Әйтер сүзегез булса...
«Өлкәннәр көне уңаеннан, авыл клубында Рәисә һәм Фарук Нәкыйповлар белән Язилә һәм Зөфәр Фазылҗановларның 60 ел бергә гомер итүләренә багышланган бриллиант туй кичәсе булды.
Җанга рәхәтлек, рухи байлык бирә торган тамаша булды бу. Кичәне сүзгә оста, әдәби телгә бай Фәһимә Зәкиева алып барды, үзе иҗат иткән шигырьләре белән дә баетты. Ә Фәнис Ибраһимов музыкаль бизәлеш өстәде. Авылыбызның «атказанган артистлары» - Фәйрүзә Зәкиева белән Фаяз Габделхаков исә юбилярлар хөрмәтенә иң матур җырларны башкардылар. Җәмгыятебез җитәкчесе Раиф Хәкимов та гомерләрен хезмәткә багышлаган әлеге күркәм гаиләләргә карата җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен ирештерде. Ә шулай да иң күңелле мизгелләрне газиз балалары, сөеп туймас оныклары бүләк иткәндер. Һәр ике гаиләдә дә бишәр бала, кияү-киленнәр. Алар сәхнә тутырып чыгыш ясаганда залдагы һәр тамашачының күңеле нечкәргәндер, мөгаен», дип элемтәгә керде Шодадан Фәния Идиятова.
«Безнең авылыбызда үткәрелгән Өлкәннәр бәйрәме дә матур хатирәләргә бай булды. Озак еллар клуб мөдирләренең уң кулы, авылыбызның аш-су остасы булган Фәүзия апа Нәбиева бик үзенчәлекле, эчлегенә кабак, йөзем, дөге салынган мантый пешереп сыйлады. Бездә өлкәннәр табынга тәм-том, күчтәнәч алып килергә күнеккән. Традицион рәвештә бәрәңге боламыгы да пешерелә. Бу көнне ел да сагынып сөйләрлек, матур итеп үткәрергә тырышалар. Норма авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдрахманов килеп котлауларын ирештергәч, бәйрәм табыны тагын да ямьләнеп китте. Клуб мөдире Г.Кәлимуллина төрле бәйгеләр үткәрде, уеннар оештырды. Без әбиләр инде, дип тормадык, «Чабата» биюен дә башкардык. Мәдәният тарихын чагылдырган истәлекле альбомнарда карадык. Көндәлек мәшәкатьләрдән онытылып, ял итеп кайттык», дип хәбәр итте Пүскән авылы өлкәннәре.
Хәбәрләрне Ясминә Шәмсетдинова туплады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 21:41Дин буенча аз проценты ипотека алу рөхсәт ителәме? Хәзер авыл җиреннән торак алу өчен аз процентлы кредитлар бирелә. Мондый шартларда ипотека алу рөхсәт ителмиме?5801
-
17 гыйнвар 2021 - 20:11Сантехника һәм кафельне химик чаралар кулланмыйча чистарту алымнары 200 гр балалар сабыны, 3-6 аш кашыгы сода, 200 мл кайнар су, берничә тамчы ароматизатор (булмаса да ярый) алабыз.7001
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.17703
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15400
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар91000
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.84202
-
15 гыйнвар 2021 - 14:46Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.81001
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)60203
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика