Хезмәт

Завод төзегән шофер

Бистәнең үзәк урамы буйлап үтеп барам - уртача яшьтәге берничә ир бер бабайны уратып алганнар да рәхәтләнеп гапь куерталар. Сүзләре колакка чалына. - ... Булмас, Хәмзә абзый, юк-юк, ышанмыйм! 1979нчы елдан бирле машина йөри диме ни?... 36 еллык була бит ул! - ди берсе. - Шаккатырлык бит бу, синең үзеңә...

Машина хуҗасының әлеге сүзләре мине борылып карарга мәҗбүр итте. Яшел төстәге, беренче маркалы "Жигули" машина янында пөхтә генә киенгән, мөлаем бер карт басып тора иде. Бу абзыйның Кариле авылында гомер итүче Хәмзә Газизулла улы Газизуллин булуын белгәч, аның белән элемтәгә керергә булдым. "Мин машинада йөреп торам бит, Балтачка килгәндә редакциягә үзем кереп чыгармын", - дигәч, әңгәмәдәшемә соклануым тагын да артты.

Хәмзә абый чыгышы белән Бөрбаш авылы "егете" булып чыкты. Мәймүнә һәм Газизулла Хәбибуллиннар гаиләсендә җиде баланың алтынчысы булып дөньяга килгән ул. Әти-әнисе колхозчылар булган. Үзе дә җиденчене тәмамлагач "Кызыл Татарстан" колхозында эшләгән. Сугыш чорындагы хезмәте өчен ул 1946нчы елда "Бөек Ватан сугышы чоры ветераны" медаленә лаек булган. Ә 1948нче елда армия сафларына алынган. Германиянең үзендә үк хезмәт итәргә туры килгән аңа.

- Сугыш арты еллары иде бит әле, шулай да, частьтан бер мине шоферлыкка укырга җибәрделәр. Машина йөртү таныклыгы алгач, командир үзенең шәхси шоферы итеп алды. Бу ул чор өчен зур дәрәҗә иде. Менә шул көннән башлап мин руль артында. Хәзер мин оныкларыма, "права"ны Германиядән үк алып кайттым. 64 ел руль артында йөрсәм дә, аны бер тапкыр да алдырганым булмады, дип горурланып сөйлим, - ди әңгәмәдәшем, истәлекле еллары белән уртаклашып.

Армиядән кайткач кабат колхозга эшкә дип килгән яшь шоферга утын ягып эшли торган машина бирәләр, аны өч ел иярли ул. Шул елларда Кариле авылыннан килеп, сепараторлык пунктында лаборант булып эшләүче Кәүсәрия исемле кыз белән дуслашып китәләр. Аннары Казанга китеп, оргсинтез заводына эшкә урнашкач, Кәүсәрияне дә кайтып алып китә. Тормыш корып, ул һәм кыз үстерәләр. Ул чорда заводның төзелә башлаган еллары гына була. Хәмзә абый төзелеш монтажлау идарәсендә шофер булып эшли башлый. Россия буйлап йөри, бигрәк тә Мәскәү, Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург), Волгоград шәһәрләренә еш барырга туры килә аңа. Һәр төрле төзелеш материаллары белән оешманы тәэмин итеп тора ул. "Шундый ерак юлларга бер үзем чыгып китә торган идем. Үземә үк шофер да, экспедитор да, йөк ташучы да булырга туры килде", дип искә ала.

Хәзерге көндә исеме дөньяга танылган оргсинтез заводы тарихында шофер Хәмзә Газизуллин хезмәте бәһасез калмаган. Ул фидакарь хезмәте өчен бик күп тапкыр Мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына ия булган "Хезмәт ветераны". Бүген дә яшьлек гомере үткән Казанда еш була ул. Оргсинтез заводында бергә эшләгән хезмәттәшләре белән дә аралашып тора.

Реклама

Лаеклы ялга чыккач, туган авылы Бөрбаштан йорт сатып алып, шунда кайтып төпләнергә булалар алар. Ләкин Кәүсәрия апаның Кариле авылында яшәүче бертуган абыйсы Васыйлны йөрәк өянәге тотып, хәрәкәтсез калгач, аның янына күченәләр. Аны озак еллар тәрбия кылып, соңгы юлга озаталар. Бер ияләнгән нигез дип, үзләре биредә яшәп калалар. Тормышның шундый авыр чакларында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китәр өчен гаражында тимер аты була Хәмзә аганың.

- Бер булды - гомерлек булды. Машинамны тузды инде, димәс идем әле - яше генә зур аның. 1979нчы елда сатып алынды. Әле аның двигателе, радиаторы, пыялалары белән ишекләре дә үзенеке, көпчәкләрен генә алыштырдым. Болай озак хезмәт итүенең сере: "экспертиза" өчен әзерләнгән машина булмадымы икән дип уйлыйм. Берәр кечкенә генә гаебе өчен үтми алгандыр да, сатуга куелган булгандыр, аннары миңа эләккәндер, дип фаразлыйм хәзер. Бер кеше гомере диярлек бит - 36нчы елын йөрим. Кая гына барсам да, әнә шулай ир-егетләрнең игътибарын җәлеп итәм. Барысы да кызыксына. Бер белмәгән кешеләр дә, "Бабай, бу машина синең белән бергә картая икән" дип шаярталар, - диде ул гомерлек юлдашы хакында.

Хәмзә абый шоферлар династиясе төзүче дә икән әле.

- Кызым Рәсүлә, улым Марат, өч оныгым да машинада йөриләр минем. Династиябез дәвамлы булачак, дип ышанам. Ә тормыш иптәшем Кәүсәрия - "внештатный инструктор". Юлда йөргәндә, "алай итмә, болай бар" дип әле һаман мине "өйрәтә", тик үзенең генә руль артына утырып караганы юк, - ди уенын-чынын бергә кушып.

Хәмзә абзыйны "гомерлек юлдашы" булган тимер аты белән истәлеккә фотога да төшереп алдым әле. Машинасына утырып юлын дәвам итте. Хәерле юллар, имин гомерләр насыйп булсын аңа!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: