Хезмәт

Тарих ул чишмә: үзе челтер-челтер ага, үзе саф һәм бөек (фото)

Кешелекнең үсешен чагылдыручы, елдан-ел артып торган яңалыкларны туплаучы, һәр кешегә хакыйкать өләшүче, үткәннәрне барлап торучы чыганак ул, әлбәттә, музейлар. Районыбызның күп кенә авылларында төрле музейлар уңышлы гына эшләп килә. Карадуган авыл җирлегендә дә һәркем сокланырлык, бай тарихлы музей булуы белән чын мәгънәсендә горурланырга була.

Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музееның даны республикабыз буенча гына түгел, хәтта Рәсәй күләмендә дә танылды. Бакый Зыятдинов башлап җибәргән эшчәнлекне хәзерге көннәрдә аның килене Фирая дәвам итә. Музей эшчәнлеге белән якынрак танышу максатыннан музейның мөдиренә мөрәҗәгать иттем.

- Фирая ханым, музейның эшчәнлеген башлап җибәрү, аңа исем сайлау үзенчәлекләре турында әйтеп китегез әле.
- Музеебыз 1976 елда ачылган дип исәпләнелә. Безнең авылда Муса Җәлил исемендәге дружина булган. Дружинадагы укучылар шагыйребез тормышын өйрәнгәннәр: ул яшәгән Мостафа авылына барып мәгълүмат җыйганнар, Муса Җәлил әсирлеккә төшкән үлем үзәненә барганнар, туганнары белән очрашканнар. Җыелган материалларны туплап, мәктәпнең бер бүлмәсендә Муса Җәлил музее ачып җибәргәннәр. Музей елдан-ел үсә барып, дәүләт музее дәрәҗәсенә җиткән һәм хәзерге көндәге бинада үз эшчәнлеген дәвам иткән. Исеменә килгәндә, Муса Җәлил дип аталуы музейның эшчәнлегенең шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйлелегендә чагыла, музейның икенче өлеше - Себер тракты тарихы дип атала. Әлеге исем авылыбыз буенча үткән себер юлы, безнең авыл тормышы тарихы, почта тарихы хөрмәтенә аталды. Шулай ук хәзерге музей бинасының 1911 елда төзелгәнлеге билгеле, музей материаллары арасында бинаның салыну тарихларына бәйле мәгълүматларда чагылыш тапкан.

- 2015 ел музейга нинди яңалыклар алып килде? Музей нинди экспонатлар белән тулыланды? Белгәнебезчә, яңа бүлекләр дә ачылды. Бу хакта тулырак сөйләп узсагызчы?
- 2015 ел илкүләмендә зур вакыйга - Бөек җиңүнең 70 еллыгы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан безнең музей Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы үткәргән грантта катнашып, дүрт йөз сиксән мең сум акча белән бүләкләнде. Музейга бирелгән акча хисабына "Сугышчан дан" залын яңарттык. 1985 елдан эшләп килгән әлеге зал 30 ел буе музейга хезмәт итте. Зал элек сугыш ветераннары турында бик күп мәгълүматлар тупланган альбомнар ярдәмендә ясалган. Аларны төзүчеләргә бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. 2015 елда әлеге залда яналыклар шактый булды, анда сугыш ветераннары, сугышта катнашкан Таузар, Карадуган, Арбаш авылларында яшәгән кешеләр исемлеге теркәлде. Районнан да сугышка киткән кешеләр саны язылган. Райондагы алты Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы кешеләрнең фотосурәтләре урнаштырылды, алар турында мәгълүматлар бирелде. Бу залда шулай ук әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм үлеп калган сугыш ятимнәренең исемлеге, фотосурәтләре урнаштырылды. Безнең авыллар җирлегендә андый кешеләр хәзерге көннәрдә дә яши, без шушы сугышчан дан залын ачып, әтиләре сугышта калган балалар гомер буе кырыйда калып килгәнлектән, аларга багышланган почмак ясадык. Яңалык буларак, бер гаиләдән берничә егет армиядә хезмәт иткән гаиләләрнең фотоларын урнаштырдык. Узган ел Югары Кенә авылында яшәгән һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1915 елда туган, Шәрифулла дигән кешенен 70 елдан сон шәхси әйберләре табылды һәм безнең музейга тапшырылды. Без әлеге әйберләрне кабул итүне мәктәптә чара итеп үткәрдек, бу әйберләр дә сугышчан дан залында саклана.

- Бөек шагыйребезнең 110 еллыгы тарафыннан музейда нинди чаралар уздырылды?
- Әйе, музеебыз Муса Җәлил исемен йөрткәч, без бу олы бәйрәмнән читтә калмадык, шул сәбәпле, район күләмендә Муса Җәлилгә багышланган чараларны иң зур итеп үткәрүчеләр арасында без лаеклы урынны билибез дип саныйм. Беренчесе, без Муса Җәлил дигәндә җәлилчеләр дигән сүзне искә алабыз. Җәлилчеләрнең дә быел кайберләренең юбилейлары булып узды. Мәсәлән, Әхмәт Симайның юбилеен үткәрдек. Быел без Җәлил туган көннәренә багышланган хоккей ярышы өчен музей исеменнән кубок ясаттык. Кубок өчен көрәш бик көчле булды. Хоккей ярышларында 6 команда катнашты һәм Карадуган хоккей командасы җиңүче булды, әлеге вакыйга безне бик куандыра. Музейда кызыл ромашка штабы эшли. Музей ачылганнан бирле, шушы штабка төрле елларда йөргән, эшчәнлегендә катнашкан укучыларны, штаб вәкилләрен җыеп очрашу оештырдык. Бу елга яңа укучыларны "Кызыл ромашка" штабына кабул итү тантанасын уздырдык. Җәлил премиясе лауреатлары белән ел саен очрашулар булып тора, быел без юбилей елы булганлыктан, бу бәйрәмне тагын да зурлап оештырырга дигән карар кылдык һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрын чакырдык. Алар белән көндезен очрашу булып, соңрак балалар өчен "Йолдыз егет" дигән спекталь курсәтелде һәм кичен авыл халкы өчен "Буйдаклар" дип аталган спекталь куелды. Очрашу бик матур узды, кунаклар музейга бик күп бүләкләр, журналлар, китаплар, грамоталар, Муса Җәлилнең тормыш юлын чагылдырган альбом алып килгәннәр.
- Алдагы елларда музей үз алдына нинди максатлар куя?
- Музейның үз алдына куйган максатлары һичшиксез бар. Икенче катта урнашкан Себер тракты музее тарихына багышланган эскпозицияләрне яңартуны күз алдында тотабыз. Шулай ук мәктәп тарихы залы экспозицияләрен яңартуны үзебезгә максат итеп куябыз. 2016 елның башында музейның озак еллар мөдире булып эшләгән, музейны оештырган, нигез салган - Бакый Шәймулла улына багышланган экспозиция эшләдек. Аңа мемориаль такта куйдык. Музей үз эшчәнгеген беркайчан туктатмый, елдан-ел яңара, зурая бара.
- Әйтелгәннәргә йомгак ясап, музей яңа мәгълүматлар һәм эскпозицияләр белән тулыланып торсын, ә тарих алдагы буыннар өчен саклансын иде дип әйтәсе килә.

Әңгәмәдәш - Зөһрә Нигъмәтуллина
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: