Хезмәт

Соңгы тукталыш (Гыйбрәтле язмыш турында хикәя)

– Көтсә, көтә инде. Мин дә көттем. Берничә көн җүләрләнеп йөрер дә кайтыр дидем...

Өйгә ниндидер борчулы йөз белән кайтып кергәнире Хәйдәрне күргәч, Әнисә бермәлгә коелып төште.  Алай да үзен тиз кулга алды, берни сорамады, әйтәсе булса, үзе әйтер дип кенә уйлады. Араларында сер юк, унбиш ел инде Хәйдәр беләнбер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр.

– Бүген бераз соңгарак калдың, кордыйларың күбрәк очрады, ахры, чәйне кабат җылыттым, – диде Әнисә, берни аңламагандай. Бу вакытта алар көн дә чәйләп алалар. Хәйдәр көн дә иртәнге якта авыл урамын бер әйләнеп, хәл-әхвәл белешеп кайта. Ул кайтышка Әнисәсе чәй кайнатып тора. Пенсиягә чыкканнан бирле шулай. Башка чакта кайтып керүгә: «И—и—и, карчык, өйдә берни белми ятабыз икән»… –дип, шау-гөр килеп, авыл хәлләрен сөйли башлаган Хәйдәр бүген дәшми—тынмый гына өстәл янына килеп утырды. Иренең нәрсәдер әйтәсе килгәнен, нәрсәдән башларга белмәвен шуннан да аңлады хатын. Тынлык озакка сузылмады.

– Әнисә… Кәримне иртәгә картлар йортына алып китәләр икән, – диде, алдындагы чәен бераз тавышсыз болгатып утыргач, Хәйдәр.
– Алып китсәләр ни. Урыны шунда инде. Карар кешесе юк бит. Авылда бер туганы калмады.
– Ә син?  Ә без, Әнисә?..
– Нәрсә мин… Мин аңа туган да, тиеш тә түгел. Саф яшьлегемне, җиләктәй ун ел гомеремне әрәм иткән кеше генә. Бер әҗәтем дә юк, теге елларда артыгы белән түләдем… Нәрсә, жәлләп утырасың… Янына кердеңме әллә?
– Кердем шул, карчык. Кердем. Мине күрүгә, ике күзеннән яшь ага башлады. Нәрсәләрдер әйтергә дә азапланды… Гафу ит, диде бугай.
– Исенә төшкәнмени… Гафу иттем, дидеңмеинде?
– Ие. Картлар йортына киткәнче, әйдә, безгә торырга мен, дидем.
– Нәрсәәәә?..
– Менә шул, безгә мен, карарбыз, дидем. Баш какты. Мин аны алырга төшәм, карчык.Төшешли авыл Советына кереп әйтем чыгам. Районга хәбәр итсеннәр. Картлар йортына китми, туганнары карый, дисеннәр.
– Син үз акылыңдамы соң? Йә, ничек күз алдына китерәсең инде син аны бу йортта, безнең гаиләдә? Санта—Барбара була бит бу. Бөтен кеше көләчәк бездән.
– Көлмәсләр, карчык. Улыбыз Раил дә кайтырга чыкты. Менешли үк аңа шалтыраттым. Аны беләсең бит инде. Әллә кайчан Кәримне Казанга үзләренә алып китәм дигән иде дә,бармады гына. Үзем генә алып менә алмам дигән идем, Раил, хәзер кайтырга чыгам, диде. Мунчаны җибәрә тор инде син. Кәримгә безнең бүлмәне әзерләрбез. Балалар аны гафу итте бит, сиңа да вакыттыр. Күпме еллар узган…

– Әйтмәгез дә. Гафу да итә алмыйм. Әй, гафу иттем бугай инде мин аны, уема кереп чыкканы да юк, дөньяда барлыгын да тәмам оныттым. Әмма бу өйгә кертә алмыйм, монда яшәтә алмыйм. Аңлыйсызмы сез шуны—юкмы?!Моңарчы үзе теләгәнчә  яшәдеме, менә хәзер рәхәтен татысын. Аның аркасында күпме нахак сүз ишеттем, күпме хәсрәт, нужа чиктем. Минем ул чакта койган яшьләрем бүген аңа чир булып кайтты. Каргамадым да, рәнҗемәдем дә. Күз яшьләре җиргә төшми, күкрәккә ага бит. Мин генә түгел, ике баласы да кирәк булмады. Үзеңне дә аз рәнҗетмәде бит. Өйләнешәбез дип йөргәндә дөрес булмаган сүзләр белән теге чакта безне аеручы да шул булды. Йә, дуслар шулай эшлиме инде? Бала чактан агылый белән тагылый булган кешеләр бит сез. Имеш, ул да мине яраткан… Яратмаган ул. Яратса, безнең өйләнешергә җыенганны, яратышканны белә торып, арага кермәс иде… Бөтенебез алдында гаепле ул. Ә сез менә шул кешене кадерләп түр башыма менгереп утыртырга кушасыз…

– Әнисә, ул бит бик үкенә…
– Үкенсәни…
– Ул бит синнән гафу сорамыйча бу дөньядан китә алмый…
– Гафу иткән, дип әйтегез…
– Ул бит сине көтә…
– Көтсә, көтә инде. Мин дә көттем. Берничә көн җүләрләнеп йөрер дә кайтыр дидем. Киткән чакта әйттем: «Бу кылануларың җүнлегә алып бармый. Соңгы тукталышка җитәрсең, үкенерсең, соң булыр, дидем. Тыңламады.Чибәр хатын кирәк булды. Үз балаларын карамады, шул өтекнең баласын карап үстерде. Йә, кайсыннан игелек күрде?! Урын өстенә калуга, хатыны, кызын алып, шәһәргә чыгып тайды. Иии, ул теге чакта балаларның өзгәләнеп елаулары. Җитмәсә, ике кыз бер сыйныфта укый. Авыл халкы да баштарак: «Юньле хатынны ире ташлап чыгып китми», –дип бәгыремне көйдерде. Өебезне даулап йөри башлагач кына гаепнең кемдә булуын аңладылар. Адәм көлкесе, өебезгә кадәр тартып алдылар бит. Ике бала белән урамда калдым. Син бит боларның берсен дә белмисең, ул чакта монда түгел идең шул. Ярый әле, Маһруй әбидән бушаган өй бар иде. Кышны, язны шунда чыктык. Май башында колхоз председателе Гариф абый конторага чакыртты. «Әнисә, сиңа өй салып бирәбез», – ди.Шатлыктан аңымны җуя яздым. Гариф абый әйтә: «Бүген безгә бер ят ир-ат килде. Кемдер синең исемгә дип бик күп итеп акча биреп җибәргән, – ди. – Өй дә салсыннар, абзар-кура да корсыннар, сыер да алсыннар, әле мебельгә дә калырга тиеш дигән. Бөтенесен минем контрольгә калдырып китте. Ике айдан тагын киләм, бөтенесе әзер булсын диде». Гариф абый үзе дә тәмам аптыраган иде ул чакта. «Синең берәр кайда шундый бай туганың,танышың бармы әллә, Әнисә?» – дип тә сорады әле. Иии, Гариф абый, шундый туганым,танышым булса, монда чиләнеп ятар идеммени, шуның янына китәр идем, дидем.

– Чынлап киткән булыр идеңме, Әнисә? Ә мин,җүләр, кайтып күренергә курыктым. Балалары хакына барыбер бергә булырлар дип уйладым...
– … Ул акчаны син җибәргән идеңмени?
– Авылга кайтмасам да, Нәсимә апа белән гел хәбәрләшеп тордым бит мин. Ул бөтенесен сөйләп барды. Беләсең бит, гомеремдә дә сине оныта алмадым. Хәсрәтемне басыйм дип,эшләдем дә эшләдем. Отпускы да алып тормадым. Ялгыз кешегә күпме ризык, күпме кием кирәк. Шактый акча җыйналган иде. Миңа аларның бер кызыгы, кирәге юк иде.Сезнең белән булган хәлләрне ишеткәч, язга кадәр түздем дә, бөтен булган акчамны дустым Саша белән Гариф абыйга кайтырдык. Мин тау итәгендә, без яраткан салкын чишмә буенда гына көтеп тордым. Бөтен матур яшьлегебезне искә төшереп. Безне дә аерды, үзе дә бәхетле булмады, сине дә бәхетсез итте. Минем дә ул чакларга йөрәгем бик авырта, карчык. Әмма әллә кайда, еракта бит инде ул көннәр. Менә ничә еллар бергә бит без. Картаймыш көнебездә бәхетле. Менә шушы бәхет өчен генә булса да кичер син аны.
– Кичердем, дидем бит. Барыбер без карарга тиеш түгел аны. Бездә бер тамчы да хакы калмады.
– Аңардан шушылай үч алырга телисеңме, карчык? Үзен-үзе ашап, кимереп бетергән индеул. Сиңа чукып алырлык та ите калмаган. Күрсәң, үзең дә жәллисең, авыз ачып, бер сүз әйтә алмыйсың… Мин дә ул хәтледер дип уйламаган идем, күргәч, жәлләүдән күзгә яшьләр килде. Ярар, карчык, мин киттем. Авыл Советына кереп аңлатып чыкканчы Раил кайтып җитәр. Туры шунда кайтам, диде. Сәвия дә кайта...
– Кара син боларны, миңа каршы тәмам банда оештырганнар…

Хәйдәр чыгып китүгә, нишләргә, эшне нидән башларга белми аптырап торды Әнисә. «Күрдеңме, Кәрим, синнән башка да начар балалар үстермәгәнмен мин, әнә, Сәвияң дә, Раилең дә син дип кайгырта, син дип эшләрен ташлап, монда кайталар. Инде миннән качып сиңа ничә еллар ярдәм иткәннәрен белми дип уйлый инде алар. Алып китәбез, дип әйткәннәрен дә, бармавыңны да беләм. Авыл бит бу. Зур авыл булса ни. Без бу башында, син теге очта яшәсәң ни… Бөтен нәрсә кешенең күз алдында. Белмим, менә ни йөзең белән минем каршыга килерсең икән соң?» – дип, күңелендәгесен кычкырып әйтте дә, мунчасын кабызды, балалар кайта бит дип, ашын куеп җибәрде.

…Капка төбенә улының машинасы килеп туктаганда инде аның өстәле әзер иде. Йә, мин хәзер нишләргә тиеш инде, дип бәргәләнгән йөрәккә акылы: «Болдырга чыгып бас, калганын шунда хәл итәрсең», – диде.

Әнисә болдырга чыгып басты. Кечкенә капка ачылды. Аннан иң элек Хәйдәр, аның артыннан инвалид коляскасы этеп улы Раил керде. Сумкалар күтәргән Сәвия дә аларга ияргән. Күзе коляскага төшүгә, хатын бер мәлгә өнсез калды. Йә, Раббым! Шәм кебек төз гәүдәле, өрлектәй Кәрим урынына коляскадан сабый бала зурлыгында гына калган, сөяк һәм тиредән торган бер мескен бәндә яшьтулы күзләре белән аңа текәлгән иде. «Белеп әйткән Хәйдәр… – дип уйлады ул. – Сүз әйтүдән мәгънә юк»… Тукта, күңелендә инде аңа карата берни дә калмаган түгелме соң? Ачу да юк, үпкә дә… Үзе дә бөтенләй чит…

– Кайттыңмы, зимагур? Әйдә, кил, күрешик, күптән күрешкән юк бит. Менә без шушында яшәп ятабыз инде… Үзең килмәгәч, барып алырга туры килде, – дип, каршыларына берничә адым атлады да, Кәримнең калтыранган кулларына орынды Әнисә. Аларның элекке җылысын тоймады. Чыннан да чит кешеләр икәнбез, шөкер, дип сөенде ул эчтән генә. Туганы икән, туганы булырбыз!..

…Бу минутларда коляскадагы ир азаплана-азаплана нидер әйтергә тырыша иде. Аның «соңгы тукталыш» дигәнен иреннәре кыймылдавыннан аңласа да, Әнисә аңламаганга сабышты. Өй ишеген киң итеп ачты да, «Рәхим итегез, әфәнделәр, бар да әзер», – диде. Хәйдәренең сөю тулы күзләрен, Раил белән Сәвиясенең рәхмәттән балкыган йөзләрен күрү бик тә рәхәт иде Әнисәгә. «Дөрес эшлибез бугай, сабырлык бир, көч-куәт бир, Раббым», – дип кабатлый иде ул күңеленнән.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: