Хезмәт

Үз балаларына куштыра алмаган исемнәрне килене белән кияүендә табарга Ходай насыйп иткән бит

Күптән түгел бер танышым икенче баласын тапты. Ләкин бәбиенә үзләре теләгән исем түгел, ә кайнанасы сайлаганын кушуларын әйтеп, бик үк риза булмавын сөйләп үтте. Шунда мин: «Ходай насыйп итәр әле, киявең Айдар булыр», - дидем.

2009нчы елның көзе. Редакциягә килеп эшли генә башлаган вакытым. Шунда булмәгә урта яшьләрдәге бер ханым килеп керде. «Сеңлем, котлау хаты алып кипгән идем, бераз шомартып, шигъри юллар да өстәтәсе бар иде, бер күз салып чыгыгыз әле», - дип гозерен җиткерде.
Сүз иярә сүз чыгып, үзенең балаларын һәм аларга исем кушу вакыйгаларын бәян итте. «...Беренче балам малай булды. Исем сайлыйбыз. Шул хәтле Салават дип куштырасы килә бит. Җырчы Салаватның популярлашып килгән генә чаклары. Ул «Әнкәмнең догалары» җырын үзәк-бәгырьләренә үтәрлек итеп башкара инде менә. Шул җыры өчен генә дә үлеп гашыйк булырлык. ...Ә әнкәй (кайнана) бәбигә Рамил дип кушыйк ди, әтисе дә шул исемне хуп күрде. Ярар инде, ризалаштым - улыбыз Рамил булды.
Икенчегә кыз бәби таптым. Миләүшә исемле иптәш кызым бар иде. Матур да, чын татарча да, чәчәк исеме. Әгәр кызым булса, синең исемне кушам әле, дип яшьлек елларында ук дус кызымнан сөенчесен дә алып куйган идем. Ләкин тагын насыйп булмады, ирем ягыннан шәһәрдәге туганнары кайтты да, аларның теләге белән кызыбызга Гүзәлия дип, куштык та куйдык. Русча «Гузеля» дип әйтү ничек матур ягырый, әйеме?! - дип җөпләп тә куйгач, килешми булдыра алмадым.
Хәер, еллар үткән саен, укытучымның исеме булгангамы, Гүзәлия Миләүшәгә караганда да күңелгә ятышлырак тоелды. Рамилем дә, Гүзәлиям дә үсеп буй җиттеләр. Егет-кызлар белән очрашып йөри башладылар. ... Авылыбызда Сабан туе гөрли. Язын гына армия сафларыннан кайткан улым безнең янга сөйкемле генә бер кызны таныштырырга алып килде. «Таныш булыгыз, мине ике ел көтеп алган кызым - Миләүшә була, - диде. Ә без аның бу серен белми дә йөргәнбез, сиздермәгән. Бер елдан соң Миләүшәне киленебез итеп, гөрләтеп туй уздырдык.
Ә кызым Гүзәлия исә, Казанда институтта укыганда «Мин бер бик тәртипле генә Кайбыч егете белән очраша башладым әле, әни», - дип серен бүлешкән иде. Ә егетенең исеме ничек дисеңме - Салават булып чыкты. Алар да укып бетереп, эшкә урнашкач, гаилә кордылар.
Менә бит Ходай насыйп иткәч, еллар үткәч булса да, күңел түрендә сакланып калган исемнәр белән киленем белән киявемә «кызым Миләүшә», «улым Салават», дияргә язган икән». Кызганыч, әлеге апаның исемен дә, кайсы авылдан булуын да сорамаганмын.
Шушы вакыйга минем инде ничә еллар күңелемдә йөрде. Танышымның Илшат дип түгел, ә Айдар дип исем кушасы килеп калган... Бәлки, кызы Айгөлнең насыйп яры Айдардыр, кем белә?..
Фото: http://santa-agata.com/2012/10/price-of-hapiness/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: