Хезмәт

Юлы барның — кадере бар

Быел районыбыз юлчылары үткән гасырның туксанынчы еллардагы темпларын кире кайтардылар. Ул чакта аларга шул рухта дәвам итәргә мөмкинлек биргән булсалар, бүген районда инде һәр тыкрыкка асфальт юл түшәлгән булыр иде. Кызганычка, алар әле дә хыял булып кала бирә.

- Дөрестән дә, башка елларда күбесенчә районнан читтә эшли идек. Быел бөтенләй башка картина, - дип сөйли районара юллар төзү оешмасы (МДСУ) директоры урынбасары Дефак Әүхәтшин. - Барысы 67 миллион 500 мең сумлык эш башкарылды, әле 9 миллион сумлык төзелгән юлыбыз тапшырылмаган. Алдагы ел белән чагыштырганда берничә тапкырга артык бу.
Юлчылар Балтач бистәсендә дә, федераль юлларда да, авыл эчләрендә дә бердәй масштаб белән эшләгән. Кайда асфальт юл яңартылган (яңадан җәелгән), кайда өр-яңасы түшәлгән, кайда яңа технология белән комлы таш (ЧПС), кайда вак таш салынган....
Федераль программалар буенча да, үзара салым, грант акчаларына да эшләгәннәр. Боларның һәркайсы әһәмияте, кирәклеге ягыннан бер-берсеннән калышмый һәм бу җирлекләрдә яшәүчеләргә бердәй сөенеч бүләк итә. Тикмәгә генә юл кадерен юлсыз белер димиләрдер. Балтачтагы дистәгә якын яңа урамнардан тыш Кургем, Карек Серма, Кече Лызи, Чепья, Куныр, Субаш, Сосна, Нөнәгәр, Норма, Салавыч авылларында яшәүчеләр дә бүген алар хезмәтенең игелеген күрә. Моннан тыш спорт һәм балалар мәйданчыклары, яңа төзелгән балалар бакчасы, ындыр табакларының территорияләре тәртипкә китерелгән. Әле бит боларга Саба, Кукма ра, Арча, Әтнә, Теләче, Питрәч районнарында эшләнгән кадәресен дә өстәргә кирәк. Быел бу оешма читтә генә дә 115 миллион сумлык эш башкарган.
164 кешедән торган бу коллективта күбесе тәҗрибәле, үз эшен булдырып эшләүчеләр. Таләпчәнлеге, төгәллеге, конкретлыгы белән танылган җитәкчеләре Рәшит Мәгъсүм улы Ильясов кул астында башкача эшләп тә булмыйдыр. Шоферлардан Фәнил Гыйльмуллин, Мулланур Абдуллин, Раушан Галимов, механизаторлардан Илдар Ибраһимов, Рәнис Нәкыйповлар турында мактап сөйләделәр. «Яшьләр дә күп килә, кадрларга кытлык юк», - диделәр. Азат Борһанов җитәкләгән ремонтчылар бригадасы, Ленар Фәйзрахманов, Нияз Хәбибуллин, Фәрит Камилов, Марат Каюмовлардан торган җирлек әзерләүчеләр, Илдар Мортазинның куәтле чит ил тракторлары белән «коралланган» асфальт салучыларын да, юл читләрен тәртипләп, карап тотучы Таһир Вафин егетләрен дә мактап язарга куштылар. Газинур Ибраһимов җитәкләгән асфальт җитештерүчеләр турында аерып әйттеләр. Баксаң, бу коллектив Буада асфальт җәючеләргә чимал әзерләп өлгертү өчен быел берара иртәнге сәгать икедән эшләгән. Беркем авырсынмаган.
Беренче карашка сезонлы эш кебек күренсә дә, безнең юлчылар инде күптән ел әйләнәсе эшләүгә күчкән. «Кышкы чорда да эш аз түгел. Авыллар арасындагы, бистәдәге юлларны кардан чистартып, тәртипләп торабыз. Мәктәп автобуслары булгач, алар юлга чыкканчы, өлгерергә кирәк. Шуңа егетләребез кышын да эшкә бик иртә кузгала», - ди Дефак Әүхәтшин.
Бүген инде кышкы режимга хәзерлек эше башланган. Быел оешма кышкы юлларга юеш тоз сибә торган, яңа технология белән эшләүче машина сатып алган. Хәзер инде ком ташыйсы булмаячак, диләр. Баксаң, кыш көне юлларга сибү өчен кирәкле 1 мең тонна тозга кушып болгату өчен 5 мең тонна ком да тупларга кирәк булган.
- Язмагызның азагында җитәкчелек исеменнән барлык эшче-хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәмебез белән котлагыз әле, - диде саубуллашканда Дефак Варисович. -
Һәммәсенә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез.
Рәсемдә: «Башкарасы эшләр күп әле», - ди МДСУ җитәкчесе урынбасары Дефак Әүхәтшин, район картасына күз салып.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: