Хезмәт

Иртән җитәкчеләр нәрсәгә Балтачка җыелган

Иртәнге сәгатьтә район утырышлар залына район башлыгы Рамил Нотфуллин әмере буенча авыл җирлеге башлыклары, предприятие-оешма җитәкчеләре, райондагы экология мәсьәләренә кагылышы булган җитәкчеләр чакырылды.

Чакыруның сәбәбе бер - ул районда чисталыкның торышы. Чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров белдерүенчә, бу өлкәдә хәйран гына эшләнсә дә, бу бер дә кәнәгатьләнерлек түгел. Бигрәк тә урыннардагы чүплек яннары, алардан очкан төрле калдыклар басу-урманнарны пычрата, табигатебезгә әйтеп бетергесез зыян сала. Карадуган, Сосна, Салавыч авыл җирлеге башлыкларының бу мәсьәлэгә игътибар итмәүләре тәнкыйтьләнде, бары Бөрбаш һәм Борнак авыл җирлекләрендә генә эш тиешенчә оештырылганы әйтелде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: