Хезмәт

Әтнә егете Габдерәхим Вильдановның сугышта күргәннәре

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш, анда катнашкан авылдашлар , якташлар турындагы истәлекләр ирексездән күңелдә яңара.

Туганнар арасында фронтта булганнарны барлап, алар хакында газеталарда басылган язмаларны да кабат-кабат алып укыйсың. Сеңлем, безнең нәселебез генә түгел, ә Әтнә авылы горурланырлык туганыбыз турында сөйлисем килә. Авыр сугыш юлы үткән , батырлык һәм ныклык үрнәге булган Габдерәхим Вильданов хакында сүзем,- дип безнең белән элемтәгә чыкты Әтнәдән Миңзифа Нотфуллина.
Габдерәхим 1926нчы елда Әтнә авылында туа. 1943нче елда Чепья военкоматы тарафыннан солдатка алынган егет запас полкның 133нче миномент ротасына эләгә. Полк Мари Республикасының Сурок станциясендә урнашкан була. Солдат хезмәтенә өйрәнгән егетләрне поездге төяп, ашыгыч рәвештә, Мәскәү юнәлешенә озаталар. Эшелон сугыш булып киткән җирләргә юнәлә.
Габдерәхимне 878нче укчы полкның икенче батальонына билгелиләр. Ул Икенче Белоруссия фронты составында була. Полк Броня елгасы буенча оборона тота. Немецларга кадәр нибары 600-700 мерт гына. Полкның оборона тотуы 1944 елга кадәр дәвам итә. Вильданов миналар тапшыру отделениесенә билгеләнә.
Ул беренче сугышта ук үзен яхшы танытып, командирның мактавына лаек була. Алдагы һөҗүм вакытында да безнекеләрне Габдерәхимнең кыюлыгы коткара. Бәрелеш вакытында танкларга ияреп килә торган немецларның сугышчан тигез рәтен безнең миномент ротасы өзеп ташлый. Тик шулчакны миналар төяп килә торган йөкләр озаклый, нәкъ менә кирәк чакта атудан туктау куркынычы туа. Габдерәхим урыныннан сикереп тора да, атларга каршы йөгерә һәм тиз арада миналарны китереп тә җиткерә. Кичке якка сугыш тынып кала. Фашистлар безнең артиллерия утына чыдый алмый Днепр аръягына чигенергә мәҗбүр була.
Ниһаять, алда Днепр, әмма безнекеләр елганы кичү дошманны җиңүдә искиткеч зур адым булачагын яхшы аңлый. Елганы кичү алдыннан командирлар тагын бер мәртәбә һәр солдат алдына бурычлар куеп, елгага якын килү өчен уңайлы урыннар күрсәтеп, дошманның алгы сызыгы кайда булуын төшендерәләр.
28 июнь иртәсендә як-якларына гранаталар, автомат дисклары, телефон чыбыгы төргәкләре аскан солдатлар көймәләргә төялеп, каршы ярдагы язмышларына таба йөзә башлый. Су өстенә җәелгән куе төтеннән дошманнар безнекеләр ягына "сукыр килеш" кенә ата. Ниһаять,безнекеләр ярга аяк баса. Иртәнгә таба бөтен рота да елганы уңышлы гына кичеп чыга. Әмма фашистлар безнекеләрне Днепрга кире алып ташлау нияте белән берничә мәртәбә һөҗүм итә.
Сафлар сирәгәя, теге ярдан алып чыккан сугыш кирәк-яраклары да кими башлый. Икенче көнне Габдерәхим берничә иптәше белән көймәгә утырып теге ярга чыгып китә. Шартлаулардан, пулялар яңгырыннан шаулап торган Днепр елгасын уңышлы кичеп, кирәк-яракларны алып чыгалар. Вилдановның сугышта беренче батырлыгы була бу.
Бер тәүлек дигәндә безнекеләр Днепр аша зур йөк күтәрерлек күпер коралар. Һәм шулай итеп артиллерия һәм танкларга икенче ярга чыгарга мөмкинлек тудырыла. Дошман каршылык күрсәтсә дә, чигенергә мәҗбүр була. Днепр ярында дошманнарның төп көчләрен тар-мар иткәннән соң безнекеләр Могилев юнәлешендә дә уңышлы гына һөҗүмнәр алып баралар.
Вилдановлар алдында торган чираттагы бурыч Днепр аша салынган һәм Могилевны Белоруссия башкаласы белән тоташтыра торган күперне саклау була. Чөнки немец гаскәрләре авыр техника белән күпер аша чыккач, арттагы юлны өзәр өчен аларны шартлата торган булалар. Габдерәхимнәр тирә-якны яхшылап өйрәнгәннән соң һөҗүмгә әзерләннә башлый. Озак та үтми немецларның зур йөк машиналары күренә, ә анда шыплап тулган солдатлар. Алар машиналардан төшеп, коралларны бушатып, сугышка әзерләнә башлый. Безнекеләр әзерлекне көтеп тормыйча дошманга ут ача. Шулай итеп күпер сакланып кала.
Дошманның каты каршылыгын җиңә-җиңә безнекеләр алга баруларын дәвам итә. Габдерәхимнәр ротасы Неман елгасын кичеп, Гроднадан китә, Польша җирләренә аяк баса.
Безнекеләр һөҗүменнән дошман чигенергә мәҗбүр була. Алар Августово шәһәре чигенә ныклап оборона коралар. Безнекеләр дә шәһәрнең көнчыгыш ягына окоплар казып урнаша. Биредәге зур бәрешләр вакытында Әтнә егете бик күп иптәшләрен югалта, ә кайберләре авыр яраланып госпитальгә озатыла.
Кызганыч, Габдерәхимгә дә Бөек Җиңү таңын каршы алырга насыйп булмый, чираттагы бәрелеш вакытында ул үзе дә вафат була.
Фото: http://dnepr.nash.dp.ua/novosti/osvobozdeniednepropetrovska

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: