Хезмәт

Үзең булып кал

Шушы көннәрдә генә агросәнәгать комплексы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Нократ» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры (Мамадыш районы) Кәримуллин Хәмит Габидулла улына «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Менә шушы шатлыклы хәбәр кулыма каләм алырга, яшьлек хатирәләрен яңартып җибәрергә этәргеч булды. Бүген Мамадышта хезмәт куйса да, ул бит безнең егет. Егетләрнең дә ниндие генә әле. Татар милли көрәше буенча РСФСРның спорт остасы. Аның белән дуслыгыбыз 1980нче еллардан бирле дәвам итә. Икебезнең дә яшь чак. Минем «Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең район Советын җитәкләргә алынган, Хәмитнең Яңгулга ул чакта данлыклы «Яңа тормыш» колхозына баш инженер булып билгеләнгән вакыты. Район спорт комитеты рәисе Ринат Борһанов белән киттек Яңгулга. Таныштык, сөйләштек...

Шул көннән ул безнең татарча көрәш җыелма командасының аерылгысыз кешесе булып китте. Бик күп ярышларны, фестивальләрне, ул вакыттагы «Авыл егетләре» уеннарын әйләндек без аның белән. 1970нче елларда Бөрбаш авылы көрәшчеләренең бөтен республикага шаулаган чаклары. Бишенче класста укыган чакта ук Хәмит Васыйл абыйсы җитәкләгән көрәш секциясенә языла. Көнен түгел, сәгатен дә калдырмаска тырыша ул күнегүләрнең. Хәмит әкренләп район ярышларында танылу ала башлый. Республика келәменә чыга, 1973нче елда 50 килограммга кадәр авырлыкта Татарстан чемпионы була, бу аңа РСФСР беренчелегенә юл ача. Баш-кортстанның Салават шәһәрендә узган ярышларда өченче була. Җиңүләр бер-бер артлы дәвам итә. 1974-1975нче елларда Казан, Чабаксар шәһәрләрендә узган РСФСР беренчелекләрендә, «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте ярышларында, 1976нчы елда 60 килограммда Татарстан чемпионы булып таныла.

Реклама

Шушы ук елны Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлауга егетебез Казан авыл хуҗалыгы институтына юл ала. Биредә дә көрәшне ташламый. Беренче курстта укыганда ук «Татарстан яшьләре» газетасы призын ота. 1978нче елда институтның көрәш командасын җитәкләүгә алына. Замана узган саен саргая барган Мактау таныклыклары Хәмитнең бар өлкәдә дә уңганлыгын дәлилләүче документлар булып тора. Хезмәте өчен төрле елларда бирелгән ВЛКСМ район комитетының, студент елларында Казахстанда урып-җыюда эшләгән өчен комсомолның Тургай өлкә комитеты, «Ростов» совхозы, профсоюзларның Татарстан өлкә советы Мактау кәгазьләре аның күңеленә аеруча якын. Хезмәте буенча да төрле баскычларга күтәрелергә туры килде аңа. Үзебезнең Балтач районында ХРУда баш инженер, бәрәңге эшкәртү заводы директоры, «Ударник» колхозы рәисе, районның җир мөнәсәбәтләре комитеты җитәкчесе.

Бүген якташыбыз Мамадыш районының иң зур хуҗалыкларының берсе белән җитәкчелек итә. Туган авылына да кайтып тора. Безнең хәлләр белән дә даими кызыксына. Әле яшьтән үк тагын бер яраткан шөгыле бар аның - шахмат уйнарга ярата. Безнең бер ярышны да калдырмый, ярышларга Мамадыштан да шахматчыларны җыеп алып килә. Безнекеләрне дә үзенә чакырып тора. Кайткан саен бүләк белән кайтырга тырыша. Әнә шулай тулы канлы тормыш белән яшәп ята якташыбыз. Киләчәктә дә шулай үзең булып кал, Хәмит! Авыл хуҗалыгындагы уңышларың белән чын күңелдән котлыйбыз үзеңне.
Рәсемдә: Шахмат җанлы Хәмит Кәримуллин (уртада) чираттагы ярыштан соң.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: