Хезмәт

Әйтеп кенә бактым...

Нимес халкының төгәллеген кем ничек кенә мактамый! Докторлары да шәп бугай - акчалыларыбыз гел шунда дәваланырга йөри диләр.

Шуларга карап, ярлы мескен дә, баласы каты авырса һәм үз табибларыбыз ярдәм итә алмаса, аны Германиягә җибәрү өчен өтәләнеп акча җыярга тырыша. Нимеснең машиналары да бик дәрәҗәле. Кыскасы, Германиядә эшләнгән икән, ул инде иң яхшы сыйфатлы дигән сүз. Кайбер төрдәге ризыклары да безнең телеканаллар рекламасыннан төшми.


Бу илнең, бу халыкның осталыгын һәм төгәллеген күрсәтерлек кыйммәтле эшләнмәләре акчасыз гади халыкка бик эләкми инде, безгә шул вак-төякләре килеп җитсә генә. Шуларның берсе, әйтик, өстәл сәгате. Транспортны мәҗбүри иминиятләштерүнең беренче елында, мотоциклымны иминиятләштергән компаниядән лотереяга отып алган идем мин аны.

Реклама

Откан чагымда мин Балтач сырхауханәсендә дәвалана идем. Аннан чыккач, газетадан укып, компаниянең офисына отыш алырга кердем. Өстәл сәгате күргәләгәнем бар иде, мин дә үземә тигәнен хәйран гына зурлыкта дип күз алдыма китергән идем. Ә миңа үтә күренмәле ике катыргы арасына кыстырылган, зурлыгы белән кызлар сумкасында йөртелә торган көзгене хәтерләткән бер әкәмәт китереп тоттырдылар.

Ышанмыйча тордым хәтта. Инструкциясен укыгач, аның Германиядә эшләнгәнлеге ачыкланды. Шул көннәрдән бирле туктаусыз йөрүдә ул. Йөрү диярлеге дә юк, "көзге" уртасындагы шакмаклы экранда цифрлар сәгатьне һәм минутларны күрсәтеп тора. Бер көйләп куйгач, атнаның кайсы көне икәнен дә ялгышмыйча белдерә, бер кылына басып, бүген кайсы ел, ай, көн икәнен дә белергә була, кәбисә ел килү дә аны саташтыра алмый. Һәр сәгать саен чыелдап тавыш бирә, ә будильнигы тәүлек саен үзең билгеләгән бер вакытта бер минут буе чиелдап тора. Бәләкәй генә батареясы да бик озакка җитә. Сәгатьне чын нимес могҗизасы дияргә генә иде дә бит... әгәр бүтән сәгатьләр кадәр генә булса да төгәлрәк йөрсә. Ашыга шул бәләкәч.

Башка сәгатьләрдән арткарак калдырып көйләп куям, берәр айдан аларны куып та җитә, узып та китә. Көйли торган урыны да юк, ул инде "тумышыннан" шулай программалаштырылган, күрәсең. Ә менә кытайларныкын төгәл дисәң дә ярый, ичмаса. Әнә, безнең стенада берсе эленеп тора. Дистә еллар элек, Нурулла Галиев безнең район газетасына редактор булып килгәч, 23 февральдә - ир-атларга, 8 мартта хатын-кызларга истәлек бүләге итеп биргән иде аны. Аннан-моннан эләктергән тышкы купшылыклары коелып та бетте, ә төгәл йөрүенә исең китәрлек. Башка сәгатьләрне дә аңа карап дөреслим. Шул исәптән, "төгәл" нимеснекен дә.

Миңа таныш "нимес"ләрнең икенчесе - бәрәңге. Мактаулы герман сортын мин Чиләбедәге "Сады России" берләшмәсеннән почта аша алдырдым. Исеме дә бик матур - Беллароза. Нимес селекциясенең башка сортлары белән чагыштырганда монысы шактый яхшы, Беллароза һәр бакчада үстерелергә тиеш диелә аларның каталогында. Өлгерүе - "суперранний", тәме - "великолепный", күрер күзгә - "красивый", чирләргә каршы торуы - "отличный", үстер дә кинән генә. Өлгерүен чынлап та иртә өлгерде ул. Тәме ярыйсы, әмма уңышы бүтән сортларныкыннан аз чыкты. Иң аптыратканы - начар саклана. Апрельдә үк ул карап торышка бәрәңге түгел иде инде. Идән асты тулы Журавинка сортының бер череге юк, ә ярты чиләк Белларозаның 4-5 данәсе череп беткән. Исән кебекләре дә ашарга яраклы түгел, эчләре кап-кара. Берсен дә ташламыйча бакчага утыртып куйдым, тишелерләрме-юкмы, белмим.

Кыскасы, нимес товарларының миңа эләккән кадәресе аларның төгәллегенә дә, осталыгына да ышандырмады әле. Бәлки аларны мактаганда бераз гына шыттыру яки хәйлә кушалардыр? Заманында безнең беркемгә, хәтта иң якын хезмәттәшләренә дә ышанмаган даһиебыз аларның Гитлерына ышанган бит әле.


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы,
Карадуган авылы.
Татарстан яшьләре
Фото: http://joyreactor.cc/post/56732

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: