Хезмәт

“Әни, теләп тор, яме...”

Район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта “Гаилә” үзәге эшчәнлеген алып баручы, әниләрнең сердәшчесе, дусты булган Фирая ХӘКИМҖАНОВА белән әлеге әңгәмәбез махсус Әнкәйләр көненә багышлана.

– Фирая апа, районда тәүге мәртәбә «Аналар көне»н ничек уздырганны хәтерлисезме?

– Рәсәй Президенты Указы нигезендә, 1998 елдан башлап һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә башлады. Районда беренче мәртәбә уздырыла торган Аналар бәйрәмендә чыгыш ясау миңа йөкләнде. Үзенчәлеклерәк тә, мәгънәлерәк тә , аналарның күңеленә үтеп керердәй, җаннарын эретердәй матур сүзләр дә табарга кирәктер, һәм шул ук вакытта аналарның абруен тагын да күтәрү йөзеннән дә булырга тиештер бу чыгыш дип уйлап әзерләндем. Ап-ак яулыклы аналар да, күпбалалы һәм яшь әниләр дә зал тутырып утырдылар ул тантанада. Минем чыгышым тәмамлангач, урта рәтләрдән хакимиятнең ул чактагы социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗан Мөхәммәтшин исеменә язу кисәге китә. “Гарифҗан Садыйкович, бу чыгыш чын энциклопедия бит, моны район газетасы “Хезмәт”тә бастырып, урта мәктәпләргә таратырга кирәк”, диелә анда. Мактанып әйтүем түгел, ул записка әле дә булса миндә саклана. Без нәкъ шулай эшләдек тә. Килеп тә, шалтыратып та рәхмәт әйтүчеләр булды. Шулай итеп, чыгыш җылы кабул ителгән. Аналарның кадерен, изгелеген чагылдырган хисләргә бай, матур бәйрәм булган иде ул.

– Элекке чор әниләре белән хәзергеләре арасында аерма бармы?

– Элеккеге әниләр кечкенә генә өйдә, кайнана-кайната белән бергә яшәп, ишле бала тәрбияләп үстергәннәр. Тамак та ялгарлык ризык булмаган авыр чорда, баласының елап түгел, анасын аңлагандай күзләрен мөлдерәтеп каравыннан ана йөрәге мең кат телгәләнсә дә, ул чор аналарының балаларына булган мәхәббәте барлык кыенлыкларны да җиңәргә көч биргән, элеккеге аналар сабырлыклары белән отканнар.Шул сабырлыклары белән көтеп алган бәхетләре артында калган авыр чакларын оныта алулары белән дә бәхетле инде ул чор аналары.Хәзерге буын аналарының сабырлыклары чамалы. Гаиләдә азрак кына кыенлыклар булса, аннан чыгу юлларын эзләмәүчеләр дә, баласының киләчәк язмышы турында уйламаучылар да бар. Кайбер аналар күбрәк үзләре турында гына кайгырта. Ә ана бәхете, ул бит күпмедер дәрәҗәдә үз ихтыяҗларыңны тыеп тору белән дә билгеләнә. Яшь булуларына карамастан, өчәр-дүртәр бала тудырып, тигезлектә, шатланып-сөенеп чын гаилә тормышы алып баручы гаиләләр, шул гаиләдәге ананың балаларына булган мәхәббәтеннән балкуын күреп сөенәсең.Мондый ана янында игелекле, иманлы балалар үсүенә инанасың. Шөкер, районда андый аналар бик күп.

– Тапталган сорау, әмма мәңгелек – “Хатыннарның бөтен матурлыгы Ана булуда...”, дигән шагыйрь. Сез моның белән килешәсезме?

– Әйе, һәркемнең игътибар иткәне бардыр, баласының бишегенә иелеп, аның елавына да, елмаюына да шатланып, тәпи басып киткәннәрен, андагы һәрбер үзгәрешне зур могҗиза итеп кабул иткән, баласы белән көлгән-елаган, авырган-савыккан – иң гүзәл Ана менә шушыдыр. Сабый чакта, балаларын иркәләгән куллары калтырап торса да, баласы өчен борчылудан йөзен мең җыерчыклар басса да, ак яулыклары читеннән ак чәчләре күренеп торса да, иң матур кеше бит ул Газиз Әни! Акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче дә, авыр вакытларда хәсрәт-борчуларны таратучы да, балаларының изге эшләрендә хәер-фатихасын биреп, иман нуры өләшүче дә, үзәге өзелеп, сагынып көтеп алучы да бит ул кадерле әни. Хәзерге буын кызлары – булачак әниләр, шушындый олы хистән мәхрүм

булмасыннар, ана булу бәхетенә ирешсеннәр иде.

– Аналарга бәйле кыенлыклар, яки кадерсез аналар бармы районда?

– Күңел казаны берәүнең дә буш түгел, әмма бәйрәм көннәрендә мондый сөйләшү урынсыздыр дип уйлыйм. Шулай да без бу сорауга алга таба әйләнеп кайтырбыз әле.

– Алайса, бәйрәм уңаеннан әниләребезгә әйтер теләкләрегез?

– Бала ул, ана өчен алты яшьтә дә, алтмыш яшьтә дә бала булып кала. Тормышта, яшәү дәверендә бәхет капкасының ачкычы, ахирәттә җәннәт капкасының ачкычы аналар кулында икәнен онытмасын иде балалар. Ана булган кешегә баладан алтын-көмешләр дә, кыйммәтле бүләкләр дә кирәк түгел, аларга кыйммәте берни белән дә бәһаләнми торган кадер-хөрмәт, җан җылысы, игътибар кирәк. Кем генә булсалар да, нинди генә дан-дәрәҗәләргә ирешеп яшәсәләр дә, үзләре инде әти-әни булган “балалар” әниләренең кочакларының җылысын тоеп, аналар йөрәгендә булган мәхәббәтнең чиксез икәнлеген аңлап, рәхмәтле булып яшәсеннәр иде. Әниләр бәйрәме алдыннан, күңелләребез белән балачакка – әниләребез белән булган чакка кайтып килсәк, уйнаганда тез башын канатып, әни кочагында елаган вакытларны, авыр чакларда, әнинең йомшак куллары белән баштан сыйпап хәлебезне җиңеләйтергә тырышуың, юлга чыгып киткәндә яки нинди дә булса эш башлар алдыннан «әни, теләп тор, яме» дип әнигә сыенган чакларны хәтеребезнең түренә кереп урнашканлыгын тоярбыз, иң үтемле һәм һәрчак кабул була торган теләк әниләрнеке икәнлеген аңларбыз. Әни гомере буе без булып, безнең өчен яшәгән икән бит дип уйлап куярбыз. Гомерләр узгач кына мин әни өчен яшәдемме соң дигән үкенечле сорау да туар һәм кайберәүләр инде күпкә соңга калганлыкларын аңларлар. Әниләргә исән чакларында кадер-хөрмәт күрсәтик, игелекле гамәлләребез белән сөендерик, бакыйлыкка күчкәннәрнең рухына изге догаларыбызны ирештерик.

– Фирая апа, искиткеч мәгънәле фикерләр әйттегез, газета укучыларыбызның һәммәсе дә сабак булырлык әлеге әңгәмәне укымыйча калмас дип ышаныйк. Рәхмәт сезгә!

Без «Хезмәт»леләр дә газетабызны яратып укучы һәрбер әнине бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларга таңнарның да бары алсуын, көннәрнең дә бары яктысын, бәхетлесен генә телибез.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ШАКИРОВА.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: