Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйләр белән печән өсте дә җитә

Сан артыннан куып, сыйфат мәсьәләсен дә онытырга ярамый.

Печән өсте. Авылда бүген бу сүзне гади кеше авызыннан ишетәм димә, күмәк хуҗалыклар өчен генә үзгә бер җаваплы кампания булып калды ул. Шулай да безнең ише урта буын күңелендә ел да яңара, нигәдер шушы сүзләрне ишетүгә,  җәйге челлә, “печәннәр яңгырга эләккәнче өлгерергә кирәк” дия-дия, ашыга-кабалана, кырда-болында эшләүчеләр күз алдына килә. Ул елларда авылның сәнәк тота алырлык яшьтәге һәр кешесе печәндә була иде. Дөрес, хәзер элекке кебек чалгы янап-чүкеп, селтәнеп печән чабу дигән нәрсә бөтенләй юк, анысы. Капка төбендәге өч бөртек үләнне чабар өчен дә авыл агае бензинлы чалгысын кабыза. Инде печән җирләрен (ни дисәң дә, егерме сутыйдан ким булмаган бу бакчаларны чабып чыгу өчен әлеге, бензинлы чалгыга да күп вакыт һәм көч кирәк) тракторларга, тагылмалы чапкычларга гына чаптырта башладык. Шәхси тракторлар – җан рәхәте, инде роторлы чапкычлар алучылар бар – сыйфатлы да чаба, таратып та бара. Пресслый, төргәкли торган тагылмаларны алучылар да бар. Ә авыл кешесе, җаена карап, шуларның кайсыннан файдаланасын гына сайлый... Басудан ук эшен бетереп алып кайталар да, тагын бер мәрхәмәтлесе (шул ук шәхси тракторы булучылар) “чүмече-сәнәге” белән печәнлеккә менгереп тә бирә.

Кыскасы, авылча печән өсте менә шушындый хәзер (моңа күмәк хуҗалык кайтарып биргән рулоннарны шулай ук трактор белән печәнлекләргә өйдертүне, коелган вак-төяк чүпләрен җыештыруны өстәсәң генә инде). Кая ул елга-ерганакларга барып печән чабу, урман-посадкаларда кырык градус эсседә, кигәвен, чебен-черкигә талатып, тилмерә-тилмерә печән әзерләү! Мең шөкер, болар үткәндә калды. Ни генә дисәң дә, читтән караганда гына романтика шул печән өсте... Менә шуңа күрә дә авыл кешесенең үзе газапланмыйча, мөмкин кадәр эшен җиңеләйтергә тырышуы һәм елдан-ел җиңеләйтү әмәлен табуы бермә-бер сөендерә.

Хәер, хәзер күмәк хуҗалыкларда да печән өстендә төп авырлык куәтле техника өстендә. Кешенең роле шулар белән акыллы, рациональ идарә итү, эшне дөрес оештыруда гына.

“ФАЗАСЫ ҮТТЕ, ПЕЧӘНЕ ӨЛГЕРМӘДЕ”

Авылларда бу көннәрдә ара-тирә моточалгы тавышлары ишетелгәли башлады. Дөрес, әле ара-тирә генә. Иң тынгысыз, өлгер хуҗалар гына, Сабантуйларга кадәр бер эш булса да кими торсын дигәндәй, әле печәннең калынлыгы үзләре теләгән күләмдә булмаса да, беренче катын чабарга кереште. Ни генә дисәк тә, көттереп, сузылып килгән язның дәвамы печән өстенә дә йогынты ясамый калмады.

– Үткән ел беренче хуҗалыклар 27 майда күпьеллык үләннәрне чабуга керешкән иде инде. Быел, күргәнегезчә, бер атналап соңрак керештеләр. Май аенда булган салкыннар вегетация чорын күчерде, дөрес, соңгы җылы яңгырлар исә әнә шул артталыкны куып тотарга теләгәндәй, печәннәрнең үсешен кызулатты, бик тә вакытлы булды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Эдуард Әхмәдиев.

Үткән атнада районыбызга эшлекле визит белән килгән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та, берничә хуҗалык басуларын караганнан соң: “Терлек азыгын әзерли башларга иң кулай вакыт. Мондый һава шартлары үләннәрне колагыннан тартып үстерә. Тәүлек эчендә 5 сантиметрга якын үскән урыннар бар, күпьеллык үләннәр матур булып өлгереп килә, – диде. – Кыш буе малларга югары сыйфатлы терлек азыгы ашатам дисәң, терлек азыгы хәзерләүгә шулкадәр иртәрәк керешергә кирәк. Үләннәрне чәчәк ату алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк булуын, соңга калып җыйганда аларның 40–50 процентка кимүен онытмаска кирәк”. Сүз уңаеннан, башкала кунагы районыбыз игенчеләренең бу кампаниягә әзерлеген уңай дип бәяләде.

– Дөрестән дә, бүгенгә бөтен техникалар 100 процент әзер дисәң дә була, – ди Эдуард Әхмәдиев. – Бездә күбрәк Магдон, Полесье, КСК комбайнары, чапкычлар кулланыла, ике хуҗалыкта Ягуар бар. Бүген инде күп хуҗалыклар терлекләргә яшел масса чабып ашатса да, әлегә Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш”, “Яңа тормыш”, “Татарстан” хуҗалыклары гына терлек азыгы хәзерләүгә кереште. 6 июнь көнне районның хуҗалык җитәкчеләре, бу юнәлешкә җаваплы белгечләр өчен “Татарстан” хуҗалыгында шушы уңайдан күргәзмә-киңәшмә үткәрелде. Районда барлыгы 11238 гектарда – күпьеллык, 17565 гектарда берьеллык үлән басуларының беренче кат уңышын бик кыска срокларда җыйнап аласы бар. Быел район җитәкчелеге тарафыннан бер шартлы терлеккә 28 центнер азык берәмлегеннән дә ким булмаган азык туплау бурычы куелды. Моны үтәү өчен хуҗалыкларда техникаларны хуҗаларча файдаланырга, кызыксындыру чараларын киңрәк кулланырга, эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Сан артыннан куып, сыйфат мәсьәләсен дә онытырга ярамый.

Быел да беренчелек тимирязевлыларда булып чыкты.

– Без печән хәзерләүгә 3 июнь көнне керештек, – ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. – 15 гектарлы костер басуыннан башладык. 5 июнь көнне төргәкли дә башладык. Магдонда Илфат Саттаров, төргәкләүдә Илгизәр Мифтаховлар тандемы ел да уңышлы, нәтиҗәле эшли. Быел беренче кат уңышны, гомумән, шушы ысул белән һәм сенажга алырбыз дип планлаштырабыз. Без коры печәнне болай да аз әзерлибез, төргәкле сенаж бик күп яктан үзен аклый. Сыйфатлы да, сакларга уңайлы да булуы өстенә, яңгырлы һава торышында да, чаптырылган үләннәрне ике-өч көннән җыйнап алып була. Чабыласы 800 гектар күпьеллык, 550 гектар берьеллык үлән басуларыбыз бар, ел саен 200-250 гектар мәйданда үлән басуларын яңарта, чәчә идек, быел бу санны 450 гектарга җиткердек. Терлек саны артканда башкача була да алмый. Уңышка килгәндә, печән басулары күпкә өметләндерә, әлегә һава шартларыннан зарланырга урын юк.

“Татарстан” хуҗалыгында бу кампанияне 5 июнь көнне башлап җибәргәннәр. “Өч төрле үлән катнашмасы чәчелгән 50 гектарлы басуда берьюлы ике Магдон ургычы белән Фәнил Хамматов һәм Радим Ивановлар теземнәргә салса, Илсур Гарифуллин артларыннан таратып бара. Бу катнашманы траншеяга сенаж итеп салачакбыз. Сабантуйга кадәр бу чабылган өлешнең эшен бетерербез дип планлаштырабыз. Бөтенесе 1169 гектар күпьеллык, 330 гектарда берьеллык үлән басуларының уңышын җыеп аласы бар. Беренче кат печәннән рулоннарда коры печән дә хәзерләрбез, сенажга да алырбыз дибез. Шулай ук, елдагыча, хуҗалыкта эшләүчеләргә дә өләшергә ниятлибез. Техникаларыбызның барысы да әзер, аларны язга чыккач, механизаторларыбыз яхшылап ремонтлап чыкты, кадрлар да бар, ул яктан тоткарлык булыр дип уйламыйм. Һава торышлары уңай килеп, вакытында җыеп алырга язсын”, – ди хуҗалык агрономы Фирдүс Хәкимов.

Ә без хәерле сәгатьтә, дибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән өсте