Хезмәт

Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Григорьевлар гаиләсе үзләренә тәрбиягә 79 яшьлек ветеранны алалар

Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Нина Петровна Григорьева гаиләсендә тәрбияләнүче Жилина Идея Николаевна ачык йөзле, киң күңелле, мөлаем ханым.

Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Нина Петровна Григорьева гаиләсендә тәрбияләнүче Жилина Идея Николаевна ачык йөзле, киң күңелле, мөлаем ханым. Аның яныннан бервакытта да кеше өзелми. Өлкәннәр көнендә район башлыгы Рамил Нотфуллин да аның хәлләрен белеп, бәйрәм белән котлаган иде. Берничә көннән соң октябрь аенда зурлап, мул табыннар артында Идея Николаевнаның үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәнлеге мәгълүм. Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре дә тәбрик-котлауларга бай булган. Хәтта Нина Петровна Григорьева туганнарын, күршеләрен кунакка дәшеп чын бәйрәм оештырган...

Соңгы вакытларда әлеге опекун гаиләдә “Россия” һәм “ТНВ” телевидение хезмәткәрләре дә еш була. Төрле тапшырулар өчен сюжетлар төшереп алып китәләр.

Республикада башка төбәкләрдән аермалы буларак, пилот проекты кысаларында, законлы рәвештә картлар йортында яки интернат-приютларда гомер итүче ветераннарны гаиләләргә тәрбиягә алу проекты эшли башлады. Республикада узган ел азагына 40ка якын өлкән яшьтәге ветеран гаиләле булган иде.

Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Григорьевлар гаиләсе дә әлеге программа буенча 2016 елның декабрендә үзләренә тәрбиягә 79 яшьлек ветеранны алалар. Алар 20 ел элек очраклы рәвештә генә танышып калып, бер-берсен белә торган булганнар.

Жилина Идея Николаевна тумышы белән Мәскәү кызы. Әтисе хәрби кеше булган, алар шул сәбәпле Украинага күчеп китәләр. Алга таба тормыш юлы Татарстан белән бәйләнә. Чаллы шәһәренә күченеп, озак еллар КАМАЗ автомобиль заводында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыгып, сәламәтлеге какшый башлагач, ул үзенең картлыгын кайгыртып интернатка барып урнашу турында уйлана башлый. Ләкин аның язмышы башкача хәл ителә. Танышлары тәкъдиме белән ул узган ел Нина Петровна гаиләсендә яши башлый.

- Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, мине ялгызлыкта, язмыш кочагында берүземне калдырмаганнары өчен бик рәхмәтлемен мин аларга. Үз гаиләм кебек якын, Нинаның ике улы бар, алар да мине якын итәләр. Мин бирегә килгәндә үземне бик начар хис итә идем, сәламәтлегем дә какшаган чак иде. Хәзер минем белән бар да яхшы. Кан басымым да борчымый, тыным бетә, сулышым кысыла иде – анысы да нормальләште. Минем сәламәтлегемне Нина тикшереп кенә тора: кан басымын үлчи, даруларымны вакытында куллануны контрольдә тота, күзләремә дару тамыза, саф һавага алып чыга, дөрес туклануны тәэмин итә. Китап-журналлар укыйм, ил-көн яңалыклары белән танышып барам. Нина бик матур итеп гармунда уйный, әле без бергәләшеп җырлашып та утырырга вакыт табабыз. Мин үзем дә яшь чагымда үзешчән сәнгатькә гашыйк идем. Хорга йөрдем, җырларга ярата торган идем, гитарада да уйнадым. Шул елларны сагынып сөйләргә генә калды инде хәзер... – ди Идея Николаевна истәлекләре белән уртаклашып.

Шул вакыт телевидение журналистлары Нина Петровнадан гармунда яки баянда бер уйнавын сорадылар. Өй эченә талгын гына моң агылды. Идея Николаевна аңа кушылып сугыш чоры җырын сузды. Күңелне ниндидер рәхәтлек, тынычлык биләп алды. Бер-берсен ярты сүздән аңлаучы ике буын кешесенең бөтенлеге, бергәлеге сокландырды.


Идея Жилина үзенә сыеныр урын биргән кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүче Григорьевлар гаиләсе турында шундый яратып, ихластан сөйли. “Бик тырыш, шундый дус гаилә. Уллары да бик уңган. Олы улы укып бетереп, Казанда эшли башлады. Ә икенчесе безнең белән яши. 8 класста гына укыса да, бер җитешмәгән җире юк. Чын спортсмен, чаңгы да шуа, ат чабышы белән дә кызыксына, йөгерү белән дә шөгыльләнә, яхшы укый да, Грамоталары, медальләре дә бик күп! Тик кызганыч, улларының һәр уңышлары белән әтиләре генә күреп сөенә алмый шул, узган ел Нинаның ире генә вакытсыз, авырып вафат булды...”, - ди әниләргә хас кайгырту белән Идея Николаевна.

Нина Григорьевага узган елгы җәйдә тормыш иптәшен югалту ачысын кичерергә туры килде. 7 ел элек инсульт булып, тормыш иптәше урын өстенә кала. Аны тәрбияләп, аякка бастыру бәхетенә ирешсә дә, йөрәге сызлаулар ешая төшә, мәкерле чир аны үзе белән алып китә.

Нина Григорьеваның тормыш иптәше авыр хәлдә булганда да, тәрбиягә өлкән кешене алып, бер гаилә булып яши алулары үзе бер батырлык.

– Тормышлар авыр булса да, башкаларга булыша алуым, кемгәдер кирәк булуымны тою үзе миңа көч бирә! Таныш-белешләрем арасында минем бу адымымны хупламаучылар, хәтта кабул итмәүчеләр дә булды. Тик мин бер дә үкенмим. Без Идея Николаевна белән тиз арада бер-беребез белән уртак тел таптык. Ул миңа авыр вакытларымда терәк-юаныч булды. Аның белән киңәшләшәм, серләшеп тә алабыз. Ул гаиләбезнең хөрмәтле бер якын әгъзасына әверелде, туганнарыбыз да якын итә, - диде Нина Петровна.


Жилина Идея Николаевнаның районыбызны үз итүе турындагы тапшыруларны бик тиздән ТНВ телеканалында "7дней" һәм хәбәрләрнең махсус чыгарылышларда карый аласыз.

 

Рәсми Балтач

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: