Хезмәт

Балалар арасында рәсем бәйгесе игълан ителде

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар арасында республика рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампаниясенә багышлана.

Рәсем бәйгесендә мәктәптә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Дөрес, 14 яше тулмаган балалар рәсем белән бергә әти-әнисе исеменнән бәйгедә катнашу турында язмача гариза да җибәрергә тиеш була. Яшь категориясенә бәйле рәвештә аерым номинацияләр каралган: кече яшьтәгеләр (1-4 сыйныф), урта яшьтәгеләр (5-8 сыйныф) һәм өлкәннәр (9-11 сыйныф).
Авыл һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан рәсемнәр А4 форматындагы кәгазьгә ясалырга һәм 20 майга кадәр юлланырга тиеш.

Адресы: 420014, г. Казан, Федосеевская урамы 36, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге. Балалар рәсем бәйгесенә булуын да күрсәтергә онытмагыз. Телефон:+7 (843) 221-76-43).

Бәйгедә катнашучы турында мәгълүмат (исем, фамилия һәм әтисенең исеме, яше, мәктәбе, сыйныфы, почта индексы да күрсәтелгән яшәү урыны, элемтәгә керү телефоны) та язарга онытмасын.
Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Аның нәтиҗәләре министрлыкның сайтында урын алачак, дип хәбәр итә «Интертат.ру» сайты.
Фото: fguz
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: