Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әзер рецепт әле табылмаган...

Татарстанда соңгы 80-100 елда 1200 авыл картадан югалган.

Рәсми чыганаклар республикада инде яшәеш тукталган 47 авыл әле дә исәптә тора дисәләр, туган якны өйрәнүчеләр бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин ди. Әле бит болар бөтенләй яшәүдән туктаган авыллар гына. Кеше саны аз калган, үлемгә дучар ителгән авыллар Рәсәй күләмендә тагын да күп. Татарстанда да авыллар картая. Эреләндерү, оптимальләштерү сәясәте нәтиҗәсез калмый, алар авыллар язмышында турыдан-туры чагылыш таба.

Бүген авылларда яшәүчеләр генә моның белән килешергә теләми. Сәясәтне дә, авылдан шәһәргә агылучы яшьләрне дә аңлап бетермәүчеләр күп. Юкса, бу инде бүгенге генә проблема түгел. Элек тә яшьләр шәһәргә тартылган. Аларны туктату өчен ул чактагы урыннардагы җитәкчелек комсомол путевкасы белән дигән “битлек” астында, чыгарылыш укучыларын класслары белән авылда мәҗбүри калдыру адымына барган. Документларын бирмәү, рөхсәтсез киткәннәрнең әти-әниләренә “көн күрсәтмәү” ише залимлыклар да күп кылынган. Шушы алым дәвам иткән елларда авылларда кадрлар белән проблема булмаган, мәҗбүрият ничектер гадәти төсмер алган (әле дә шул елларда калучылар төп көч). Дөрес, “чыбыркы” янәшәсендә “прәннек” тә кулланылган: авылда калучы яшьләргә мөмкинлекләр дә, өстенлекләр дә булдырырга тырышканнар, авыл саен кибетен, мәктәбен, клубын, колхоз үзәкләренә балалар бакчалары төзегәннәр, аларга дип төзелгән фатирлар белән яңа урамнар да барлыкка килгән...

Башка районнар белән чагыштырганда бездә әле дә хәлләр түзәрлек, авыллар төзек, юк-юкта яшьләр дә калмый, кайтмый түгел. Әмма инде соңгы елларда бу проблема бездә дә сизелә башлады. Район, авыл җитәкчеләрен дә шактый борчуга сала бу хәл. Төрле чаралар да күрергә тырышалар, урыннардагы җитәкчеләр, яшьләр, активистлар катнашында шушы темага сөйләшүләр дә булды. Бергәләшеп, ни өчен яшьләр авылда калырга теләми, аларны ничек калдырырга, кайтарырга дигән сорауга җавап та эзләп карадылар. Фикер-тәкъдимнәрне өйрәнеп, конкрет чаралар күрү өчен оештырылган мондый чараларда да, ничектер бу сорауга төгәл җавап табылмады, миңа калса. Фикерләр төрле булган кебек, аны чишү юллары да төрле ахрысы.

Гаҗәп бит, бер авылда нинди генә мөмкинлекләр булса да, яшьләр калмый. Шул ук вакытта, шул ук авыл янәшәсендә, бер үк шартларда диярлек яңа урамнар барлыкка килә.

–Бездә элекке гадәтләр югалмады, авылыбыз егетләре күбрәк үзебезнекеләр белән гаилә кора, читтән алып кайтучылары, үзләре читтә эшләүчеләр дә йортны авылда җиткерә, әнә шундый яшь гаиләләребез белән соңгы елларда гына өр-яңа бер урам барлыкка килде, – ди Улисьял авылы старостасы Валентин Максютов, сөенеп. – Бездә халык җирдән аерылмады, бар сәбәп, мөгаен шундадыр.

Калыр идек, авылда эш юк диючеләргә бүген авылларда яшәүчеләр үз мисалларында җавап бирә кебек. “Авылда калу, авыл тормышы дигәч, без әле һаман да шул ферма, машина-трактор паркын гына күз алдына китерәбез. Бүген авылның да мөмкинлекләре бихисап. Теләгән кешегә төрле юнәлешләр белән шөгыльләнергә була”, – диюче эшмәкәрләребез дә, эшкә кайткан яшь белгечләребез дә, авылда калган яшьләребез дә теләгән кеше эшле дә, ашлы да була дип, яшәү рәвешләре белән мең кат раслады кебек. Тагын бер сәбәп дип уйлап, торак булса, калырлар иде диючеләр дә күп, районда шундый берничә очрак булды инде, төзелгән, әзер, өр-яңа йортларга килеп, эшләргә теләүчеләрне озак эзләделәр...

Әйтәм бит, әзер рецепт әле табылмаган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев