Хезмәт

Зур югалту

Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның үлеме турындагы хәбәр бер татарны да битараф калдырмагандыр. Ул хәбәр мине аеруча тетрәндерде.

Реклама

Без бөек драматургны, классик язучыны гына түгел, татарның яклаучысын да югалттык. Кайда гына чыгыш ясаса да, кемнәр белән очрашканда фикерен әйтсә дә аның сүзе милләт язмышы, тел язмышы турында булды, татар милләтенең киләчәге өчен борчылып яшәде һәм шул халәттә үлеп тә китте. Сез аның Дәүләт Советында 26 апрельдә ясаган соңгы чыгышын гына алыгыз, никадәр халык язмышы, аның рухи халәте өчен борчылу, шуны яхшырту турында кайгырту, никадәр кыюлык.
Минем үзем өчен Туфан аеруча якын. Аның белән якыннан танышуыбыз 1989 елда булды. Ул СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат булганда мин безнең районнан аның ышанычлыларыннан (доверенные) берсе буларак шактый урыннарга халык белән очрашуларда аның чыгышларын тыңларга, үземә дә сөйләргә туры килде. Шул вакытта ук мин аның бик туры сүзле булуын, республика, милләт өчен борчылучы, аның язмышын кайгыртучы итеп аңлап калдым.
Аннан соң инде миңа аның белән шактый очрашырга, әңгәмәләр корырга туры килде. Соңгы әңгәмәбез «Казан утлары» журналында, апрель аенда чыккан «Үзгәрү» дигән язмасын укыгач булды. Бу шактый озак барган әңгәмәдә ул Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге югары театр училищесында биш ел буе укытуның аларга тирән белем бирү генә түгел, ә кеше буларак формалашуда зур роль уйнаганлыгын әйткән иде. Минем »олы казанда кайнаган чи калмас» дигән әйтемне китерүемне «бик хак сүз» - дип бәяләде.
Без заманында Карадуган мәктәбе укытучылары белән шактый спектакльләр куйдык. Шулар арасыннан Туфан Миңнуллинның «Ир- егетләр» пьесасы иң уңышлысы булды. Без аны районның күп авылларында һәм күрше районнарда да куйдык. Шул вакыттагы райком секретаре мәрхүмә Рашидә Кариева Академия театры шул ук спектакль белән безнең районга гастрольгә килергә җыенгач, «аны Карадуганлылар бик матур итеп уйнадылар инде, сезнең килү кирәкмәстер дип», кире борган.
Туфан Миңнуллин безнең районны аеруча үз итте. Аның безнең район кодасы (энесе безнең район кызына өйләнгән) булуын да искәртик. Ул Сабантуйларына, Кышны озату бәйрәмнәренә кайта иде. Минем аның белән Куныр сабантуенда бизәлгән ат янында төшкән фоторәсемем бар. Билгеле, аның төп кайтуларының сәбәбе татар теле, әдәбияты, милләтләр язмышына кагылышлы очрашуларда катнашу өчен иде. Ул Г.Тукай көннәрендә катнашты, мәктәпләрдәге әхлак дәресләренең йомгаклау җыелышларына килеп, үзенең акыллы чыгышлары белән тыңлаучыларны җәлеп итә иде. Әдәбият укытучылары чакырганда мәктәпләргә килергә вакытын кызганмады. Туфан әфәнде безнең районны, халкын якын итүенең тагын бер мисалы - әле генә шушы елның апрель аенда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның «Нәзер» исемле мелодрамасын Балтачта күрсәтте. Әлеге сәхнә әсәре Туфан әфәнденең искиткеч көчле чыгышы булды. Район үзәгендәге мәдәният сараенда үзе дә залда тамашачы белән бергә булды. Район халкы аңа иҗади уңышлар теләп, безгә шундый көчле спектакль күрсәтә алуы өчен олы рәхмәтен белдерде. Тамашачылар әле һаман «Нәзер» мелодрамасы белән Туфанны сагынып яшиләр. Ул 20 февральдә Карадуган музее чакыруы буенча (Муса Җәлил премиясе лауреаты буларак) энем Азат белән кайтты. Мәктәптәге очрашу бик тә җанлы үтте. Ул бик күп сорауларга җавап бирде. Култамга салуын сорап, укучылар аны бик озак җибәрмичә тоттылар. Ул Муса Җәлил музее эшенә дә бик югары бәя бирде: «...Безнең Татарстанда Муса Җәлил батырлыгына тиң музей бары тик Карадуган авылында гына...» дип язды истәлек китабына. Минем өчен иң кадерлесе аның 80 яшьлек юбилеема кайтып, бик җылы сүзләр әйтеп, миңа Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле (почетлы) әгъзасы таныклыгын тапшыруы булды. Туфан үзенең үләчәген белеп, аңа әзер булды. Шулай да күңел һич аны югалтуыбызга ышанмый. Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә, җыры кала» дигән гыйбрәтле сүзләрен Туфанга карата әйтсәк, нинди генә җырлары кала әле! Аның пьесалары күп театрларда озак уйналыр әле, исеме халык күңелендә озак сакланыр. Безгә авыр туфрагың җиңел булсын, урының оҗмахта булсын, иншалла, дип теләргә генә кала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: