Мәңге онытылмаслык кайгы
Барыбыз өчен дә ныклы терәк булган кадерле кешебез, әтиебез Фәритне 30нчы сентябрь иртәсендә без мәңгелеккә югалттык. Аның арабыздан шулай иртә китүенә берәү дә ышанмады. Болай булырга тиеш түгел иде бит, ышанасы да, килешәсе дә килми. Йөрәк әрни, җан сыкрый, үзәкләр өзгәләнә.
Менә шушы авыр вакытларыбызда, ачы күз яше түккәндә яныбызда никадәрле изге күңелле кешеләр барлыгын аңладык, тойдык, алар әле дә безнең белән, безнең янәшәбездә. Яныбызда булмаганнары һәрдаим телефоннан хәлебезне белеп торалар.
Иң беренчеләрдән булып хәлебезне белгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективына, профсоюз оешмасына, үзебезнең колхоз идарәсенә, районның колхоз җитәкчеләренә, сөт-май комбинаты дирекциясенә, район мәгариф идарәсе коллективына, хезмәттәшләренә, Сосна һәм Кече Лызи мәктәбе коллективына, дусларына (Арча, Казан, Мари Иле, Чувашия, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе), барча-барча туганнарга, күршеләргә, Сосна авыл халкына, гаилә дусларыбызга олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Ходай сезнең берегезне дә исәнлектән, тигезлектән аермасын, ачы күз яшьләрегез җиргә таммасын, күргәннәргә ныклы сабырлык, яшәргә көч бирсен дигән теләктә калабыз.
Әтиебез Фәрит, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта, рухың шат булсын. Без сине мәңге онытмабыз.
Һәммәгезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән Фәрит ИСМӘГЫЙЛЕВнең гаиләсе.
Сосна авылы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 21:21Проголосуй за Родиона и приблизь его к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.9000
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.39812
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәме - әтәч тоту ярышы
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.18200
-
25 июнь 2022 - 09:00Көек юлындагы яңа фермада корбанга яхшы токымлы сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.53400
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.111200
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.42804
-
29 июнь 2022 - 09:21Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бишенчесен көтә? "ВКонтакте" челтәрендәге «Подслушано/ Тат-шоубиз» төркемендә җырчы гаиләнең соңгы видеоларының берсеннән скриншот ясаганнар. «Фото нәрсә турында икәнен аңладыгызмы?» – дигән сорау да куйганнар.40100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика