Хезмәт

10 бала әнисе Наилә Галиева: «Балалар тәрбияләүнең кыенлыгын күрмәдем»

«Әни, сез безне, ун баланы, ничек тәрбияләдегез ул?»

Балтач районының Кариле авылында яшәүче  герой ана Наилә апа Галиевага ул-кызлары иң еш бирә торган сорау бу. Гаилә коргач та әни сүзе гомер буе кирәк.

Наилә апа килене һәм өч улы  тәрбиясендә яши. 14 оныгы бар. Ире Харис абый 4 ел элек мәрхүм булган. Уллары Ранил белән Рамил әле өйләнмәгән. Гөлназга – 45, Рамилгә – 24 яшь.

Итек тотып йокыга киткәнбез

– Балалар тәрбияләүнең  кыенлыгын   күрмәдем. Сүзне тыңладылар, кушканны эшләделәр. Улларым «хатын-кыз эше бит бу» дип карышып тормады, идәнен дә, табак-савытын да юдылар, хәзер дә юалар. Олыны-олы, кечене-кече итегез дип  кабатлый идек, – ди 67 яшьлек Наилә ханым.

– Әти белән әнинең каршыларына утыртып, нидер тукыганын, тәрбия сәгатьләре биргәнен хәтерләмим. Моның өчен аларның вакыты да булмагандыр. Киңәшләрен  эш барышында,  җай чыкканда бирәләр  иде. «Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр»,  дигәннәре истә калган, – ди  Әлмәттә яшәүче Рөстәм. – Шулай бер кичне чыр-чу килеп уйныйбыз. Эштән арып кайткач, әтинең ял итәсе килгәндер инде. Бер тапкыр кисәтү ясагач, бераз тынып торабыз да онытылып кабат шаулый башлыйбыз. Берничә кисәтү ясаганнан соң, әти миңа  итекнең бер, энемә икенче парын тотырып бастырып куйды. Ике апага җәза эләкмәде. Без шул итекләрне күтәргән  килеш йокыга киткәнбез.

Гаиләдәге башка балалар да, безне ачуланып та, иркәләп тә үстермәделәр, ди. Алар каеш тәрбиясе дигән нәрсәне белмәгән. «Берәр кырын эш эшләсәк, әни: «Әтиегезгә кайткач әйтәм», – дисә, тып-тын була идек. Әтинең карашыннан курка идек. Әниебез бик сабыр. Аның түземле булуына әле дә исебез китә», – ди Галиевлар.

«Безнең әби булмады»

Иң олы бала булгач, кечкенәрәк туганнарына күз-колак булу күбрәк Гөлназга эләккән.

– Әти тракторчы, шофер иде. Әни сыер сауды, амбарда эшләде. Безнең әби булмады.  Сеңлем Рәмзия белән әти-әни эштә чакта барысын да тәртипләп тордык. Ул вакытта мичкә утын ягып җылытасы, газ юк. Кое еракта, аннан су ташыйбыз, – ди Гөлназ.  – Эш беткәч, бергәләшеп ял итә идек. Сеңлекәш-энекәшләрне тезеп утыртам да укытучы булып  уйныйм.  Мисаллар чиштерәм, диктантлар яздырам. Юкка гына укытучы һөнәрен сайламаганмындыр. Тик 4 ел укыткач, һөнәремне үзгәртергә туры килде. Үзебезнең шәхси эшебезне булдырдык.

Гөлназ әйтүенчә, ун бала булса да, гаиләдә игътибар да, наз да  җиткән. Беркайчан да кеше әйберенә кызыкмаганнар. Әтиләре киемен дә, уенчыкларын да алып кайткан.

– Шундый кадерле булган ул чаклар. Кунакка килгән кешеләр: «Сездә  бит чебен очкан тавыш та ишетелми иде», дип һаман да әйтәләр. Өстәл янына да  килеп әрсезләнмәгәнбез. Зур кәстрүл белән ашарга пешерә идек, бөтен әйберне бүлеп ашадык. Бу гадәт барыбызда да  саклана, – ди Гөлназ.

Без бит  – авыл балалары

Ун баланың тугызы авылдан ерак китмәгән. Күбесе Норма җирлегендә төпләнгән. Жирне ярату хисе көчле аларда. Бары инженер булып эшләүче Рөстәм генә Әлмәттә яши. Рәмис такта ярдыру цехы ачса, Ранил брусчатка ясый. Төп йортта Ранил сыерга кадәр үзе сава. Менә шундый эшчән егетләр!

Мәрхүм Харис абый  техника янында мәш килергә яраткан. Аңа карап, малайлар да шунда бөтерелгән. Алтысы да  трактор йөртә белә.

– 2013 елда такта ярдыру цехы ачтык. Аны дус малай белән бергә ачып җибәрдек. Кайчак атналар буе Киров, Мари иле урманнарында йөрергә туры килә. Агач эшкәртәбез, аны ярдырып, чимал итеп сатабыз. Энекәшләргә дә эш булсын дип брусчатка ясау цехы булдырдык. Авылны яраттык, шуңа күрә читкә китәсе  килмәде,  – ди Рәмис.

Амбар мөдире булып эшләүче Алмаз да сүзгә кушыла.  Бергәләшеп дүрт малайга йорт җиткезгәннәр.

– Без туганнар белән дус яшибез. Бергә эшлибез, ял итәбез. Печән ташыйсымы, чүп утыйсымы, каз йолкыйсымы – нинди генә эш башкарсак та өмә ясыйбыз. Бала чакта  беребез эшләгәнне икенчебез карап тормадык, ярдәмләшү ягын карадык.  Бу гадәт  кечкенәдән килә, – ди Алмаз.

Гармун сайрый сандугачтай…

– Әтинең кулында һәрвакыт  гармун иде. Яшел төстәге ике гармуны бар иде: берсе – хромка, икенчесе – тальян. Гел шуларны тартып җырлап утыра иде, әниебез дә бик матур җырлый. Курәсең, шуларның йогынтысы булгандыр. Гармун күтәрә алырлык вакытка җиткәч, берәм-берәм без дә тартыла башладык. Мунчага барып, качып кына шунда уйнарга өйрәндек. Инде олыракларыбыз үзебез өйрәнсә, Ранил мәктәптә укыганда, музыка мәктәбенең баян классында белем алды, – ди Рөстәм.

Туган көнме, 8 Мартмы, – нинди генә бәйрәм булса да, барысы бергә җыелып, күңел ачалар. Наилә апа бәйрәм көннәрендә чәчәкләргә, бүләккә күмелә. Башка көннәрдә дә  балалары шалтыратып,  килеп хәлен белешеп тора. Тәмле телле, «әни» дип өзелеп торган игелекле балаларым бар дип куана Наилә апа. Балалар исә әти-әниләренең туганлык хисләрен сеңдерә алуына сөенә. Бу җепләрне берәү дә какшата алмый.

    Радик Шәрипҗанов, Норма авыл җирлеге башлыгы:

– Галиевлар гаиләсе турында  бары яхшы фикер генә әйтә алам. Ун бала үстеләр, шуларның бары берсе генә читкә китте. Рөстәм  – Әлмәттә нефть белгече.  Аның да  авылда  салынган өе бар, теләсә кайсы вакытта кайтырга әзер. Авылларда яшьләрнең шәһәргә китү проблемасы бар. Ә Галиевларның тугызы шушы җирлектә калды. Бөтенесе тырыш, төрле тармакларда буенча эшлиләр. Мондый гаиләләр булу – безнең өчен ярдәм.  Бөтенесе дә тәртипле, акыллы. Нинди чара оештырсак та, концерт дисеңме, спорт ярышларымы барысын да катнаша. Күмәк эшләрдә  булышалар. Безгә бик  зур файда инде бу.

 

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: