Яңа елның беренче көне гаиләбез өчен кайгылы булды

Риза булып яшәде, үпкә белдермәде
Яңа елның беренче көне гаиләбез өчен кайгылы булды. Көчле рухлы, сугыштан алган җәрәхәтләрен җиңеп, 78 ел бер аякта килеш якты тормыш өчен җан атып яшәгән әтиебез, Бөек Ватан сугыш ветераны, өченче дәрәҗә Дан, Ватан ордены, күпсанлы медальләр кавалеры Габделгани Нәҗипов мәңгелеккә күзләрен йомды. Әтиебез бик яхшы кеше иде, чын мәгънәсендә сугыш каһарманы, яшь буынга үрнәк булып яшәде. Кешеләрне яратты, гел яхшылык эшләү генә булды нияте. Бик теләп әңгәмәләр кора иде, аның дәһшәтле еллар турындагы хатирәләре авылыбыз һәм районыбыз тарихында буыннардан-буыннарга күчәр. Хөкүмәттән, әйләнә-тирәдәгеләрдән риза булып яшәде, бервакытта да үпкә белдермәде. Олы йөрәкле, зур киңәшче һәм ярдәмчел әтиебезне югалту ачысын кичергәндә янәшәбездә район җитәкчелегенең, туганнарыбызның, якыннарыбызның, күршеләребезнең, авылдашларыбызның, дусларыбызның, хезмәттәшләребезнең һәм башка бик күп рәхимле кешеләрнең кайгы уртаклашулары, хәлебезгә керүләре җаннарыбызга җиңеллек бирде, район газетасы-сайты аша һәрбарчагызга да рәхмәтебезне ирештерәбез, кайгы-хәсрәт урап узсын, сау- сәламәт гомер итегез!
Каһарман әтиебезнең караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
Нәҗиповлар гаиләсе,
Алан авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 22:11Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.3300
-
16 май 2022 - 21:21Чит илдәге кебек үз стилебез, ди балтачлылар (+фото) Чәчәкләр ярата башладык, кайчандыр нарсәгә ул, җимеш бирми, су сорый, мәгънәсе юк дигәннәр дә бүген ишегалларын шаулап торган чәчкәләргә күмде.6900
-
16 май 2022 - 18:46Балтачның яшь укытучылары Мари Илендә җиңү яулый (+фото) 12-13 майда Мари Иле республикасының Медведев районында Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 50нче “ТатЧуМара” туристик слеты үткәрелде.11800
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
16 май 2022 - 09:00ВНИМАНИЕ! В ООО “МДСУ-1” требуются водители грузовых автомобилей, водители УАЗ, дорожные рабочие. Опыт работы приветствуется9200
-
16 май 2022 - 08:16Балтачта 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр (+фото) Районыбызда күркәм тантана, 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтлиләр.67302
-
16 май 2022 - 13:21Балтачта сата белгәннәр - сата, ала белгәннәр ала (+фото) Көфер почмагында сәүдә гөрли40901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика