Хезмәт

Юа-юа юылган... Яки эчеп юкка чыккан талантлар турында

Үткән көз бер танышым: "Сездән ерак түгел авылда бик сәләтле бер егет яши, эшен дә булдырып эшли, әйткән сүзендә дә тора, шуның турында яз әле", - дигән иде. Телефонын да бирде. Шалтыратып, очрашу көнен килештек.

Дөресен әйтим, N. миндә дә бик җылы фикерләр калдырды. Тыйнак, мактанмый, сорауларга боргаланмый-сыргаланмый гына җавап бирә. Күрсәтерлек эше дә бар. Үз көче, үз тырышлыгы белән үз эшен, командасын булдырган, бик күп төрле заманча кораллары, бик матур идеяләре бар. Зур итеп, заманча йорт өлгертеп килә. Кыскасы, җылы гына язма язарлык мәгълүматлар күп. Ул чакта фотоаппаратым ватык булганга, N. белән рәсемне үзе китерергә дип килештек.
Килде ул. Тик бу инде мин алдагы көнне күргән егет түгел иде. Аягында нормаль басып торса да, шактый "кызган". Үзе гафу үтенә: "Гөлсинә апа, минем шулай иләс-миләс йөри торган гадәтем бар инде", - ди.
Ә минем исереккә, гомумән, талканым коры. Исерек белән үсмәсәм дә, алардан балачактан курыктым . Хәтта уен-көлкеле булырга тырышкан, кеше көлдерәм дип маймылланганнарыннан да көлә алганым юк. Алай гына да түгел, әле күп очракта түзми, "лекция" укырга керешәм...
Гадәттәгечә, бу юлы да аңлату эшенә керештем. Кайсыбер исерекләр, аягында көчкә басып торса да, үзен гел аек дип хис итә, ничек кенә кабынып китәргә, ничек кенә киресен укырга, бәйләнергә белми газаплана. Ә N.да боларның берсе дә юк. Ул мине башын иеп тыңлап торды. "И, и, Гөлсинә апа, үзем дә дөрес эшләмәгәнемне беләм, тик туктый алмыйм бит, - ди ул. - Дуслар белән әз-мәз генә кабам дим дә, шуннан китә... Дуслар күп бит минем, әле берсенең, әле берсенең туган көне. Менә бүген дә хәзер туган көнгә китәм... Бармасаң, үпкәлиләр..."
- Кулыңда байлыгың барында дусларың күп булыр, ә бер көн килеп, акчасыз калсаң яки тазалыгыңны югалтсаң, янәшәңдә кем калыр соң? - дим. - Болай дәвам итсәң, акчаңны да, сәламәтлегеңне дә эчеп бетерәчәгең көн кебек ачык... Гаиләңнән бүтән беркемгә кирәгең калмаячак бит...
- Ә минем хатын ташлап китте инде, исерек белән яшәмим диде. Бөтенесе берьюлы ишелде, түзәлмый эчәм мин, - ди ул, ачылып.
Гомергә исерекне жәлләгәнем булмаса да, бөтенләй чит кеше булса да, нигәдер, бу егетне жәлләдем мин. Бәлки үзенең ялгышканын аңлавы, бу баткаклыктан ничек чыгарга белмәве йогынтысыдыр? Әле алай да әйттем: "Ялгышканын белми, аңламый эчкән кешене әле аңлап та була кебек, синең кебек белә торып бу адымга бару икеләтә яман бит",- дидем. Үзенә генә "лекция" уку белән чикләнә алмадым, әнисе белән дә элемтәгә кердем. Ул да өзгәләнә. "Дәвалануга алып барыгыз, әрәм була бит улыгыз, - минәйтәм. - Һич югы, баштагы чорында тотынып китәргә бер ышаныч булыр"...
- Бер алып бардык инде, файдасы булмады, - ди әни кеше.
- Тагын, тагын алып барыгыз, бәлки айнык чагында эше, тормышы җайланып китәр дә, туктарга бер сәбәп булыр,- дим.
Бу сөйләшүдән соң әле N. безгә берничә тапкыр килде. Айнымаган да, рәсеме дә юк. Ә мин, аны күрүгә, "Әле син һаман мондыймыни? - дип шелтәләүгә күчәм. - Эчеп бетерәсе, башкаларны эчертеп, әрәм итәсе булгач, нигә дип бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кара тиргә батып эшлисең, нәрсәгә кирәк ул сиңа", дим (аның бригадасы егетләренең нәкъ шулай эшләүләре турында берничә кешедән ишеттем). Килешә. Туктыйм, айныйм, ди. Ышанасы килә дә бит... Кызганыч, күпме сәләтле кешеләребез шушы упкында әрәм булды, була. N. кебек, ялгышканын белеп тә, туры юлга чыга алмый бәргәләнүчеләр, упкын читенә килеп җиткәннәр күпмедер?
Нигә жәлләргә, эчмәгән кешенең авызына берәү дә егып салмый, дияр күбегез. Үзем дә шундый фикердә. Тик фаҗиганы алай гына туктатып та булмый бит. Шушы хакта язганда тагын бер вакыйга искә төште.
Бервакыт Смәелгә төшәргә туры килгән иде. Шуннан кайтканда, авыл башында ук бер машина туктады. Бик аралашучан егетләр булып чыкты. Ишекне ачуга: "Апа, сез кем буласыз? Безнең авылныкымы? Кунакка килдегезме, туганнарыгыз монда яшиме?" ише сораулар белән күмеп ташладылар үземне.
Сүз иярә сүз чыгып, Смәелдә күп тапкырлар булганымны, бу төзек, матур авылга яратып килүемне әйттем. Һәм: "Районның иң һөнәрле авылларының берсе бит ул Смәелегез, данлыклы балта осталары авылы бит", - дим. Кайчандыр бу авыл осталарының Мәскәүләргә кадәр барып эшләүләрен күздә тотып.
- И-и, апай, бетте бит ул безнең балта осталары. Әнә шулай әллә кайларга барып эшләп йөреп, эчеп үлеп беттеләр алар... Безгә хәзер Яңгулдан, Нөнәгәрдән килеп эшлиләр..., - ди егетләрнең берсе.
Эчүчелекнең фаҗигасе дә шунда шул: ул бер-ике генә кешенең - исерекнең һәм аның янәшәсендәгеләрнең генә тормышын җимереп калмый, тулы бер кавемгә селтәнә...Сәләтең бармы синең, юкмы дип тормый, беркемне аямый... Дан-дәрәҗәләр дә коткармый... Байлык та...
Иманлылар гына бу афәттән азат.
Фото: http://rk.karelia.ru/blog/yazyiki-kak-rodnyie/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: