булыр дип уйлыйбыз. Белмим, исән түгелдер, шулай да күңел көтә. Бу якында фронттан кайтучылар да, үлүчеләр хакында хәбәрләр дә юк. Менә исән булучылар турында хатлар килә башлар. Халык бар да хат көтә, улым. Ни булды икән дип, хәлеңне бик беләсебез килеп, хәбәр көтеп калабыз, мөмкин булса тизрәк хат яза күр»...
Тик әти-әнисе Оркыя апа һәм Гәрәй абый Шамилнең 9 майда язган хатын бары тик 4 июньдә генә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев