Хезмәт

Балтачта 2022 елның беренче сабые аваз салды

Бәхетле әти-әнине әлеге истәлекле вакыйга белән ихластан котлыйбыз

Бүген 4:30 минутта район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Юлбарыс елының тәүге сабые аваз салды. Кили авылыннан Руфинә һәм Рәмзил Сөнгатуллиннар беренче тапкыр әти-әни булдылар. Аларның 2950 грамм авырлыктагы уллары туды. Әни дә, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Бәхетле әти-әнине ихлас күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Уллары сәламәт, бәхетле, озын гомерле булсын, әти-әнисенең пар канаты астында үссен🙏🙏🙏

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: