Хезмәт

Язмышлар ярында: күздә – яшь, күңелдә – рәхмәт яки “Игелекле кешеләр күп икән”...

“Мин сезгә бик яхшы нейрохирург белештем, шунда күренеп карагыз әле, аннан рөхсәт булса, Боровое Мотюшино шифаханәсенә бөтен чыгымнарны үзем күтәрәм”, – дип шалтыратты. Һәм Илназның чыгымнарын түләде дә инде! Гаҗәп хәлләр, шулаймы? Алар бит бер белмәгән кешеләр!

Үткән елның 5 август кичендә социаль челтәрләрдә Балтач-Арча арасындагы куркыныч авария урыныннан фотосурәтләр барлыкка килде. Әлеге машиналарның берсе, күрүгә, таныш кебек тоелды. Өйдәгеләрне дә аптыратып бетердем: “Номеры да таныш бит, әйбәтләп карагыз инде”. Белүче булмады. Хәтерем ялгышмаган: әлеге машина авылыбыз кияве Айнурныкы булып чыкты. Авылга еш кайтып йөрделәр. Мин алар аша үтеп кибеткә барам. Каршы якта юл читендә торган машина күңелгә кереп калган, димәк.

Ул көнне Мәхмүтовларда көтү чираты иде.Иртәдән кичкә кадәр тоташ яңгыр койды. Көтүдән кайтып җитүгә, өй телефоннары шалтырый: “Сезнекеләр авариягә очраган бугай”...

Гөрләп барган тормышны челпәрәмә китергән көн, юк, бер мизгел була ул. Барысы да, дөрестән дә, бер мизгелдә була шул.

–Без ул көнне тугызынчыны тәмалаган улым Илназ белән Казанга ул укырга керәчәк техникумга белешергә барган идек. Уку йортында да булдык, иремнең сеңлесе Фәйрүзәләрдә кунак та булдык. Алар үзләре дә шул кичне авылга кайтасы иде. Илназ калсын инде, безнең белән генә кайтсын диделәр. Шулкадәр калдырасым килмәде, күңел сизендеме, белмим. Әле Айнур белән мине компрессорныйга озата төшкәч тә бергә кайтыйк дидем... “Автобуста тилмереп йөрмәсен инде, барыбер кайтабыз бит”, – диде Айнур. Алар Илназны бик ярата, Айнур үзе дә бик тәртипле, сабыр кеше иде. Шофер буларак тәҗрибәсе дә зур, юлда да бик тәртип белән йөри,  куркырлык бер әйбер дә юк иде шул, – дип сөйли әнисе Альфира. 

Күрәчәккә мең сәбәп була дигәндәй, күрәчәге булса, автобуста да төрле хәл булыр иде анысы.

Төрнәле тирәсендә Айнур машинасына каршы яктан үтә кызу тизлектә икенче бер машина килеп бәрелә. Илназдан кала Айнурның хатыны, ике кечкенә улы – биш кеше утырган машина, трюклар ясый-ясый, юл читенә төшеп каплана...

–Авария булганын ишетүгә, Илназга шалтыраттым. Телефонны бер чит хатын-кыз алды. “Бик көчле авария монда. Ашыгыч ярдәм дә килмәде әле, сезнең ярдәм кирәк, тиз килегез”,–диде. Ирем Илдар белән шунда очтык. Ничек барып җиткәнне дә белмибез. Ике кечкенә бала белән Айнурны алып киткәннәр иде. Илназ белән Фәйрүзә коеп яуган яңгыр астында ята. Дөрес, авыл кешеләре аларга әйберләр дә япкан, әмма алар барысы да лычма иде, чиләкләп койды бит ул чакта яңгыр... Мин елыйм, Илназ: “Әни, елама, минем белән тәртип, бер җирем дә авыртмый”, – ди...

Айнур Арча хастаханәсендә җан бирә. Талагы өзелгән, эчәклекләренә зыян килгән Сәмирне шунда ук операциягә алып китәләр. Артта уртада булган Кәримнең генә хәле җиңелрәк була. Кабыргалары, кулы сынган Фәйрүзәнең бөтен куллары, бите пыяла ватыклары белән тулы... – аңа да беренче ярдәмне күрсәтәләр. Башындагы җәрәхәтен теккәннән соң, бераздан Илназның каты итеп эче авырта башлый. УЗИ эчәклекләргә зыян килүен күрсәтә... Операциягә кереп китәр алдыннан Илназ әбисенә: “Мин аякларымны сизмим”, – ди. Операция уңышлы үтте дисәләр дә, Илназ күзләрен тиз генә ачмый әле. Икенче көнне аларның барысын берәм-берәм Казанга алып китәләр. РКБ, ДРКБда дүртесен дүрт урында бүленешеп сакларга туры килә. Ике яктан да туганнары ярдәмгә килә...

Искиткеч кешелекле, гаилә җанлы, бик тә тырыш Айнурны туган авылына – Лаеш районы Хәерби авылына җирлиләр. Аны югалту ачысына калганнарны яшәтү өчен көрәш кушыла. Кеше ярдәменнән башка тора, ята, утыра алмаган Фәйрүзәгә әле озак кына хастаханәдә ятып чыккач та ярдәм кирәк була (савыккан балаларны Айнурныкылар карап тора). Әнисе Флера апа әле шул киткәннән Казанда... Олы уллары Марсельне югалту ачысыннан да айнып бетә алмаган әни кешенең организмы бу сынауларга үзенчә “җавап бирә”: күптән түгел катлаулы операция кичерә. Шөкер, акрынлап Фәйрүзә дә, ул да тернәкләнеп килә...

Ничек шулай булгандыр: Айнурдан кала бу авариядә иң күп зыян Илназга туры килә. Юкса, ул пассажир ягына, артка утырган була. Алгы кресло кыскандыр дип тә, озын буйлы булгач, зыян күбрәк килгәндер дип тә, Айнурның багажникта күптөрле эш кораллары йөри иде, шулар аркасына бәреп зыян китердеме икән дип тә фаразларга гына кала. Кызганычка, аркасындагы гематома аякларына да зыян китерә. Юкса, умырткалыгы сынмаган, чатнамаган да... (шөкер, бу бит өмет зур дигәнне аңлата). Ул шеш үзеннән-үзе юкка чыгар дигән фараз чынга ашмый. Кызганычка, баштагы айларда тернәкләндерү өлешенә дә керешә алмыйлар.

Операциядән соң бераз вакыт үтүгә, Илназны икенче бүлеккә  күчерергә тиеш булалар. Тик температурасын төшерә алмыйлар. Төште, бар да тәртиптә, тернәкләндерүне башлыйбыз дип, ике тапкыр икенче бүлеккә күчерәләр, ике тапкыр кабат хирургиягә кайтаралар. Ике айлап ятып кайткач та әле, берничә көне үтүгә, ашаганын (табиблар кушкан сыекризык кына булса да) коса, температурасы әледән- әле күтәрелә башлый. 15 килограмм авырлыгын югалта ул. Болай да ябык, озын буе белән генә авырлыгы булган,  41 килограммга калган Илназны күреп, ул чакта күз яшьләрен көчкә тыярлык иде...

Реклама

–Балтач хастаханәсенә алып баргач, УЗИ табибы Роза Нурмиевна “непроходимость кишечника“ дигән диагноз куйды. Ашыгыч төстә Казанга алып чыгып киттек. Тик әле анда кан анализларының нормага килгәнен көтәргә туры килде. Ике ай хәрәкәтсез яткач, Илназның бер аягында тромблар барлыкка килде, ул  кан сыекларга дарулар эчә иде, – ди әнисе.

Шөкер, бу операция уңшлы чыга. Инде аннан кайтканнан бирле Илназ бик үҗәтләнеп аякка басу өчен көрәшә. Аның бүген бер минут буш вакыты юк. Аз гына ял итә дә (әле күнегүләр арасында укый да, өйгә килеп укыталар), күнекмәләргә тотына. Ике сәгатьтән ике сәгатькә әтисе, я әнисе белән аякларына массажын да, күнекмәләрен дә ясыйлар, махсус җайланмада әйләндерәләр, төрле яктан терәтеп, аякларын бәйләп, бастырып тору өчен үзләре ясаган җайланмада да басып тора (акрынлап арттыра-арттыра, бу бик күп көч сорый торган күнекмәне дә кырык минут тирәсенә җиткергән),аякларын өстерәп булса да, мүкәйли дә, туп белән дә шөгыльләнә. Хәрәкәтсез тормаска тырыша. Реабилитация үзәкләрен дә белешкәннәр. ДРКБда түләүсезенә чиратлары февраль азагында җитсә, “Первый шаг” дигәнендә, тиешле сумманы җыйнап бетерүгә, килегез дип көтәләр. Әле аларга мондый реабилитацияләр тагын да кирәк булачак, бу дәваларны өзәргә, туктатырга ярамый. Шуңа күрә түләүлеләренә дә шактый барырга туры киләчәк. Моны ишеткәч, танышлары аларга социаль челтәр аша кешеләргә мөрәҗәгать итәргә куша.

Гомер буе үз тырышлыклары белән эшләп яшәгән Мәхмүтовлар бу адымга җиңелдән бармый. Ярдәм сораудан да авыры юк шул.

–Бик кыенсынып язган идек, көннән-көн мәрхәмәтле кешеләрнең күплегенә шаккатабыз, – ди Альфира. – Бер белмәгән кешеләр акча күчерә, ярдәм тәкъдим итә. Саба егете Айдар Шәвәлиев шалтыратып: “Апа, улыгыз кәшәкә тотып фотога төшкән, хоккей ярата идеме әллә? Сез каршы булмасагыз, мин аны Казанга “Ак барс” уенын карага алып барыр идем”, – дигәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Ул көнне Казанга, табибка күренергә барабыз дигәч, шунда килеп, безнең эш беткәнне көтеп торды,  ресторангаалып барып, сыйлады, хоккей күрсәтеп, күчтәнәчләр биреп, өебезгә кадәр кайтарып куйды. Тагын берсе: “Мин сезгә бик яхшы нейрохирург белештем, шунда күренеп карагыз әле, аннан рөхсәт булса, Боровое Мотюшино шифаханәсенә бөтен чыгымнарны үзем күтәрәм”, – дип шалтыратты. Һәм Илназның чыгымнарын түләде дә инде! Гаҗәп хәлләр, шулаймы? Алар бит бер белмәгән кешеләр! Без хәлебезне белешкән, матди ярдәм күрсәткән һәр игелекле кешегә бик-бик рәхмәтле, улыбызның озакламый аякка басачагына өметебезне, ышанычны арттыручы әлеге кешеләрнең үз яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтсын!Иске Салавыч авылы үзешчәннәре – спектакль, улыбыз укыган лицей укучылары хәйрия концерты куеп, җыйналган сумманы безгә тапшырдылар. Күрше авыл егетләре хоккей ярышында бирелгән приз акчаларын җыйнап, ярыш бетүгә, әле өсләрендәге ярыш киемнәрен дә салмыйча улыбызга китереп тапшырдылар... Шулай ук авария булганын күрүгә, Арчага кунакка барышлый туктап, безнекеләргә беренче ярдәм күрсәткән, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче алар янында булганрайон үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы, Иске Салавыч кызы Гөлнара һәм аның тормыш иптәше Илшат Нуриевларга да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Улыбызның дуслары, сыйныфташлары, туганнар, авылдашлар, танышлар һәм таныш түгелләр дә безне шушы авыр чакта ялгыз калдырмадылар. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да авария булганның икенче көнендә үк ярдәм кулы сузды, Казан хастаханәсендә дәвалануның барышы белән кызыксынып торды. Менә шушындый күмәк ярдәм белән безгә беренче тернәкләндерү курсына җитәрлек акча санаулы көн эчендә җыйналып бетте. Инде мәрхәмәтле кешеләр булышлыгы белән икенче курс өчен акча туплана башлады...

...Илназ безнең күз алдында үсте. Сабый чактан бик тәртипле, ачык, шаян, тапкыр сүзле иде. Олылар белән яратып аралашты. Ничә карасаң, ат янында булды...“Мал-туарны әле дә бик ярата, шулар арасында кайнаша иде”, - ди әнисе.

Үткән ел Илназ безнең өчен икенче яктан ачылды: рамазан аенда тәрәвих намазларында имамга ярдәмче булып басты, мәчеттә азаннар әйтеп, барыбызны сокландырды.  Ике айга якын Казанда больницада ятканда да ул әтисенә: “Авылга кайткач, мәчеткә алып менәрсең әле яме”, – дип еш кабатлый. Кайтканның икенче көнендә үк әтисе күтәреп алып менә,азан әйтә Илназ... Таныдык, билгеле. “Илназ әйтә, Илназ бит бу”, – диештек. Юллар кардан арчылып, коляска белән йөрерлек булгач, Илназ безне әле тагын сөендерер дип көтәбез. Юк, алай гына түгел, бер могҗиза булыр да, әнә шул текә баскычлардан үз аяклары белән йөгереп менеп, безне моңлы азан тавышы белән сокландырыр дип өмет итәбез. Ышанабыз. Телибез.

Бирешмә, Илназ!

 

24 февраль көнне Илназ беренче тернәкләндерү курслары үтәргә ДРКБга китә. Аннан 13 апрельдән исә Боровое Мотюшинага барачаклар. Әле алда аңа мондый түләүле курслар шактый кирәк булачак. Шуңа күрә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илназның әнисенең карта номеры:

Карта сбербанка

4276 6200 4022 4754 (получатель Махмутова Альфира Гумаровна)  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: