Юксыну
Әтием Уран Мостафа улы Ишморатовка багышлана.
Әти, әтием! Нинди якын һәм ягымлы сүзләр. Бу сүзләрне әйтә алган кешедән дә бәхетлерәк кеше дөньяда бар микән? Әти кеше - ул бит безне җил-давыллардан саклаучы ныклы имән агачы, өебезне тотып торучы алтын баганабыз да. Әтиемнең изгелекләрен искә төшереп уйланып утырам, үзем тәрәзәдән табигатьне күзәтәм. Акрын гына ап-ак кар ява. Әтием, синең белән аерылганга да бер ел узып киткән инде. Сине югалтканнан бирле, ямьле, түгәрәк дөньяның зур чите кителеп төшкән күк булды. Күңелдә бушлык, сагыш. Әти, синсез өйдә бик күңелсез, кемдер җитми. Ул - син, Әти.
Ямьле февраль ае ап-аяз көн.
Җил дә тынган, белмим нигәдер?
Бөтен җирдә тынлык хөкем сөрә,
Күренмиләр кошлар нигәдер.
Аяз көнне яшен суккан кебек,
Шалтырады әллә телефон.
Менеп киттем упкын авызына.
Соң шул инде, әткәй, инде соң.
Ышанмыймын, диеп, өзгәләнеп,
Кычкырдым мин бөтен тарафка.
Бу хәбәрне ишеттеме икән,
Син утырткан назлы нарат та.
Соңгы юлга озатырга диеп,
Бик күп кеше килде, җыелды.
Исән чакта үзең һәйкәл булдың -
Яхшы эшең гаять күп булды.
Тыныч йокла, әтием, бакый йортта.
Оҗмах насыйп булсын үзеңә.
Синең үрнәк миңа маяк булыр,
Фани гомерләрнең үренә.
Сине бик бик яратып, юксынып калучы кызың РАУШАНИЯ.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.7901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар38900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.31300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.200801
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.48500
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.47300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика