Дилия Вахитова: "Дөньяның бар рәхәте әнием кулларында"

Дөньяның бар матурлыгы Әнием йөзләрендә
Әниемнең куллары
Әйтерсең күктән төшкән
Җылы кояш нурлары.
Юк, алардан да җылырак
Әниемнең куллары.
Әнием өлешенә эләккән
Сынауларның авыры,
Тик барына да түзгән
Әниемнең куллары.
Бар дөньяны яшәткән күкнең
Шифалы яңгырлары.
Бар авырыга сихәт бирә
Әниемнең куллары.
Көннең кояшы булган сыман,
Ә төннең йолдызлары.
Әле дә бар бердәнбер
Әниемнең куллары.
Йолдыз кебек балкып тора
Барасы юлларымда
Дөньяның бар рәхәте
Әнием кулларында.
***
Ямь табам һәр көннән мин,
Ямь табам көзләрен дә.
Дөньяның бар матурлыгы
Әнием йөзләрендә.
Аңлатырга бар назын
Табып булмас сүзләрен дә,
Кояш нуры балкый сыман
Әнием күзләрендә.
***
Көзге урман төсләре
Кызыл, алсу һәм сары,
Зур байлыкларга ия
Бөек тау асылташы.
Карап торсаң ерактан
Каенкаем сары бик тә,
Күктәге йолдыз сыман
Ялтырый патшабикә.
Алтын яфрак үрелеп
Зәңгәр күккә бер тия,
Аны ясап куярга
Рәссам буласым килә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 21:212022 елда БДИ бирүчеләрне нинди яңалыклар көтә? Быел бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларга җәһәтрәк булырга туры киләчәк. Ни өчен дигәндә, тарих фәнен тапшыру вакытын – 55, җәмгыять белемен 25 минутка кыскартканнар. 2022 елда имтихан бирүчеләрне тагын нинди яңалыклар көтә?8000
-
18 май 2022 - 20:11Алмаз Мирзаянов тормышының сагышлы мизгеле турында сөйләде Алмаз Мирзанов – татар эстрадасында яңа шәхес. Күпләргә ул алып баручы буларак таныш. Әмма аның концертын күргәннәр Алмазның күпкырлы талант иясе икәнен белә.32401
-
18 май 2022 - 18:46Әмир Татарстанның иң яхшы чаңгычысы (+фото) Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Корстон” үзәгендә иң яхшы чаңгычыларны бүләкләү тантанасы узды.15101
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
16 май 2022 - 09:00ВНИМАНИЕ! В ООО “МДСУ-1” требуются водители грузовых автомобилей, водители УАЗ, дорожные рабочие. Опыт работы приветствуется21000
-
17 май 2022 - 14:46Абау! Төзелештә эшләүче яшь егет үлгән 15 май 14.30 сәгатьтә Әлмәттә Совет урамы буенча төзелештә фаҗига булган. 19 яшьлек эшче 10 каттан егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән егет шунда ук үлә.51100
-
17 май 2022 - 13:21Быелгы уку елында Балтач районы башлыгы гранты кемгә насыйп булды? Быел әлеге бәхет Субаш мәктәбе укучысына елмайды.47801
-
17 май 2022 - 08:16Балтачта “Талантлар парады” узды (+ бик күп фото) Анда уку алдынгылары, район, республика фән олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.37601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика