Юрган иясен тапты
14 июнь көнне район почта бүлекчәсе «Абунәчеләр көне» үткәрде.
Әлеге чара чын бәйрәм төсмере алды. Чөнки бирегә район, республика матбугатыннан килгән вәкилләр белән беррәттән, «Болгар» радиосы алып баручысы Ләйсән Гарифуллина да килгән иде. «Кәеф ничек» газетасы редакторы, танылган эстрада җырчысы Илназ Сафиуллин белән алар абунәчеләребезне биетте дә, җырлатты да, үзләре дә җырлады. Саф һавада абунәчеләр кайнар чәй белән коймактан авыз итте, үзләре теләгән газета-журналларга язылды, төрле отышлы уеннарда катнашты, лотереяга бүләкләр отты. Безнең «Хезмәт» газетасы да үзенең абунәчеләренә лотерея уены оештырды. Иң зур бүләгебез - җылы юрган Балтач бистәсендә яшәүче Әлфия Зиннәтовага насыйп булды. Бүләгебезне аңа илтеп үк бирдек. Газетабызны даими алдыручы Әлфия апага, гомумән, барлык абунәчеләребезгә, шулай ук матбугатка яздыртуны шулай күтәренке рухта, җиренә җиткезеп оештырган почта бүлекчәсе коллективына, хөрмәтле почтальоннарыбызга чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Искәрмә: «Хезмәт» газетасына язылу әле дә дәвам итә, шул уңайдан урындагы почта бүлекчәләренә, почтальоннарыбызга мөрәҗәгать итә аласыз, хөрмәтле райондашлар!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 18:46Игътибар! Бәйге! Бәйрәм кысаларында мәктәп укучылары арасында "Кулланучылар хокукларын яклау һәм мин " дигән темага рәсем конкурсы игълан ителә.1500
-
1 март 2021 - 17:21Сала Кушкет гуртын улӥсь Перфилов Михаил Алексеевичлы 1 южтолэзе 90 арес тырмиз Бадӟым лыдпусэныз юбилярез ёросысь куноос ӟечкыланы вуизы, озьы ик Михаил Алексеевичлэн матысь ӵыжы-выжыосыз но люкаськизы.6401
-
1 март 2021 - 16:11Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.6101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар25900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".105502
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.53701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика