Хезмәт

Язылганнарга кире кайтып яки 50 яшьлеккә бүләк

Үз әнисен белми Ирек. Исемен генә белә. Анысы да очраклы рәвештә, күп еллар үткәч кенә ачыклана. Уллыкка алынган бала булуын ни өйдәгеләре, ни авылдашлары әйтми... Паспорт алыр чагы җиткәч, туу турындагы таныклыктагы язудан үзенең Казанда тууын белә. Сер шулай чишелә.

– Сәрдегәнгә алып кайтканда мин алты айлык кына булганмын, – дип сөйли ул бүген. – Аның “кайтуы” да бик кызык бит әле. Авылдашыбыз Харис абый Әшрәфҗановның обкомда эшләгән еллары була. Ул авылга кайткач, ничектер, сүз иярә сүз чыгып, әти белән әни уллыкка бала аласылары килүен, әмма ничек алып булуын белмәүләрен әйтә. Харис абый бит ул бик гади, ярдәмчел кеше, бу сөйләшүне күңеленә салып куя. Озак та үтми, Казандагы бер балалар йортыннан (“Дом малютки”дан) мине алып кайтып бирә. Әле башта бернинди документым да булмый, биш елдан соң гына рәсмиләштерәләр...

Үз балалары тууын дүрт күзләп көткән Вәфия апа белән Ягъфәр абый бу балага шулкадәр сөенә! Әле ул чакта әниләре Нәмига да исән. “Ирек йокласа, без өчебез өч яктан ул уянганчы яныннан да китми саклап, көтеп утырабыз”, – дип сөйли торган була әни кеше. Ирек үзе дә алар мине бик яратып үстерде, юкка-барга орышкан, тиргәгәннәрен, ниндидер җәзалар биргәннәрен хәтерләмим ди.

Ул бүген Ирек. Төгәлрәге, Салавыч Сәрдегәненә кайтканнан бирле – илле еллап Ирек.

– Үз әтием мөселман булса да, әнием Савельева Александра Ильинична булган, мине дә документка Савельев Андрей Владимирович дип яздырган, – ди Ирек. – Үткәнем турында шуннан артык берни дә белмим... Ни сәбәпле “Дом малютки”га эләккәнмен, ни сәбәпле Владимирович дип яздырганнар – бу кадәресе миңа караңгы. Шуларны беләсе килеп, бер чорда әнине эзләп тә караган идем, әмма очына чыга алмадым.

Ә Салавыч Сәрдегәнендә ислам кануннары буенча яшәүче, дини гаиләгә туры килүен ул язмыш, Аллаһы Тәгалә бүләге дип саный. “Әби мин белгәндә биш вакыт намазлы иде, унике яшеннән динебез кушканча яшәгән әби миңа да кечкенәдән догалар өйрәтте, унике яшемдә намаз укый башласам, унсигездән инде биш вакыт намазны калдырмыйм. Әби белән бергә сәхәр ашарга тордык, уразалар тоттык, ул миңа бик күп үгет-нәсыйхәт биргән... Гомер буе аракы эчмәвем, тәмәке тартмавым, тора-бара дин юлыннан китүем дә әбиемнең күп еллар дәвамында тоташ укыган, өйрәткән, сөйләгән әнә шул тәрбиясе нәтиҗәсе дип саныйм... Әби үзе гарәпчә укый-яза белә иде, тик миңа нәрсәгәдер өйрәтмәгән. Аны мин соңрак, үткән гасырның сиксәненче еллар азагында, дини ирек бирелеп, мөмкинлекләр ачылгач, Казанның Мәрҗани мәчетенә йөреп, өйрәндем. 1987-1990 елларда мин әнә шул мәчеткә атна саен диярлек җомгага йөрдем. Әле бит ул чакта бездә мәчетләр юк иде.

Үзем Ирекне тыңлыйм, үземнең күз алдына мәктәп елларында бик күпләр “тәртипсез” дип каһәрләгән яшүсмер малай килеп баса.

...Без Салавыч мәктәбендә аның белән бер чордарак укыдык, ул берничә класска түбәнрәк сыйныфта булса да, мәктәп елларында аның шактый тиктормас булуы хәтердә. Атна саен дежур класс дүшәмбе көнне бөтен мәктәп каршында линейкада отчет тота. Атна саен анда бер үк җөмлә яңгырый: “... шул-шул класстан Әхмадуллин Ирек чабып йөрде”...

– Ирек, мәктәп елларында син безгә рәнҗеп калмадыңмы? – Күңелемне ничә еллар тырмап йөргән сорауны бирәм. Ул елларда укыган барлык балалар исеменнән бу соравым. Гәрчә беләм, үзен иң нык, шулай ук атна саен линейкада тиргәгән укытучылар, завуч-директорлар белән ул безнең барыбызга караганда да күбрәк аралаша, бик әйбәт мөнәсәбәттә.

– Мин бит тәртипсез түгел идем, – дип көлемсери ул, – беркемгә, бернинди начарлык эшләмәдем, ватмадым, кыйнамадым... Ничектер, шундый исемлеккә кереп калдым. Аның сәбәбен мин еллар үткәч кенә аңладым. Беләсеңме, мин бит өйдә кечкенәдән дини тәрбия алып үскән, минут саен әбинең Аллаһ бар, Аллаһ күрә, Аллаһ бирә ише сүзләрен ишетеп үскән бала. Ә мәктәптә моның киресе. Менә шушы каршылыкка очрау, мөгаен, минем мәктәпкә булган фикерне үзгәрткәндер.

Реклама

– Бик күп догалар ятлый алган бала ничек мәктәптә начар укыды икән соң? Димәк, хәтерең әйбәт булган... Укытучылар мине ача алмады дип үпкәләмисеңме? – дип, Иреккә чираттагы соравымны бирәм.

– Юк, беркемгә дә үпкәләмим мин. Укытучылар да тырышып карагандыр инде. Аларның берсе дә начарлыкка өйрәтмәгән, әйтмәгән бит... Ә хәтергә килгәндә, ул минем нәкъ менә күпләп догалар өйрәнә башлагач, ачылды шикелле. Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте, могҗизасы диеп саныйм мин аны. Искә алып, үзем дә уйланам, мәктәптә укыганда бит укытучылар сөйләгәннәр алай җиңел генә күңелдә калмый иде, ә хәзер сәгатьләр буе сөйләгән әйберне дә сүзен-сүзгә кабат сөйли алам... – ди ул.

1994-1995 елларда сәрдегәнлеләр мәчет төзибез дип йөри башлый. Ул чактагы хуҗалык рәисе Харис абый Галимуллин, әллә кирәксенми, әллә мәчет төзү өчен “өлгереп җитми”, баштарак бу идеяне хуп күрми. Мәчет өчен җир табуы да проблемага әйләнә. Элекке мәчет урынына бер дигән балалар бакчасы төзелгән, ә авыл уртасында башкача буш урын юк. Читтә төзиселәре килми. Шул чакта Ирекнең әтисе Ягъфәр абый, үз бакчаларыннан бүлеп, урын бирергә ризалаша.

– Әтигә башка вариантлар юк, диеп, икеләнеп кенә әйткән идек, ул берсүзсез ризалашты, – ди сөйли Ирек. – Аның өчен җир дә сорап йөрмәдек. Безнең урын иркен, калганы җитә диде әти. Дөрес, аннан соң колхоз бик күп кешегә егермешәр сутый җир биргәндә, без дә алдык... Мәчет бик күпләрнең ярдәме белән, бик тиз төзелде. Менә егерме ике ел инде мин анда имам булып торам. Әле мәчет ачылганда авылда азан әйтүче, намаз укучы, Коръән укучы ир-атлар юк диярлек иде. Шул еллар эчендә бер-беребезне алыштыра алырлык берничә шундый кеше барлыкка килде. Соңгы юлга озату йолаларын, дини йолаларны үти алырлык берничә кеше булу безнеке кебек авыл өчен зур бәхет. Авылыбызда дүрт кеше биш вакыт намазга мәчеткә йөри, өйлә, ястүдә җидешәр булабыз, җомгада уннан да кимегәнебез юк...

Сәрдегәнлеләр гомер-гомергә аерым, үзгә тырыш һәм бердәм авыл булды. Шушы җирлектә үскән Ирек тә искәрмә түгел. Яшьтән колхозда атлар көтеп, шулар арасында кайнап үскәнгәдер, үз хуҗалыгында да егерме биш елдан артык атлар асрый ул.

– 4 баш атыбыз, өч сыер, өч бозавыбыз бар. Элек атлар белән язын-көзен эш бетми иде, шәхси хуҗалык бакчаларын күп эшкәрттем, хәзер тракторга күчеп беттеләр. Әмма үз хуҗалыгыңда бөтен эшкә дә аттан җайлысы юк. Шулар белән печән хәзерлибез, башкасын эшлибез. Ел саен атымны бизәп, Сабантуйларда катнашам. Ничектер, без атка бик ияләшкән инде. Балалар да бик ярата... – ди Ирек.

Балалар димәктән, тормыш иптәше Сәрия белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Айгөл белән Айнурлары инде гаиләле, әти- әниләрен өч онык белән сөендергәннәр. Илназлары быел – унынчы, Мөхәммәтләре җиденче сыйныфны тәмамлаган. Озакламый Иреккә 50 яшь тула. Һәрбер мөселманның күңелендә йөргән иң изге хыялы – хаҗга бару теләге анда да була. Әлеге яшерен хыялын беркем белән уртаклашмаса да, шушы арада могҗизага тиң ике вакыйга була.

– Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев шалтыратты да: “Ирек абый, сезне быел хаҗга җибәрәбез”, – диде. Сөенергә дә өлгермәдем, бераздан бер танышым: “Акча бирәм, хаҗга бар”, – дип килде. Беренчесеннән баш тартырга туры килде... Могҗиза дими, ни дисең моны! Аллаһы Тәгалә, әнә шулай, илле яшьлек юбилеема искитмәле бүләк ясады. Берне түгел, икене! Әле тагын бер сөенечем бар, әнисе безнең авылныкы булган бик тә игелекле бер егет, күптән түгел генә, мәчетегезгә ремонт ясатырга булышам диде. Тирә-ягыбызда игелекле, ярдәмчел кешеләр бик күп, сабыр итәргә, үзара аңлашып эшләргә, яшәргә генә кирәк, – ди Ирек.

Ул үзе дә башкалар гозеренә битараф кала белми, кая чакырсалар – шунда бара, һич авырсынмый. Шуңа күрә аны өйдә тотуы да бик кыен, диләр. Әнә, бер гаиләне өшкерү өчен Мәскәүгә кадәр баруын да гаҗәпләнеп сөйлиләр. “Иң мөһиме, шифасы тисен, кешеләргә кирәкле булу үзе бәхет бит ул”, – дигән язмам герое белән килешергә генә кала...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: