Хезмәт

Югалту

Р.Ф.Әхмәтҗанов

Реклама

Быелның 12нче гыйнвар көне районыбыз җәмәгатьчелегенә гаять зур югалту алып килде. Карадуган авылында гомер кичерүче, районыбызның иң өлкән кешесе Рәхим Фазылҗан улы Әхмәтҗановның 107нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.
Район җитәкчелеге олы тормыш юлы узган ветеранның тормыш иптәшенең, балаларының һәм туганнарының авыр кайгыларын ихластан уртаклашып, сабырлык, түземлелек тели. Йөзьяшәр Рәхим Фазылҗан улының якты образы безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: