Хезмәт

"Сөяркәмнең хатынын кызганам..."

Ниләр генә юк бу дөньяда!..

Социаль челтәрләрдә гаилә мөнәсәбәтләре турындагы язмалар иң зур урынны били. Чыннан да, һәрберебезнең ныклы гаилә корып, балалар үстереп, парлы булып яшисе килә. Аеруча, хатын-кызларның. Игътибарга алганыгыз бардыр, гүзәл затлар гаилә тормышына җитдирәк карый. Юк, монда аның иңнәренә төшкән бала тәрбияләү дә, гаилә "учагын саклаучы" төшенчәсе турында әйтәсе дә килми. Хатын-кыз үзе янында һәрвакыт ир-егет булуын тели. Ул берәү, әмма ышанычлы булсын. Тик тормышта һәрвакыт алай булмый шул. Чираттагы хат моны янә исбатлый.

"Мин - гаиләле ирнең сөяркәсе, - дип башланып китә ул хат. - Әйе, җәмгыятьтә мондый төшенчәгә чиркану белән карау гадәткә кергән. Имеш, мин һәрвакыт икенче урында, мин - гаилә таркатучы, балаларны әтисез итүче, ялганчы, сихерче һәм тагын әллә ниләр. Телебездә булган барлык пычрак сүзне дә шушы сөяркәләргә карап әйтеп була, дип уйлыйдыр күпләр. Әмма бу дөрес түгел.

Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, институтка укырга кердем. Әти-әнинең шатланып туя алмас бәхете идем мин. Алар мине һәрвакыт тыйнак, акыллы, тырыш булырга өйрәтте. Кич чыгып та озаклап йөргәнемне хәтерләмим мин. Бер шулай йөреп өйрәнмәгәч, миңа кызык та түгел иде мондый тормыш.

Югары белем алып, яхшы гына урынга эшкә урнашкач, гаилә корырга яраганлыгын да әйтте әнием. Әйе, һәр әти-әни үз баласына бары яхшылык тели. Әти-әнием шундый тәрбия бирмәсә, минем, бәлки, бүгенге җитеш тормышым булмас та иде. Эш урынымда бик шук егет мине беренче көннән үк "эләктереп алды". Ә мин, билгеле, башымны югалтып гашыйк булдым. Бер елга якын очрашып йөргәч, әти-әниемнән килеп кулымны сорады. Гөрләтеп туйлар үткәрдек. Бер елдан кызыбыз да туды. Хатын-кыз өчен бәхет шул түгелмени?! Ә әти-әниемнең безнең өчен ничек шатланганын белсәгез! Иремнекеләр дә мине бик яратты. Ә мин иремә барлык яктан да үрнәкле хатын булырга тырыштым. Ул кайтуга өстәл тутырып ризыклар әзерлим, өйне һәрвакыт чиста тотам. Баланы төштән соң йоклатып алам, янәсе, әтисе кайтуына яхшы кәефтә булсын. Барысы да яхшы, күзләр генә тимәсен, дип, Ходайга шөкер дә итә белә идем кебек, югыйсә. Тик...

Беркөн иремнең телефонына көтелмәгән смс килде. Беркайчан да аның телефонын кулыма алганым юк иде. Ә бу көнне, нишләптер, укырга булдым. "Соңга калма, көтәм", дип язылган иде анда. Тәүге тапкыр иренең хыянәтендә шик туган вакытта хатын-кыз күңелендә нәрсә булганын күпләр аңлыйдыр. Беләм, минем хәлдә калган хатын-кыз бер мин генә түгел. Менә мин дә барлык көчемне салып, гаиләмне сакларга тырыштым. Ирем белән сөйләшеп тә карадым, тагын да яхшырак хатын булырга тырыштым. Ә ул, киресенчә, инде "читкә йөрүен" яшерми дә башлады. Юк, турыга әйтми, әмма үз-үзен тотышы белән моны күрсәтергә тырыша кебек иде.

Әти-әни янына кызым белән кайтуыма никадәр гарьләнгәнемне белсәгез иде! Мин бит барьяклап та булдыра торган хатын! Ничек инде иремне янымда тота алмаганмын?! Әти-әни дә кеше алдында бик кыенсынды, әмма ярдәмнәреннән ташламадылар.

Шулай бер елга якын алар белән яшәгәч, эшкә чыктым, ипотекага бер бүлмәле фатир сатып алдым. Кызымны балалар бакчасына урнаштырдым. Ирем бала белән аралашырга тели, ә минем хәлне дә белгәне булмады. Үземне, чыннан да, кисәкләп җыйдым... Бик авыр ул - хыянәтне кичерү. Барлык күңелем белән теге хатынга рәнҗедем. Аның аркасында гына балам да, үзем дә бәхетсез, дип уйладым. Ә иремә тәүдә ачуым да юк иде. Шулкадәр яратканмындыр инде.

Шулай тормыш җайга кереп киткәч, бер ир белән таныштым. Дөресрәге, артымнан да калмас булды ул. Ничек кенә кире каксам да китмәде. Дөресен генә әйткәндә, ир-егетнең хатын-кызга шулкадәр ихтирам, хөрмәт белән караганын, шулай ярата алуын белми дә идем мин...

Без бергә булган чакларда еш кына хатыны шалтырата аның. Телефонны алмый, ә мин, киресенчә, җавап бирүен үтенәм. Хатыны бик яхшы аның. Үзе чибәр. Сөяркәм һәрвакыт матур, чиста итеп киенә. Өйләрендә дә булганым бар. Андагы чисталыкка исең китәр! Беләм, бу барысы да аның хатынының өлеше! Социаль челтәрләрдә хатыны тәмле итеп пешерелгән аш-су фотоларын куя. Гаиләләренең никадәр "бәхетле" булуын күрсәтүче рәсемнәр элә. Ә бу ир аның янына кайтырга теләмәвен белдерә...

Балалары да бар аларның. Аерылышсалар да балаларны ташламаячагын белдерә. Әйткәндәй, берничә тапкыр инде аерылышырга теләген әйтте. Моның өчен мин аны бик нык әрләдем. Хәтта, аерылышсаң, син миңа кирәкмисен, дип тә әйттем. Кызганам мин аның хатынын... Барьяклап та килгән хатын ул. Гаиләсен сакларга тырыша. Мин элек үземне ирем белән ничек тота идем, ул да мине кабатлый кебек. Бәлки, иренең хыянәте турында да сизенәдер. Шуны әйтәсем килә, мин аны гаиләсеннән аермыйм, аны беркайчан да очрашуга чакырганым юк.

Ә бу ир миңа ни өчен кирәк, дисезме? Башкача кияүгә чыкмаячакмын мин! Ике тапкыр үз тормышыма ир-егетне керттем, аларның икесе дә ялганчы. Берсе - миңа, икенчесе хатынына ялганлый. Икенчедән, ул миңа болай да һәрвакыт ярдәм итә. Өченчедән, мин аны һәрвакыт яхшы кәефтә күрәм, ә бу миңа да яхшы тәэсир итә. Өченчедән, эштәге башка хатыннар кебек, мин арыган түгел. Чөнки арысам, кызым белән җиңел генә берәр нәрсә әзерләп ашыйбыз, кирәк икән, ятып йоклыйм. Кызым да үскән саен миңа өйдә күбрәк ярдәм итә. Мин спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, спорт белән шөгыльләнәм. Мөмкинлек булган саен кызым белән ял итәргә барабыз. Эшемдә дә хөрмәт итәләр мине. Бәхет шул түгелмени? Ни өчен әле минем бәхет ниндидер бер ир кулында булырга тиеш? Үз тормышыма Аллаһ һәм үзем генә хуҗа.

Өлкәнәйгәч, кызым чыгып киткәч, нәрсә булачагын беләсегез киләме? Ә моны беркем дә белми. Сез дә бит иртәгә нәрсә буласын белмисез. Бүген яшисем килә. Әле яшь чагымда кызыма менә дигән әни булып, тормышның ямен күрәсем килә. Мин дә бу дөньяда бер генә яшим", - дип язган ул. Ә сез ничек уйлыйсыз: хаклымы бу хатын?

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: