«Зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз»
«Иң әһәмиятлесе, туган авылым халкына хезмәт итүдән, авылдашларның рәхмәтен даими ишетүем белән бәхетлемен».
Күптән түгел районыбызда гына түгел, республика матбугатында да үзенең тирән фикерле язмалары белән билгеле шәхес, тарихчы Рәфхәт Шәкүр улы Зариповның 80 яшьлек юбилее булып узды.
Рәфхәт абыйның тормыш юлы иң фаҗигале елларга туры килә. Бу чорда туганнар тормышның иң зур авырлыкларын күргән, хәзер инде җырларга гына кереп калган «Ухалла арбасы» тартып, «лаеш шулпасы» эчеп үскән буын тарихка сугыш чоры балалары булып кереп калдылар. Аларга бик иртә нечкә муеннарына тормышның авыр камытларын кияргә туры килә. Рәфхәт әфәнденең дә тормыш юлында чык тамчысында кояш чагылгандай тулы бер чор балаларының авыр тормышы чагыла.
– Мин әтием сугышка киткәч, 1941 елның 6 сентябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Безне өч баланы әниебез карап һәм тәрбияләп үстерде. Өчебезне дә урта белемле итеп укытты. Абыем һәм апам училище тәмамладылар, мин югары белем алдым. Сугыштан соңгы бу чорда, хәтта, әтиле гаиләләрдән дә 3 балага урта белем биреп укыта алу бик сирәк күренеш иде. Әнием үтә тырыш, булдыклы хатын иде. Ул бригадир, ферма мөдире булып эшләп, 1933 елда республика колхозчылар съездында катнашкан. Имчәк бала (минем) белән сугыш чорында 4 ел тимерче булып эшләгән. Соңгы вакытта районнан (Чепьядан 8 чакрым) җәяүләп 5 ел һәм ат белән 10 ел дәвамында почта ташыды. Оста тегүче булып, авыл халкына арзан бәягә күлмәкләр һәм костюм-чалбарлар текте, – дип сөйли ул.
Рәфхәт абый 5 яшендә абый-апаларыннан укырга өйрәнә. Түнтәр җидееллык, Чепья урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Анда укыганда җиде семестр дәвамында бишле билгеләренә генә укып, күтәренке степендия ала. Өйдән ярдәм алу мөмкинлеге булмаганлыктан, ул иптәшләре белән вагоннардан күмер, яшелчә һәм бәрәңге, арпа, цемент бушатуга, тиреләр төяргә йөри.
Радио белән бик мавыга. Ул чорларда транзисторлар барлыкка килә. Егет детальләрдән батарейка белән эшли торган кесә радиолары җыя. Уч төбенә сыя торган һәм кесәгә салырлык радиоалгычлар ясый. 1962-1963 елларда студент чорларында кич белән һәм ял көннәрендә Казанның Идел буе Пионерлар йортында радиотүгәрәк җитәкчесе булып эшли. Ул буш кичләрен Ленин китапханәсе залларында (хәзерге Милли китапханә) китап укып үткәрә. «Смена» фотоаппараты сатып алып, фотога төшерү серләрен өйрәнә.
Шул елларда вакытлы матбугатта беренче язмалары дөнья күрә башлый. Ул аларның актив хәбәрчеләре булып китә. Рәфхәт абый Венера Ихсанова, Әнәс Сәләхетдинов, Миншәех Зәбиров, Марс Шабаев һәм башка күп журналистларны үзен язарга өйрәткән чын остазлары дип саный. Студент вакытында халыктан 100гә якын татар халык мәкальләре туплый.
Институтны тәмамлагач,1963 елда физика, электроника һәм радиотехника укытучысы буларак, Чепья урта мәктәбенә укытырга кайта һәм анда өч ел эшли. Армиядә булып кайтканнан соң, бөтен хезмәт юлын туган авылы Түнтәр мәктәбендә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Методик яңалыкларны үстерү һәм тормышка ашыру буенча системалы рәвештә методик докладлар һәм мәкаләләр яза, аларны район һәм республика матбугатында бастыра. Рәфхәт абый тырышлыгы белән районда 10 ел «Абага чәчәге» яшь физиклар конкурсы оештырыла. Мәктәптә эшләү чорында Рәфхәт абый укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, туган җиргә һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү буенча зур эшләр башкара. Укучыларны Казанга, Ульяновскига, Мәскәүгә, Малмыжга һәм башка урыннарга экскурсияләргә йөртә. Карашын, фикерләүләрен киңәйтү өчен җәйге ял вакытларында башта үзе генә, аннан соң гаиләсе белән СССРның бик күп төбәкләрендә булырга өлгерә. Шуның нәтиҗәсендә ул бу һәм башка шәһәрләр, аларның тарихы, истәлекле урыннары һәм халыкның ул чордагы тормышы турында бик күп мәгълүматлы.
Юбиляр үзенең бөтен күргән белгәннәрен газета-журналларда яктырта баруы белән дә мактауга лаек. Бу күзәтүләр, тикшеренүләренең нәтиҗәсе итеп ул зур-зур, йотлыгып укый торган китаплар чыгарырга да көч тапты. Борыңгы Түнтәр зиратында да аның тырышыгы белән 28 кабер ташы табылып, укылды, яңартылды. Түнтәр авылында бик кадерле, тарихи экспонатлар белән «Авыл тарихы музее» оештырылды.
Рәфхәт абыйның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте эш дәверендә район мәгариф бүлегенең, Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул эшчәнлегенә, узган тормыш юлына бәя биреп болай ди: «Иң куанычлысы, мин укытып чыгарган укучыларымның күпчелеге тормышка чын кешеләр, хезмәт сөюче җир хуҗалары, тәрбияле гаилә әгъзалары, үз профессияләрен тирән белүче белгечләр булып җитештеләр. Иң әһәмиятлесе, туган авылым халкына хезмәт итүдән, авылдашларның рәхмәтен даими ишетүем белән бәхетлемен».
Солтан Фатыйхов,
Смәел авылы
Редакциядән: язма газетага әзерләнгән көннәрдә кайгылы хәбәр килеп иреште: тормыш иптәше Гөлзада ханым бакыйлыкка күчте. Күпләрнең яраткан укытучысы, газетабызның актив хәбәрчесе Рәфхәт Шәкүр улының, балаларының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев