Хезмәт

Йөзек кашлары

Бишек җыры. Аны кайсы ана баласына җырламады икән? Сәхнә түренә эленеп торган бишекне күргәч, үземнең дә тел очына таныш көй килде, балачагым да, кызымның сабый вакыты да күз алдымнан үтте. Шуны сизенгәндәй Зилә Зиятдинова моңлы җыры белән бөтен тамашачыны үзенә җәлеп итте. «Ак күңелле әниләр» дип аталучы үрнәк гаилә булып...

Туган авылым Кенәбашта үрнәк алырдай гаиләләр бик күп, араларында өчәр дистә килен-кайнана булып яшәүчеләр бар. Ләкин кичәдә катнашырга бары дүрт гаилә генә ризалык биргән. Кемдер сәламәтлеге аркасында бәйрәм кунагы була алмаса, кайберләре тату яшәү өчен сәхнәгә менеп сөйләү кирәкми ул дигән фикердә булып чыкты. Ничек кенә булмасын, гаиләнең күркәмлегенә тап төшерми шул бу сәбәпләр.

Нәбирә һәм Айсылу Нуриевалар сәхнә түренә иң беренче чакырылдылар. Нәбирә апа үзе килен булып 28 ел яшәсә, кайнана ролен инде ун елга якын башкара. Гомере буе фермада эшләп, колхозда бил бөккән кадерле әби тормышыннан бер дә зарланмый. Ул эштә чакта балаларын кайнанасы караган кебек, ул хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә. «Әйдә, кызым, кайттыңмы, дип каршы алдылар мине әти белән әни килен булып төшкән көнемдә, рәхмәт аларга бик зур», дип искә ала Миләүшә Сәләхетдинова. Кайнанасы Рәйсә апа да килененә бик рәхмәтле, чөнки тату яшәүнең серен бер-береңә әшәкелек белән тормауда, киленнең ягымлы эндәшүендә һәм хөрмәтендә күрә ул.

20 ел гомерләрен бергә яшәүче Мәдинә һәм Кадрия Фәткрахмановаларны кайнана белән килен дип әйтеп тә булмый. Чөнки Кадрия апа бик тә Рәҗәп абыйның сеңелләренә ошаган. Үземне белә башлаганнан бирле мин әлеге гаиләне беләм. Алар хакында бервакытта да авыл халкының начар сүз әйткәнен ишеткәнем юк. Алып баручы да Фәткрахмановлар гаиләсен авылның йөзек кашы дип ассызыклап үтте. Аның серен Мәдинә апа болай дип аңлатты: «Кышның язы, язның җәе, җәйнең көзе, көзнең кышы бар. Көз көне бакчага чыксаң, анда яфракларын койган агачларны, бушап калган түтәлләрне күрергә мөмкин. Әти-әни күңелен дә шуның белән чагыштырып була, чөнки безнең гомерне балалар яктыртып тора. Гыйнвар аенда Кенәбашка килгәнемә 52 ел була, шул ярты гасыр эчендә әлеге авыл халкын мин бары яхшы яктан гына күрдем, монда начар киленнәр юк, барысы да мәрхәмәтле».

Таһирә апаны Ясәви абый күрше авылдан урлап алып кайта, шул килүдән капканы китәргә дип бүтән ачмый яшь килен. Алар бик матур итеп яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин тормыш гел бөтен генә булмый шул, фаҗига булып, Ясәви абыйның гомерен өзә. Инде тол хатын булуы белән килешеп, балаларын кеше итү өчен бөтен көчен куйган Таһирә апаның тормыш янә тез астына китереп суга. Яшьли килеш кызы начар авырудан гүр иясе була. Әлеге авырлыкларны җиңгәндә ана янәшәсендә килене Зилә була. Ул һәрдаим кайнанасына ярдәм итеп, гадәти тормыш матурлыкларын күрергә өйрәтә. Авылыбызга керешкә каршы алып торучы дәү йортта кадерле әби булып Таһирә апа дүрт оныгы, улы һәм килене янәшәсендә яши.

Реклама

Кичәдәге һәрбер әйтелгән теләк тә, башкарылган җыр һәм биюләр дә бик матур булды. Аларга тагын да ямь өстәргә теләгәндәй Карадуган авыл җирлегенең яңа башлыгы Шамил Низамиев хөрмәтле гаиләләрне чын күңелдән котлап, бүләкләр тапшырып үтте. Авылыбызда туып үскән хөрмәтле шәхесләр Мәдинә Зыятдинова һәм Мәдинә Сәмигуллина да үтемле сүзләре белән тамашачыларга дәшеп, истәлек бүләкләре өләштеләр. Тантаналы минутлардан «Игенче» күмәк хуҗалыгы да читтә калмады. Бүләкләргә күмелгән әбиләребез күтәренке кәефтә, балалары һәм якыннары янына, өйләренә ашыктылар.
Рәсемдә: авылыбызның һәрьяклап үрнәк гаиләсе - Фәткрахмановлар династиясе.


Ак яулыклы әбиләрне бүләкләү мизгеле.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: