Заман үзгәрә, бәйрәмнәр дә...
Социализм чоры яшәгән булса, бу көннәрдә Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгын шау-гөр килеп бәйрәм итәр идек.
Социализм чоры яшәгән булса, бу көннәрдә без Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгын шау-гөр килеп бәйрәм итәр идек. Бүгенге “яңа” буын өчен 4 ноябрь “яңа” бәйрәм – нибары уникенче тапкыр билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеле.
Бөек Октябрь революциясе дигән сүзтезмә тарих дәреслекләрендә генә калса да, моннан йөз ел элек булган бу түнтәрелешнең тарихи вакыйга (уңаймы, начармы – монысы башка тема) булуына әле дә чын ихластан ышанучылар байтак. Тарихчылар гына түгел, бик күпләрнең язмышына, тормышына, гомумән, илебезгә, җәмгыятькә зур үзгәрешләр алып килгән шушы вакыйга шаукымында якты өметләр, идеаллар белән яшәлгән тулы бер дәвер үткән ләбаса! Берничә буын шушы рухи күтәренкелек, ышаныч, шушы идеаллар белән үсте, яшәде. Бүген дә, өлкәннәр генә димим, безнең кебек урта буын кешеләре дә әле, сәяси ягын уйламастан гына, бу бәйрәмнәрнең тәмен, ямен, күтәренкелеген сагына. Демонстрацияләр, котлау открыткалары, бәйрәм тантаналары, концертлар, уңыш ашлары, ярминкәләр... Бәйрәм төсмере һәрбер йортка үтеп керсен, барлык кешеләр күңеленә бәйрәм рухы бирсен өчен ул заман идеологлары барысын да уйлап, җентекләп эшләгән.
Әле менә илле ел элек бу көнне “Хезмәт”ебездә ниләр яздылар икән дип, тегелмәләрне актарган идек тә, “ур-ра” дип кычкырырлык тәэсирле котлаулар, “Октябрь тудырган бәхет”, “Биредә Совет власте туды”, “Октябрь кызы”, “Элек һәм хәзер: караңгы тормышта һәм бөек чор казанышы” исемле исемнәре үк “кычкырып” торган язмалар, бәйрәм хөрмәтенә рапортлар, уңышлар, геройлар турында язмалар... – барысы да ничектер күңелле “нота”га көйләнгән, һәрбер сүзе бәйрәм рухы белән сугарылган...
Бүген инде Октябрь революциясенә бөтенләй башка күзлектән караучылар, бәя бирүчеләр бихисап. Вакыт Галиҗәнап аяусыз: кайчандыр без бик югары бәяләгән кыйммәтләрне дә еллар «сикертмәсе» чәчеп ата, ялгышлар да, аларга бәйле яралы язмышлар да пәрдә артыннан чыга... Үткәннәргә карап гыйбрәт алырга өйрәнсәк кенә инде. Әмма, телибезме-теләмибезме, 1917 елның 7 ноябре тарих битләрендә үз урынын алды, кемгә – ялгыш, кемгә бәйрәм булып, күпләр йөрәгендә калды.
Вакыйф Зәкиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев