Хезмәт

ҖӘЙЛӘР ИМИН ҮТСЕН ДИСӘК... (+фото)

18 июньнән “Романтик” лагеры да эшли башлар дип көтәбез. Бүген анда сез әйткән кимчелекләр төзәтелеп бетү алдында.

“Түгәрәк өстәл”нең чираттагысы балаларның җәйге ялына багышланды. Сөйләшүдә район прокуроры Айрат НИЗАМИЕВ, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам ГАЙНЕТДИНОВ, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия ЗӘКИЕВА, мәшгульлек үзәге хезмәткәре Альбина ШАКИРОВА, Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече Нурфат ЯППАРОВ, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Ләйсән ШАКИРОВА катнашты.

Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Менә тагын җәйләр җитте. Тугыз ай буе бөтенесе бергә тупланган, һәрбер көннең сигез-тугыз сәгатен мәктәптә, ныклы контроль астында үткәргән, шул сәбәпле, әти- әниләр дә тынычлап торган чорга алмашка җәйге каникуллар килде. Дүрт меңгә якын бала иркенгә чыкты дигән сүз. Аларны һәр төрле начарлыктан, хәвеф-хәтәр, бәла-казалардан ничек сакларга, бу чорны ничек исән-имин үтәргә? – Әйдәгез, бүген бу сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк әле.

Алия ЗӘКИЕВА: – Районыбыз мәктәпләрендә бу уку елында 3600дән артык бала укыды. Аларны җәйге ялга җибәрер алдыннан әти-әниләр белән барлык мәктәпләрдә инструктажлар үткәрелде. Балалар белән исә махсус дәресләр үткәрелде: әйтик, кояштан саклану, ут-су хәвефләрен булдырмау, беренче ярдәм күрсәтү һ. б.

Айрат НИЗАМИЕВ: – Балаларны өйрәтәбез-өйрәтүен, әмма безнең районда куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган су коену урыннары юк. Сулыклар да күп, әмма аларның берсенең дә рөхсәт кәгазе юк.

А.З. –Әти-әниләр бу хакта ныгытып кисәтелде инде, балаларның “су коену тыела” дигән язу куелган урыннарда коенулары тулысы белән әти-әни җаваплылыгында.

Нурфат ЯППАРОВ: – Бу уңайдан республикада күңелсез хәлләр булып тора. Менә шушы көннәрдә генә Мөслим районында фаҗига булды. 5 яшьлек бала суга батып үлде. Суга якын урында уйнаганда, кунакка кайткан малай этеп җибәрә һәм бала суга егылып төшеп, бата.

Гөлсинә ГАРИПОВА: – Махсус урын булмаса да, балалар барыбер җәй көне су коена бит инде. Районда шундый махсус урын булдыру уңаеннан нәрсә дә булса эшләнәме?

Илһам ГАЙНЕТДИНОВ: – Шушма яры буен үзгәртү буенча программага нәкъ менә шушы мәсьәлә кертелде. Әлегә шунысын гына әйтә алам: анда махсус күл булачак.

А.З. – Су коену урыннары белән беррәттән, велосипедлар, скутерлар һәм башкасы да балалар иминлеге өчен куркыныч тудыручы хәрәкәт итү чаралары булып кала. Әти-әниләргә скутерлар алмагыз дип күпме кисәтәбез, аларның куркыныч транспорт булуын аңлатабыз...

А.Н. – Без бит балачакта үзебез дә мотоцикл-мопед-велосипедларда йөреп, уйнап үстек. Монда алмагыз дип әйтеп кенә проблеманы хәл итеп булмый, аны барыбер алачаклар! Миңа калса, районда шушы төр транспортка балаларны укыту юлын табарга кирәк. Шәһәр мәктәпләреннән бит укучылар права алып чыга. Монда 16 яшендә “А” категориясенә права алучылар юк дип беләм.

А.З.: –Берничә мәктәптә бездә дә автосыйныфлар оештырылса да, әлегә “А” категориясенә укыту юк. ДОСААФта укытырга диеп бу мәсьәләне күтәргән идек тә, алар укыта алмыйбыз диде.

И.Г.: – Бу әйбер лицензияләр белән бәйле. Шулай ук СПТУ да бар бит әле. Берәр вариантны эзләргә кирәк.

В.З.: – Правасыз килеш скутерларда йөреп эләккән балаларга нинди чаралар күрелә?

Ләйсән ШАКИРОВА: – Үткән ел шулай биш бала эләккән иде. Иң элек әти-әнигә беркетмә төзелә, штраф түләтелә һәм бала да алты айга безгә учетка куела.

В.З.: – Балаларның җәйге ялы, бу чорга эшкә урнаштыру мәсьәләсе ничек хәл ителә?

А.З.: – Җәйге ял буенча мәктәпләрдә һәр баланы аерым карап чыктылар. Инде мәктәп яны лагерьлары эшли дә башлады. 21 мәктәпнең 19ында ачылып бетте.

А.Н. –Сүз уңаеннан, быел эшли башлаган җиде лагерьда булдым, безнең тарафтан кимчелекләр табылмады.

А.З.: – 18 июньнән “Романтик” лагеры да эшли башлар дип көтәбез. Бүген анда сез әйткән кимчелекләр төзәтелеп бетү алдында. Ягъни террорга каршы саклык чаралары ныгытыла. Тагын бер яңалык: 25 балага исәпләнгән яңа бина да төзелде. Биредә өч сменага 320 бала ял итәр дип көтәбез. Лагерьда вожатыйлар булып педколледжларда укучы санаулы кеше генә алыначак, күпчелек үзебезнең укытучылар эшләячәк. Алган кадәресен дә бик җентекләп тикшереп, криминал яктан да чисталыгына игътибар итеп алабыз.

В.З.: – Аз керемле гаиләләрдә үскән балалар өчен аерым нинди өстенлекле мөмкинлекләр бар?

А.З.: – Дүрт бала “Крутушка”га китте, шушы көннәрдә “Раздольега” балалар туплыйбыз. Андыйларга мөмкинлекләр бар, тик нигәдер, әти-әниләр бик кызыксынмый һәм балаларын җибәрергә теләми. Билгеле, райондагы “Романтик” лагерына да аларга өстәмә мөмкинлек һәм ташламалар бар.

А.Н.: –Балаларның практикасы ничек оештырыла? Һәр мәктәп янында бит тәҗрибә участоклары бар. Анда эшләтү нинди тәртиптә оештырылган? Лагерьларга йөрүче балалар шунда эшлиме, әллә практика көннәре аерым билгеләнәме?

А.З.: – Җәйге практикалар сыйныф җитәкчеләре аша оештырыла. Лагерьларда ял вакыты исә өч төрле юнәлешкә бүленә: интеллектуаль үсешне, сәләтне үстерү, спорт-ял чаралары каралган. Кирәк булганда су сибү кебек эшләрдә катнаштырырга мөмкин. Анда да сыйныф җитәкчеләре, лагерь тәрбиячеләре контролендә генә.

А.Н.: – Балалар иминлеге, хезмәтне саклау таләпләре ничек үтәлә?

А.З. – Һәр бала дүртенче сыйныфтан башлап, тиешле нормативлар нигезендә практика көннәре үтә. Аларга куркынычсызлык таләпләре алдан аңлатыла.

В.З.: – Ни генә дисәк тә, җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыру ел саен иң авыр проблема булып кала бирә...

Түгәрәк өстәлдә тагын ни хакта сөйләштеләр - бу турыда "Хезмәт" газетасының 3 июнь саныннан укый алачаксыз.

Вакыйф Зәкиев
Гөлсинә Гарипова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: