Хезмәт

Солтангәрәй улларына сөйләп калдырганнардан...

Хәмит абый әтисе сөйләп калдырганнарны хәтерендә шулай яңартты:

"Без, Русия солдатлары, Көнбатыш Двина суын понток күперләрендә кичтек. Скриптый дигән җирдә герман ягы гаять көчле ут ачты. Безнең гаскәрләр нык кырылды. Исән калганнарыбыз камалышта калдык. Кул сугышы башланды.
Бер нимес солдаты миңа винтовкасының штыгы белән ташланды. Ун секундтан мин кан эчендә калырга мөмкин идем. Ходайның рәхмәте белән, икенче бер нимес солдаты теге кизәнгән иптәшенең винтовкасын бәреп төшерде. Шулай исән калдым. Шушы мизгелдә мин дә винтовкамны читкә ыргыттым. Минем башым әйләнү дәвам итте. Күзләрем томаланды. Безнең төркем икенче тапкыр дошман җибәргән газ болытына эләккән иде.
Әнә шундый шартларда мин иптәшләрем белән нимесләрнең әсире булдык. Безне Германиягә, Штюмберг лагерына алып киттеләр. Баракларга урнаштырдылар. Эшсез тотмадылар. Мин ул вакытта 29 яшьтә идем. Татарча да, русча да аралаштык. Нимесчәне дә өйрәндем. Армиядә күпне күрергә, төрле вакыйгаларны кичерергә туры килде. Фронтта вакытта ук көндәлек алып бара идем. Әсирлек чорында да бу шөгылемне ташламадым. Кайчан, кайларда булганны, иптәшләремнең кемнәр икәнен, нинди эшләр башкарганын, барысын да куен дәфтәренә теркәп барырга тырыштым. Дәфтәр кечкенә булса да аңа барысы да сыйды.
1918 елның 8 октябре иде. Ул көнгә без бик нык хәзерләндек. Алданрак качып китүчеләрнең тотылмавы һәм кире монда кайтарылмавы безне рухландырып торды. Без икәү, мин һәм урыс егете Григорий Грибов белән әсирлектән качу өчен эзлекле план кордык. Төнге чүлмәкне кулга төшердек. Әсирләрдә ул параша дип атала. Һәр баракта, йокы сәкеләренең ишек каты очында ике тоткалы зур бадья - параша утыра. Һәркөн иртә белән ике әсир шул бадьяны урман эченә кертеп түгә.
Кораллы бер сакчы аларны озата бара. Парашаны чыгару чираты безгә җиткәндә без алдан хәзерләнгән идек. Яшертен генә беркадәр сохари, вак-төяк башка шәхси әйберләребезне кием эченә алдан ук тегеп куйдык. Парашаны илткәндә, агачлар арасына кергәч, хәлдән тайган рәвеш китереп, туктап калдык. Конвой безгә якын ук килеп җитте. Григорий тиз генә борылып, конвойны төртеп екты, ә мин парашаны җиргә аудардым.
Икәүләп агач арасыннан йөгердек. Конвой аягына басып атып карады, әмма безгә тидерә алмады. Тревога күтәрелеп, башка сакчылар урманга кергәндә без алардан шактый ераклашкан идек. Йөгердек тә йөгердек. Урманда ориентлашу тәртибен алдан өйрәнгән идек, кай якка юнәлеш алуны шундук чамаладык. Төнлә хәрәкәт иттек, көндезләрен урман эчендә качып яттык.
Урман көз байлыгыннан бушамаган иде әле. Үләннәр, төрле вак җәнлекләр белән тукландык. Әмма азык җитмәү үзенекен эшләде. Организмны алдап булмый. Бер елганы йөзеп чыкканда бөтенләй хәлдән тайдым. Менә-менә су төбенә китәм дигәндә, аякларым елга төбенә бәрелеп, җаныма көч кереп китте. Ике атна чамасы шулай азап кичкәннән соң, без төн уртасында бер авылда туктап, юл читендәге йортның тәрәзәсен шакыдык.
Йорт хуҗасы чакырылмаган кунакларны күреп коты очты һәм күршеләренә кереп, аларны ярдәмгә чакырды. Бу авылга урманда качып, шунда даими яшәүче бандитлар килә торган булган. Йорт хуҗасы безне таларга килгән шул бандитлар дип уйлаган. Әмма аңлашылмаучылык озакка бармады. Поляклар авылы иде ул. Тиз аңлаштык һәм авыл кешеләре безгә ярдәм кулы сузды. Утлар-сулар кичеп, 48 нче көндә туган авылыма кайтып җиттем."
Патшага солдат хезмәте иткәндә орден-медальләр тагып иптәш егете белән Солтангәрәй (уңда).
Солтангәрәйнең "Куен дзфтәреннән ике бит.
Солтангәрәй уллары
Хәмит Гәрәев
Хәмит Гәрәев

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: