Хезмәт

«Үз-үзеңне ярату эгоизм түгел ул» ди билгесез булып калырга теләгән дәвалаучы ханым

Исегезгә төшерәбез: дәвалаучы N. ханым күрәзәче түгел, киләчәкне дә юрамый, тиешле-тиешсез мәгълүмат та бирми. Бары тик догалар белән авыруларны дәвалый, аларны бозымнан, һәртөрле каралык-начар уйлардан арындыра.

Аның белән гәпләшеп утыру үзе җанга рәхәтлек бирә, чөнки кеше күңеленә тәэсир итәрдәй мәгънәле сүзләрне, чагыштыруларны таба белә. Җаныңа ни кирәген белә. Ялгышларыңны да үзең аңларлык итеп, каты бәрелми генә әйтә. Бер сүз белән әйткәндә, чын психолог. Өстәвенә, кайбер дәвалаучылар кебек акча колы да түгел. Бүген сезнең игътибарга әлеге танышымның үземә кызыклы тоелган кайбер фикерләрен, аның белән тагын бер әңгәмәне тәкъдим итәргә булдым.
- Елның кайсы фасылында, атнаның кайсы көнендә килсәң дә, сездә кеше күп була. Хастаханәләрдә дә шул хәл. Дөньяны авырулар басканы шуннан да күренә инде…
- Кеше нәрсәгә шулай авырый, беләсеңме? Үзен-үзе яратмаганга. Без хәзер эшләү өчен яши башладык, ә бит киресенчә, без яшәү өчен эшләргә тиеш идек. Кешенең үзе турында уйларга вакыты юк хәзер. Ул көн-төн матди байлык артыннан чаба. Рухын, җанын имгәтә-имгәтә, нишләгәнен, үзенә ни кирәген дә белмәстән, чаба да чаба. Аннан инде сөйләшәләр, нишләп куңел, җан тыныч түгел соң дип. Моның кадәр нагрузканы организм ничек күтәрсен? Менә шуннан башлана инде.
- Үзеңне-үзең ярату эгоизм була түгелме соң?
- Юк, эгоизм түгел бу. Мин бит фәкать үзегез өчен генә яшәгез димим. Үзегез өчен дә яшәгез, без җиргә үзебез өчен дә яшәргә килгән дим. Үзен-үзе хөрмәт итмәгән, яратмаган кешене башкалар да яратмый. Үзеңне ярату нәрсә соң ул, дип аптырап сорыйлар миннән. Гади генә болай аңлатам. Менә сезнең үтереп ял итәсе, ун-унбиш кенә минут булса да черем итеп аласы килә. Әмма кичектергесез эш бар. Әйтик, печән өясе. Сез кайсын сайлыйсыз? Әлбәттә, күпләр көч-хәл белән кыймылдап булса да, печән өяргә чыгып китә. Һәм организмына шулкадәр күп зыян китерә. Югыйсә, ярты сәгать ятып торганнан дөнья җимерелми, беркем дә, бернәрсә югалтмый һәм отмый. Тән һәм җан сораган бу ял кеше өчен бик күп дәваларны алыштырыр иде! Тагын бер мисал. Мин бигрәк тә әни кешеләргә әйтәм: иң элек ризыкны кемгә бүләсез һәм кем теләге буенча төрләндерәсез дим. Һәммәсе диярлек иң элек иренә, балаларына бүлә, ә үзе «калса - ашый, калмаса - юк». Ризык пешергәндә дә: «Моны пешерсәм - ирем яратмый, монысын - балалар ашамый»,- ди. Гәрчә, бу ризыкларны үзе яратса да. Мин әйтәм, әгәр гаиләдә өлкән кеше юк икән, иң элек ризыкны үзегезгә салып куегыз, аңа карап, иң зур калҗаны алмыйсыз бит, үзегезнең өлешне генә аласыз дим. Шулай ук ризык пешергәндә дә үзегез теләгәнне пешерегез, гаиләгез ни пешерсәгез - шуны рәхмәт әйтеп ашарга күнексен дим. Тормышта бит башкалар өчен генә яшәүчеләр дә очрый. Якыннарына яхшылык телиләр, янәсе. Ә беләсеңме, аның организмында тупланган начар энергетика, киресенчә, якыннарына авырлык кына китерә. Ни өчен начар энергетика дисеңме? Организм берәүнеке дә таш та, корыч та тугел. Һәркемнең көче чикләнгән. Арыган организм авыру организм белән бер. Игътибар итегез әле, бөтен кешенең проблемаларын үз иңенә алган кешедә яшәү дәрте, көче шулкадәр кими. Менә шушылар якыннарына да тәэсир итә дә инде. Ышанмыйсыңмы? Кара әле, артистлар сәхнәгә үзләренең бөтен борчуын, хәсрәт-мәшәкатьләрен «ташлап», күтәренке, яхшы кәеф белән чыга. Мондый концертларда утырганда һәркемнең җанына ниндидер рәхәтлек тула. Җырчыдан килгән уңай энергия башкаларга да үтеп керә, чөнки. Кире очракта да шулай. Арыган-алҗыган кеше башкаларга ни бирсен инде? Арыган дигәндә физик аруны күздә тотмыйм мин, рухи аруны әйтәм. Миңа еш кына кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар баш авыртудан зарланып килә. Табиб биргән дәва да булышмады яки азга гына җитте, диләр. Менә бу нәкъ шушы очрак инде. Минәйтәм, башыгызга көнгә биш-ун минут кына булса да ял биргәнегез бармы дим. Аптырап калалар. Ничек инде, янәсе. Бөтен уйлардан ярты гына сәгатькә арындырырга кирәк башны, берни турында да уйламый ял итәргә - нәтиҗәсен күреп үзегез үк шаккатарсыз. Кызганыч, бу киңәшне бик сирәкләр генә тота ала. Күпләр башын бер кирәк булмаган мәгълүмат белән шыплап тутыра. Үзенә бер катнашы булмаган мәгълүмат белән (икенче төрле әйткәндә, гайбәт белән була инде бу. - Г.Г.).
- Сезнеңчә һәр авыруның сәбәбе үзебездә булып чыга. Кызык, тагын нинди авырулардан шулай гади генә котылып була?
- Йөрәк авырулары артык кайгырганнан, гади тел белән әйткәндә, артык чуар булудан килеп чыга. Кайчакта, әй сана, дип кенә куясы әйберләрне дә бик тирәннән уйлаучылар бар. Күпләр кеше сүзеннән, фикереннән куркып, еш кына үзенең яшәү рәвешен «калыплый». Без бер Аллаһы Тәгаләдән генә, аның хөкеменнән генә куркырга тиеш. Аның рәхмәтенә ирешү өчен тырышырга. Гөнаһ эшләүдән куркырга. Ә монда кемнеңдер сине дөрес аңламавыннан куркып, шикләнеп җаның теләгән һәр нәрсәдән баш тарту - мин моны аңламыйм. Шикләнеп яшәү күп авырулар чыганагы булып тора да инде. Шул ук вакытта гаиләдәге вазифаларның тигез бүленмәве дә кемнәргәдер өстәмә чир булып кайта. Мондыйлар миңа бил сызлап мөрәжәгать итә. Бу чиргә дә табиб дәвасы килешми. Ник гаиләдәге бөтен җаваплылыкны үз өстеңә алдың дим. «Ноктасы»на «баскач», аптырап калалар. Әйтәм бит, организмыбыз таш түгел, таш та әле басымга чыдый алмый, уала. Игътибар итсәгез, үзе турында тиешенчә кайгыртып яшәгән кеше картайгач та авыруга бирешми. Авыру ул - безнең дөрес яшәмәвебезне күрсәтүче, кисәтүче билге. Өстәвенә әле, йогышлы чир кебек, буыннан- буынга тапшырыла. Чөнки, бала еш кына әти-әнисенең яшәү рәвешен кабатлый. Кемдер бу «чылбыр»га төзәтмә, үзгәреш кертергә тиеш. Сирәк кенә булса да, сез биргән киңәшнең бер-икесен генә тоткан идем, үзгәреш сизелә диючеләр очрый, мин шуңа да сөенәм. Әйтик, менә берәү ничә еллар аягы сызлаудан җәфаланган иде. Күптән түгел килгән, сызлаулар бик күпкә кимеде ди. Минәйтәм, бер урында таптанмый башлагансың, алга киткәнсең дим. Гаҗәпләнә калды. Кешенең аңында, фикер сөрешендә уңай үзгәреш, үсеш барлыкка килгән. Ул дөньяга башкача карарга, башка күзлектән чыгып бәя бирергә тырыша. Ә организм моңа, билгеле, уңай реакция белән җавап кайтарган. Шул гына. Монда бернинди могҗиза да юк. Кешеләр синең дәваларыңның сихәте тиде дигәндә дә, шуны төшендерергә тырышам. Барысы да кешенең үзеннән тора.
- Бу язманы укучыларга бер генә җөмлә белэн нинди киңәш бирер идегез?
- Эчке тавышларын «тотарга», тыңларга күнексеннәр. Җан авазына каршы килмәсеннәр, ягъни. Халыкта бит аяк тартмаган, күңел базмаган эш дигән әйтем яши. Әнә шундый нәрсәләрдән саклансыннар, организмнарын һичкайчан мәҗбүрләмәсеннәр.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.
Дәвамы бар. Киләсе сөйләшүнең темасы - "Бала авыру - ата-ана өчен сигнал".
Фото: http://key-rich.com/pozitiv/poleznosti/transerfing_realnosti_vse/transerfing_realnosti/transerfing_realnosti_jegoizm.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: