Хезмәт

Чапшарның "Камил" чишмәсенә өмә ясалды

Чапшар авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева һәм китапханә мөдире Маннанова Миләүшә, авыл яшьләре һәм балалары белән берлектә, 2016 ел - Су саклау зоналары елы һәм "Изгелек атнасы" уңаеннан авылыбызны саф суы белән тәэмин итеп торучы "Камил" чишмәсен һәм аның территориясен чүптән арындырдык, ямьсезләп торучы иске зур чүп үләннәрен тырмалап җыйдык.

Чишмә яны матурланып, ямьләнеп калды. Бергәләп эшләгәч балаларга да бик күңелле булды. Бик зур рәхмәт катнашучыларга, - дип хәбәр итәләр Чапшар авылыннан.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: