Югары Ушма – исеме йомычкага бәйле авыл
Җәйләрен тирә-юньдәге халыкны үзенә җыючы мул сулы бөяне узып, халык яратып су ала торган чишмәне уң якта калдырып, Югары Ушма авылына таба тау менәбез.
Югары Ушма авылында элек руслар яшәгән дип фаразлана. Алар әйләнә-тирә урман белән әйләндереп алынган аланлыкта гомер иткәннәр. Анда-монда барып йөрмәгәннәр, урман байлыклары, елга балыклары белән тук-ланганнар, җәнлекләр аулаганнар, маллар асраганнар. Урман кисеп, йортлар салганнар. Авылга исемне дә бик җайлы гына биргәннәр, балта белән агач екканда суга йомычкалар төшкән, һәм агымсулар булып агып та киткән, «ушла, ушла» дип кычкыралар икән биредә яшәүчеләр. Шуннан -л- ны -м- га әйләндергәннәр дә Ушма дип исем кушканнар. Ә менә шул йомычкаларны аскы якларда яшәүчеләр күргәннәр дә, урманда кемнәр яши микән дип, кызыксынып килгәннәр һәм үзләре дә табигатьнең матур һәм уңайлы җирендә тормыш башлаганнар. Әлеге легенданы безгә 38 ел укытучы булып эшләгән Екатерина Иванова сөйләде. «Бу легенданы Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Павлович минем укучыма сөйләп калдырган иде», диде ул. Легенданы сөйләгәндә атаклы сәяхәтче Христофор Колумб Америка ачканмыни, шул дәрәҗәдә кызыксынып тыңлап утырдым. Ә менә тагын бер легенда сөйләгәндә күз алдыннан бөек Гогольнең «Вечера на хуторе близ Диканьки» әсәре узды. Әйе, шайтаннар турында, күршедәге Урта Ушма авылына бәйле. Анысы турында Урта Ушма турында язганда бәян итәрбез.
Урам тып-тын, кош-корттан кала берәү дә күренми, машиналар да тыз-быз йөрми. Җиләк-җимеш агачлары чәчәккә күмелеп килә, яшел хәтфә чирәм күзләрне иркәли, шомырт исләре борынга керә. Бара торгач капка төбендә кешеләр дә күренде, кайчандыр староста булып эшләгән, мәгариф ветераны Эля Миронова янына да тукталып алдык:
– Авылда 235 кеше яши, 70 хуҗалык бар, – ди Эля Ивановна. – Нигездә олы яшьтәгеләр, лаеклы ялга чыкканнар. Яшьләр эш юклыктан Казанга агыла.
Хатыннары биредә бала белән, үзләре Казанда. Тора-бара, ныклап урнашкач, ирләр гаиләсен үз янына ала. Менә шулай итеп авылда бүгенге көндә яшьләрдән Ишмурзиннар, Черновлар, Константиновлар, Добромысловлар гына калып бара. Яшьләрнең калага юл тотуы, әлбәттә инде, эш юклыктан. Алай дисәң, авылда эш урыны – ферма бар, биредә мөгезле эре терлекләр симертәләр, без килгән иртәдә дә ферма тирәсе гөрләп тора иде, күренеп тора, фермада җанлы тормыш-эш бара. Гаҗәеп зур башлангыч мәктәбе бар. Һәм ул әйтеп бетергесез серле, матур бинага урнашкан. Әлеге мәктәп 1997 елларда Ленин исемендәге колхоз белән Хәкимулла Сибгатуллин җитәкчелек иткән чорда салынган. Тантаналы ачылышына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев килүе мәгълүм. Хәзер менә шушы архитектура казанышы булган бина ябылу ихтималы куркынычы алдында тора кебек. Ни өчен дигәндә, бала саны кими бара. Биредә урнашкан мәктәптә 8 укучы белем ала, шушында ук балалар бакчасы да бар, анда нибары 2 бала йөри.
– 1998 елда балалар бакчасы эшли башлады, – ди ачылганнан бирле биредә хезмәт куючылар. – Ул чакта 16 бала иде әле.
Биредә эшләүчеләрнең йөрәкләре әрни. Әгәр ябыла калса, ташландыкка әйләнәчәк, тимер коймаларны да, тәрәзләрен дә ташый башлаячаклар, дип борчылалар. Андый бәхетсезлеккә юл куелмас дип ышаныйк. Шушында ук фельдшер-акушерлык пунты эшли. Фельдшер Валентина Манашеваны авыл халкы бигрәкләр дә хөрмәт итә, эшен үтә дә намуслы алып бара, диләр аның турында. Бинаның кайсы бүлмәсенә керсәң дә җылы, рәхәт. Бакчада эшләүче бер-ике тәрбияче, пешекче ашханә ишегеннән генә, мәктәп директоры Земфира Галиева һәм дә әлеге «замок»ның принцессасы Арина (бүген үзе генә, төркемдәше авырып өйдә калган) безне озатып калдылар. Хәерлегә булсын, шушы замокта әле бик күп очрашулар насыйп итсен!
Авылны чыкканда тагын бер ташландык бина күзгә ташланды, кибет буласы булган ла, ярты урында эш тукталган. Шушы матур, гөрләп торган авылда кибет эшләми, кибет бинасы бар, «Авокадо» дигән матур исеме дә балкып тора, тик, никтер, ябылган. Хәзер авыл халкына кирәк-ярак өчен Балтачка, я Кече Лызи авылына барырга кирәк. Такси бәясе бер якка 150 сум. Дөрес, атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга автолавка килә. «Яшелчә, җиләк-җимеш, көнкүреш тауарлары юк инде, аларны каяндыр алып кайтырга туры килә», ди авылдагылар. Үзара салым акчасына юлларга таш түшәлгән (асфальт дигәне мәктәп ачылган елны президент килешкә мәктәпкә кадәр генә җәелгән), уен мәйданчыгы эшләнгән. Клубны сүтеп атканнар, бәдрәфе генә утырып калган. Җыелыр урыныбыз юк, җырлыйсы да, биисе дә килә, диләр олыгая баручылар үзләре үк тә. Удмурт халкы мәдәниятле бит ул, эшләп аргач җырлап-биеп көн күрергә ярата. Җыелып сөйләшер урыннары да юк. «Көтү буенча җыелышасы булды, кая җыелырга белми йөрдек», диләр. Кыскасы, без беренче тапкыр көтү чыкканга туры килдек. Мал асраучылар күп авылда. Шәхси тракторлар да күренә. Чишмәгә сугылырбыз да, кайтырбыз инде, дип юлга кузгалдык. Редакциябездә эшләп лаеклы ялга чыккан Зинаида Гришкинаны очраттык, «Чишмәне кичә, өмә ясап, җыештырдык, – ди Зина апа.– Җыелган чүпне ташларга техника булмады. Ни авыл җирлеге юнәтә алмады, ни авылдагылар селкенмәде. Изге җир бит инде ул, савабы гына да ни тора. Шуңа анда кереп тормагыз инде, чүп өеме әле анда». Туган авылының матурлыгын гына каләм очына элеп китүебезне теләде ахры Зина апа. Ярый, су алырга килербез әле, шунда күрербез, чүпләр түгелгәнме-юкмы икәнлеген, фотога төшерербез.
… Ә авыл, чыннан да, ямьле. Шулай ямьле булып күңелләрдә саклансын да, матур киләчәге белән аклансын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев