Югалтулар бигрәк авыр икән
Һич уйламаганда тормыш иптәшем Ильяз мәрхүм булды, урын өстендә генә ятарга мәҗбүр иткән авыру аны аяктан гына егып калмады, мәңгелеккә арабыздан алып китте.
Хәсрәтгән балалар да, мин дә югалып калдык. Шулчак безгә барлык туганнар, күрше-тирә, хезмәттәшләр ярдәмгә килде. Район үзәк хастаханәсе коллективының, балалар консультациясе бүлегендәге хезмәттәшләрнең, Нормада урнашкан поликлиникада эшләүчеләрнең, гомумән, коллективның ныклы терәк булуы күземне ачты. Нинди генә ачы хәсрәт килгәндә дә хезмәт коллективының рухи ярдәме бик кирәк икән. Дуслар, авылдашлар, Ильязның, минем дусларым, балаларымның сыйныфташлары, хезмәттәшләре, Норма, Кариле авыл халкы, мәчет картлары, Мапмыж районының Иске Йөрөк, Яңа Йөрек авылларында яшәүче туганнарыбыз, танышларыбыз... - хәлебезгә кермәгән, кайгыбызны уртаклашмаган тагын кемнәр калды икән?! Рәхмәт сезгә, барыгызга да, гаиләбезне болай ук хөрмәтледер дип уйламаган идем. Машина белән ярдәм иткән, шулай ук матди ярдәм күрсәткән район электр элемтәсе үзәгенә гаять тә зур рәхмәт белдерәсебез килә. Берегезгә дә вакытсыз кара кайгылар килмәсен. Мәңге рәхәт яшәгез. Авырмагыз. Борчу-мәшәкать күрмәгез. Үз яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Альбина Мөхәммәтшина һәм балалар
Норма авылы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 15:41Котькинлы дуно аслаз вордӥськем музъемез, анай- атаез, вордскем кылыз Тыныд, газетэз лыдӟись, ӵектӥсько кӧня ке кылбуръёсме. Одӥг ке но адями соосты матын карыса лыдӟиз ке, мон понна со шумпотон ини.2900
-
8 март 2021 - 14:11«Күтәреп кенә йөртәләр» Ор авылында яшәүче Маһикамал Хаҗиевага 10 февраль көнне 95 яшь тулды.7500
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар22400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика