Хезмәт

Мөхтәрәм мөгаллимем ядкаре - Бакый абый Зыятдиновны сагынып...

Әй бу гомер дигәннәрең... Әле яңа гына тәпи атлап киткән кебек идек, ни арада ярты гасыр узган да, бихисап юл үтелгән. Өлкәнрәкләр каланчасыннан караганда, безгә гомер дип сүз йөртергә иртәрәктер, тик шулай да, шулай да...

Илле ел эчендә күпме кеше белән янәшә яшәлгән, мәңгегә аерылышкан якыннар-танышлар да байтак булды. Без, адәм балалары, бик төрле. Үз көенә, салмак кына гомер кичүчеләр дә бар арабызда, янып-яшьнәп, олы эшләр майтаручы тынгысыз җаннар да. Әйе, һәркемнең үз юлы, үз язмышы . Дөнья шундый: янган-яшьнәгәннәрдән якты хатирә кала, аерым исемнәр генә тарих битләренә языла.
Әлеге язмамны күңелемнең түрендә шундый олы шәхесләрнең берсе булып урын алган Бакый абый Зыятдиновның ядкаренә багышлыйсым килә. Ул минем беренче мәктәп директорым да, хөрмәт иткән укытучым да иде. Без укыган елларда Карадуган мәктәбендә укытучыларга "абый", "апа" дип эндәшү тәртибе яшәде. Директорыбызның Шәймулла улы икәнен белсәк тә, ул безнең өчен гомер буе "Бакый абый" булды. Аның күзенә начар гадәтләр, кыңгыр эшләр белән күренүне гөнаһка тиң дип уйларлык иде. "Әтрәгәләмнәр"не бер дә яратмады шул.
Мәктәп директоры буларак, ул Һәркайсыбызны күз уңында тота кебек иде. Безнең аңа булган мөнәсәбәтебезне ихтирам катыш курку дип атарга да мөмкин. Абруйлы иде ул! Өйдә әти (инде мәрхүм) тәртибе-тәрбиясе белән яшәсәк, кеше арасында Бакый абый шәүләсе саклап-сагалап йөртте. Бүген, сагынып-сагынып искә алганда, күпмедер җиңеллек тә кичерәм, җаным да тыныч: мин бу кешегә олы рәхмәтләремне соңлап булса да җиткерә алдым. (Авыл малае ич, күңелеңдә йөрткәннәрне тел белән әйтергә кыюлыгы да кирәк!) Җеназасында катнаштым, Аллага шөкер, авырып яки башка сәбәп белән читтә калынмады.
Мөрәсимендә мәртәбәле бик күп кеше чыгыш ясады. Шул минутларда Бакый абый өчен горурланып, ул эшләп калдырганнарның танылуыннан канәгатьлек кичереп һәм шундый кешене мәңгегә югалту ачысы белән кайгырып басып тордым. Эчемнән генә барысы өчен дә рәхмәтләремне әйтеп бәхилләштем... Вафатыннан соң төрле басмаларда бик җылы, эчтәлекле, хезмәтләрен бәяләгән язмалар чыкты. Менә мин дә аның якты рухына язма багышларга җөрьәт иттем.
Бакый абыйны гомерлек остазым дип саныйм, үземне аның мәктәбен үткән кеше дип горурланам. Тормышымда күпмедер уңышларга ирешелгән булса, боларда остаз-мөгаллимем өлеше бик саллы. Ул безгә һәрьяклап үрнәк, өлге булды. Төз, матур гәүдә, чибәр йөз, үтәли карашлы күзләр, һәрвакыт чиста, пөхтә, ыспай киенгән булыр. Бер сүз әйтмәсә дә, меңнәр арасыннан барыбер аерылып торыр иде ул.
Ә инде сөйли башласа! Үзем белә башлаганнан бирле мин аның сөйләшүенә гашыйк. Аның сөйләү сәләтенә сокланмаган кеше булмагандыр, минемчә. Дәресләрдә дә, болай аралашканда да аны тыңлыйсы гына килеп тора иде шул. Гади сүзләр белән, тиешле урында паузалар ясап, "баритонрак" тонда җиткерә иде ул фикерләрен. Укымышлы, зыялы затның әтрафлы сөйләме сәнгать кебек иде. Күпме кеше белән аралашканым бар, әмма аның кебек үтемле итеп сөйләүче һәм чыгыш ясаучыны очратканым юк әлегә. Минемчә, җитәкче кешеләргә сөйләм культурасына (сәнгатенә) игътибар бирү бик кирәк. Табигатьтән бирелмәгән икән, алар моңа тырышлык белән ирешергә тиештер. Ә Бакый абый тыңлаучыны җәлеп итә белә иде. Ул халыкара хәлләр турында лекция сөйлисе көнне Карадуган клубы (аннары мәдәният йорты) ир-атлар белән тула, хәтта эштән соң кәефләнергә яратканнар да калдырмады андый кичәне. Бакый абый лекцияне, чынлап та, сөйли иде. Ул беркайчан да кәгазьгә карап чыгыш ясамады. Мин үзем аның совет чорында партия өлкә комитеты лекторы булуын соңыннан гына белдем. Ләкин директорыбызның бу чыгыш-лекция-докладлары партия таләбе буенча түгел, җан таләбе буенча булган ул, чөнки Бакый абый дөньялар үзгәргәч тә әлеге шөгылен ташламады.
Ә бүген? Бүген халык алдына чыгып, халык сусаган темага лекция сөйләнәме берәр җирдә? Шундый тәрбия чарасының әллә кирәге беттеме? Аңламассың. Минемчә, бүгенге яшь буынны, өлкәнрәкләрне дә белгәннәр белән кара-каршы аралашудан иртәрәк мәхрүм иттек шикелле. Тәрбияне телевизорга гына тапшырып ялгыштык бугай. Янә килеп, тагын бер фикеремне район, республика күләмендәге җитәкчеләр колагына ишеттерәсем килә. Халык туган телебездә матур итеп кирәклене сөйләүче җитәкчеләргә мохтаҗлык сизә бит. Бакый абыйлар белән бакыйлыкка күчмәсен иде ана телебез.
Бар әле алар, бар, телнең тәмен белеп, сүзнең күәсен тоемлап, сөйләшә-яза белүчеләр. Нигә әле үзебезнең Балтачта Гарифҗан абый Садыйк улын үзе арыганчы очрашу-кичәләргә йөртмәскә, аның ипле сүзен, шигырьләрен тыңламаска. Тагын да бар андый кешеләр, һәр төбәкнең үз зыялылары. Тыңлыйк, аралашыйк, фикерләшик, үкенечкә калмасын. Матур сөйләм дәресләренә башлангыч сыйныфларда аерым сәгатьләр билгеләр вакыт җитмәдеме икән, әгәр инде соңга калмаган булсак. Балаларыбызның сөйләшкәненә колак салыйк әле - без биргән телме ул? Тел белән бергә кеше үз баласына бәхет ачкычларының берсен тапшыра. Әнә Бакый абый да үзенә игътибарны, ихтирамны һәм, әйтер идем, күпмедер мәхәббәтне дә матур сөйләме белән дә яулагандыр дип ышанам. Аның китаплары шулай ук, сөйләшкәненчә, гади, ачык, аңлаешлы телдә язылган. Шуңа күрә аларны уку рәхәт тә.
Бакый Зыятдинов - дистәдән артык китап авторы. Ул бит, юкса, мәктәп директоры булса да, гап-гади авыл укытучысы. Физик. Шул кешенең кулына каләм алуы үзе үк гаҗәп бит. Юк, һич тә гади генә кеше түгел иде шул ул. Мин аны "авыл академигы" дияр идем. Шәһәрдә яшәсә, укытучыбыз, һичшиксез, фәнгә кереп киткән булыр иде кебек тоела. Ә ул безнең бәхеттән авылда гомер итте. Мең рәхмәт аңарга! "...авылдан киттем, авылны шашып сагыныр өчен..." дип җырлаучылар җитәрлек. Талантлылар арасыннан калучылар күп түгел.
Бакый абый Таузар, Хәсәншәех, Кенәбаш, Арбаш, Карадуган авыллары тарихы ("Тарих ул - кешеләр") турында язып, безне - укучыларын, ул китапларны укучыларның һәркайсын авылларыбызны, өебезне, өйдәгеләребезне, күршеләребезне, сыйныфташларыбызны яратырга, авылны, аның урамнарын, зиратын, басуларын-суларын кадерләргә өйрәтте. Бик күп, бик күп нәрсәгә өйрәтте. Безнең тир-яктагы (югарыда саналган) авылларда яшәүче һәрбер кеше, күңел итсә, Бакый абый китапларын кулланып үзенең кимендә җиде-сигез буын бабасын барлый, нәсел шәҗәрәсен төзи ала. Кайсы як халкына тагын шундый бәхет эләккән? Ә бит без инде олыгаеп килгән мөгаллимебезнең мәгълүмат артыннан Казан, Киров архивларына, Мәскәү, Санкт-Петербургларга кадәр кат-кат барулары, борынгы язуларны тәрҗемә иттерү, юл чыгымнары, китап чыгару мәшәкатьләре турында белмәдек-уйламадык та. Без тырышлыкның "җимешеннән" файдаландык, бәяләдек, шөкер.
... Мөгаллимемне уйлаганда ул мәктәп каршында, олы юл читенә басып, иске Себер тракты тарафына төбәлеп, бер-бер машина-фәлән килеп чыкмасмы дип көткән хәлдә күз алдына килә. Дөньяны аңлый башлаган вакытыбызда без аны шул сурәттә ешрак күргәнбездер, мөгаен. Бу аның без укыйсы яңа мәктәп хәстәрен күреп йөргән чоры булган. Директорыбызның зур тырышлыгы, әйтергә кирәк, фидакарьлеге белән салынган мәктәп бинасы - хәзер Карадуган авылы күрке. Бакый абый башлаган һәр эш кебек, аңа да җиде генә түгел, җитмеш кат уйлаганнан соң, барып чыгасына тәмам инангач кына нигез салынгандыр. Проекттан башлап, түбә астына керткәнче, аннары соңгы бизәү эшләрен тәмам итеп, җиһазлаганчы, мәшәкатьләр эчендә, үзен һәм гаиләсен аямыйча, тынгысыз көннәр һәм төннәр үткәрү бәрабәренә юктан бар булгандыр бу белем йорты.
Барып чыккан бит! Бүгенге көндә районыбыз һәм җөмһүриятебез күләмендә алдынгылардан саналган Карадуган урта мәктәбе безнең горурлыгыбыз. Мәктәпкә Бакый Зыятдинов исемен бирү турында сүз булды. Бу мәсьәләне хәл итү буенча эш бара дип беләбез һәм яхшы хәбәрне көтеп калабыз. Бу гаделлек тантанасы булачак. Ә болай, авыл хөрмәтле ил агасының исемен үзе исән вакытта ук мәңгеләштерде инде. "Бакый күле" турында әйтүем. Мәктәп янындагы сазламыклы басуны казытып, торбалар үткәртеп күлгә әйләндерү дә аның хезмәте бит Авыл уртасында гүзәллек хасил булды. Коенырга - суы, тотарга - балыгы, хозурланырга - таллары, гомумән, юктан бар булган бер дигән ял урыны безнең күлебез. Шул матурлыкны алдан күрә белгән кешегә ничек рәхмәтләр әйтмисең. Авыл рәхмәте - күлнең исемендә.
(Ахыры бар).
Фото: http://www.azatliq.org/content/article/1732719.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: