Хезмәт

Равилә Хәбибрахманова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Килгән кунакларга ихлас рәхмәтләрен ирештерде юбиляр

Бүген Сосна авылында яшәүче Равилә Хәбибрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Юбилярга 90 яшь бирерлек түгел әле, сөбханаллаһ. Һәрбер көнгә, һәрбер ел фасылына сөенеп яши ул. "5 балам, 9 оныгым, 8 оныкчыгым бар", дип горурлана әбекәй. Равилә апаны гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгына да: "Хөрмәт итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт", дип изге теләкләрен җиткерде юбиляр. Рамил Рашитович та изге теләкләрен, рәхмәтләрен ирештереп, үзегез дә чәчәк кебек сез, дип чәчәк бәйләме бүләк итте Равилә апага.

Равилә Хәбибрахманова хакында газетабыз битләреннән тулырак укый алачаксыз.

Вакыйф Зәкиев фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: