Хезмәт

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА. Сугыш эзләреннән сәяхәт.

Бу - Бөек Ватан сугышында Совет халкының җиңүенең 70 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасы хөкүмәте программасы нигезендә оештырылган Казан - Санкт-Петербург маршруты буенча (3500 км.) сәяхәт иде. Ул Ленинград блокадасының башлануы 8 сентябрь 1941 елны билгеләп үтү белән дә бәйле иде.

Сәяхәт барышында Чабаксар, Кострома, Плес, Вытегра, Свирстрой Череповец, Рыбинск, Ярославль, Санкт-Петербург шәһәрләрендә булырга туры килде. Теплоходтан төшеп, автобуслар белән һәм җәяүле экскурсияләр дә оештырылды. Һәр шәһәрнең, поселок һәм бистәләрнең үзенең тарихи, иктисадый, һөнәри йөзе бар.
Экологик чиста зоналар күп. Мәсәлән, «Соколки центр», (Н.Новгород шәһәреннән 170 км.) иң экологик чиста район дип билгеләнгән. Аның 50 процент җирен нарат, карагай урманнары биләп тора.
Ярославль, Рыбинск кебек тарихи шәһәрләрдә булдык. Җәяүле экскурсияләрдә табигать, кешеләр, аларның яшәеше, кәсебе белән таныштык. Ярославль шәһәренә 1100нче елда князь Ярослав Мудрый тарафыннан нигез салына. Легенда буенча, ул аю аткан урында шәһәр төзергә боерык биргән, дип зур таш куелган һәм истәлек язу чокылган. Аю сыны шәһәрнең символы итеп билгеләнгән.
Исеменнән үк аңлашылганча, шәһәрнең кәсебе Идел елгасы балыкчылар белән бәйле. Борынгы исеме Рыбная Слобода (Балык бистәсе), ул 1600 елларда ук төзелгән. Петербургны балык белән тәэмин иткән һәм балык белән сәүдә иткән. Рыбинск шәһәренең төзелешендә Екатерина IIнең йогынтысы зур булган. Таштан төзү эшләренә ул юнәлеш биргән. Рыбинск шәһәрен бурлаклар шәһәре дип йөрткәннәр.
Идел ярында «Бурлаклар» һәйкәле куелган. Ул туристларның игътибарын үзенә ныграк тарта шикелле. Бурлаклар җәйге айларда хезмәтләре өчен 30-40 сум акча эшләгәннәр. Кышкы чорда эшсез калганнар, эш таба алганнары йөк төяүчеләр, урман кисүчеләр, көнлек ялланып эшләүчеләр. Сукбайлык сафларын тулыландырганнар, бомжлыкта яшәүгә дучар ителгәннәр дә күп булган.
Хәзер бурлак тормышын сурәтләү, күз алдына китерү дә авыр, әлбәттә. Ә ул булган! Бурлак хезмәте безнең район кешеләре өчен дә хас. Мәсәлән, «Әрәмәләр шавы» китабында Яңгул волосте крестьяннарының читкә эшкә китүләре, 15 иратның Уржум, Вятка елгаларында бурлак хезмәтенә ялланулары турында әйтелә. Хәтта кайберләренең Рыбинск шәһәренә кадәр барып җитүләре турында мәгълүматлар саклана.
Рыбинск шәһәре, аның каналлары, су саклагычы сугыш вакытында бомбага тотыла, әмма тиз арада торгызыла. Биредә Россия флотының даны саналган, сугышларда беркайчан да җиңелмәгән адмирал Ушаковка 2002 елда һәйкәл куелган. Адмирал Ушаков музее эшли. Валентина Терешкова, Некрасов музейлары да бар.
Мондагы тагын ике һәйкәлнең композиция эчтәлеге туристларны үзенә тартты шикелле. Алар бик табигый дә, гади дә һәм халыкчан да. Беренчесе - В.И.Ленин һәйкәле. Юлбашчы кышкы киемнән - пальтодан, бүректән сурәтләнә. Мондый эчтәлектәге һәйкәл СССРда бердәнбер булган һәм аны шәһәр, өлкә хакимияте бүгенге көнгә кадәр саклый. Икенчесе шагыйрь Ошанинга куелган һәйкәл. Ул урам кырыенда металл рәшәткә белән бүлеп алынган мәйданчыкта куелган рәшәткәгә сөялеп уйга калган шагыйрьнең тулы гәүдәсе зурлыгындагы бронза бюсты белән рәшәткәгә куйган плащы. Шагыйрь халык белән кешеләр арасында җирдә басып тора. Гади, табигый һәм күңелгә якын...
Экскурсиянең ике көне Санкт-Петербургка багышланган иде. Беренче көн сугыш ветераннары белән очрашу булса, икенче көнне шәһәр буйлап автобус белән сәяхәт оештырылды. Бөек Ватан сугышы белән бәйле урыннарда булдык. Пискарев каберлегендә Ленинград блокадасы елларында (8 сентябрь 1941 ел - 2 гыйнвар 1944 ел) күмелгәннәр рухына баш идек, чәчәкләр куйдык. Монда 670 мең кеше күмелгән, шуларның 16 меңе татарстанлылар.
«Невский пятачок».
Каты сугышлар барган немецлар тылындагы кечкенә плацдарм. Анда бер дивизия десант төшерелгән. Десантчылар бу плацдармны 1941 елның октябреннән 1943 елның гыйнвары араларында тоталар, каты сугышлар бара. Исәпләүләр буенча 50-100 мең кеше үлгән дип фаразлана. Һәйкәл куелган һәм анда шундый сүзләр язылган. «Исәннәр, белегез! Без бу җирдән китмәдек. Без сезнең исән калуыгыз өчен һәлак булдык».
1995 елда бу территориядә «Туганнар каберлеге» мемориалы оештырылган. Каберлектә табылган сугышчыларның исемнәре язылган.
Бер каберлектә «467 билгесез» солдатларның саны язылган. Каберлекләрдә татар фамилияләре бар: Әхмәтов, Хафизов, Ганиев, Зиатдинов, Вәлиуллин, Гарабитов, Җәмилов. Монда Татарстан, Казахстан, Әзәрбайҗан, Коми, Чиләбе, Мәскәү, Ленинград өлкәсе исеменнән куелган таш һәйкәлләр сугыш афәтен искәртеп торалар.
(Ахыры бар).

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: