Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

«Читкә китми, туган җирдә яшәп калулары да зур дәрәҗә»

«Гомерләрне санап яшәрлек булмады»

Быел — Гаилә елы. Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде.

Шул уңайдан «Хезмәт» газетасы да озак еллар бергә тигез гомер кичергән гаиләләрне барлап, газета укучыларыбызга җиткерергә алынды. Максат бер — барын-югын уртак итеп яшәгән өлкәннәрдән үрнәк һәм гыйбрәт алу.

Балтач бистәсенең Ленин урамында гомер кичерүче Мәйсәрә Хәйретдин кызы һәм Рәфкать Мөхәммәтхан улы Гыймадиевларның бергә гомер кичерүләренә 65 ел. Мәйсәрә әбине Балтач халкы күреп белә, бигрәк тә тротуардан үтүче җәяүлеләргә таныш ул әби, үткән-киткәннең хәлен белешеп, хәер-догасын укып калучы, ихлас теләкләргә үтә дә юмарт акъәби ул. Капка алларын да ял итеп җыештырып куя, кайвакыт якын-тирәдә йөргәләп тә килүче Мәйсәрә әбине ялгыз карчыктыр дип уйлаучылар да булгалыйдыр, тик әби ялгыз түгел, гомер иткән, авырлыкны бергә үткән, һәр шатлыкны куа-нып көткән газиз карты, ышанычы-таянычы булган Рәфкате белән яши ул. Рәфкать ага урамга чыгып йөрми, чөнки соңгы ун елда нык авыруы, көчле операцияләр кичерүе сәбәпле, озак кына урын өстендә ятты, тернәкләнеп кенә килүе әле. Рәфкать ага — ил агасы, тормыш юлын хезмәт белән үткән.

— Аллага шөкер, эшләп яшәдек, — ди ул. — Биш яшь иде миңа, сеңлем, әтине сугышка алып киткәндә. Кешегә повестканы өч көн алдан бирделәр, ә безнең әтигә кичтән әйттеләр, иртән алып киттеләр. Ике энем, мин, әни, тагын әле урын өстендә ятучы 90 яшьлек карт әби бар. Яшәдек, тырыштык, тырмаштык — әни урак урды, басудан кайтып кермәде, кышын окоп казырга йөрттеләр, урман кисәргә алып киттеләр, Шәмәрдәнгә ашлык ташыды. Мин ике энемне карадым, шуның аркасында өч класс белем белән генә калдым, укырга мөмкинлек булмады, әле өстәвенә авыру әбине дә сабый баладай бактым. Әти башта Казанда КППда, каравылда торды, ашарына булмады, әни Балтачтан кадәр ашау ташыды, ничек йөрде микән ул дим, Арчага кадәр җәяү барасы иде, аннан ничек, нәрсә белән барды микән?..

Шунда чакта әти белән фотога төшкәннәр, иң кадерле истәлек итеп саклыйм мин ул фотоны хәзер. Әти сугыштан кайтмады, яу кырында ятып калды, ачык утка керткән җирдә һәлак булды. Инде менә ничә ел узды, әти күңелдән китми. Әтисез үстек, бик авыр булды, әнине бик кызгана идем,— ничекләр налогларын түләп барды микән ул?.. Әле дә исемдә, 1942 елда бик әшәке кышкы суыклар булды, әнине окоп казыган җиреннән алып кайтып, караватка салдылар. Бөтен тәне кап-кайнар, ялантән карга чыгып ята, кар эри, нинди авыру икәнлеген беркем белми, шаша язды әни, без, балалар, нишләргә дә белми әнине күзәтәбез, кызганабыз, елыйбыз, күршедә Ташкент якларыннан кайткан, хәйран гына күпне күргән-белгән бер апа бар иде, шул кереп карады да, тиф бит моңарда, диде. Әнине больницага алып киттеләр, карантинга яптылар, Яңа ел бәйрәме тирәсендә киткән иде, майда гына кайтты. Шул гомер әнисез яшәүләрне гомер онытасым юк...

Колхоздагы бөтен эшкә дә кулы ята Рәфкать абыйның, ни кушсалар, шуны эшли, 14 яшендә кул белән көйләнә торган суканы да иярли, ягъни плугарист була, ат та җигә, трактор, шофер ядәмчесе дә булып йөри. Армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәтне Ленинградта үтә. Бик яхшы җиргә эләгә, шуннан тернәкләнеп кайта, шоферлыкка да укый. Кайтуга ук, колхоз рәисе килеп күрешә дә, шундук эш тә тәкъдим итә, егет колхозга машина йөртүче булып урнаша, фермалардан сөт ташырга керешә. Көекбаш фермасына менгәч, Мәйсәрәне күрә. Сыер савучы кыз бик уңган, җитез, өстәвенә чибәр. Күз салгалап йөри торгач, егет өйләнергә карар кыла, кыз барам, егет алам, дип вәгъдәләшәләр дә, 1959 елда кызны машинага утыртып, Комсомол урамындагы төп йортка алып кайта. Ишле гаиләдә кайнана белән тормыш көтүләр башлана, ике кыз, бер малай туа. Рәфкать абый 1968 елга кадәр машина йөртә, аннан аның эшкә осталыгын, җитди карашын, тәвәкәллеген күреп, колхозның төрле урыннарына җитәкче итеп куялар.

— Ферма мөдире дә булдым, бригадир да булып эшләдем, әнә шундый вак җитәкче идем, — ди туры сүзле Рәфкать абый.

Вак җитәкче генә булса да, бер ел эчендә бистә үзәгендә зур агач йорт җиткезә. «1965 елда нигезен салдык, 1966 елда күчендек, бу туган йортым түгел, торган йортым, туган йортым Космонавтлар урамында калды, — ди Рәфкать ага. — Өй салырга чимал юк чаклар, кирәк әйберләрне күрше-тирә республикадан юнәтәбез. Морҗа чыгарырга кирпеч табып булмый иде. Әле ярый колхоз транспорт белән булышты, ни таптык, тиз генә бардык та алып кайттык. 1967 елда гөрләтеп өй туе иттек.

Рәфкать абый, үзе әйтмешли, вак җитәкче, көн-төн эштә, кайда да җаваплылык, планны үтәргә кирәк, хәтта арттырып үтәргә кушалар, көндез колхоз эше, кич урманга утын кисәргә барасы. Рәфкать абый эшкә иртән китә, соң гына кайта. Бөтен хуҗалык, балалар тәрбиясе Мәйсәрә апа өстендә була, әле ул өйдә генә тормый, «Мехчы» җәмгыятендә дә эшли.
Рәфкать ага сөйли, Мәйсәрә әби картының янәшәсенә утырган да, баш селкеп кенә тора.

— Рәфкать ага, Мәйсәрә әби гел шулай сез сөйләгәнне җөпләп, баш кагып кына яшәдеме? — дип сорыйм бабайдан.

— Мәйсәрәме?! Мәйсәрә әбиең ул, сеңлем, бик тә сөйләшергә, аралашырга ярата, кергән бер кешене чәй эчертми чыгармый иде, үтә дә кунакчыл булды. Мин кайтып кералмадым, өйдәге бөтен эшне Мәйсәрә башкарды. Бездә синеке-минеке дигән әйбер булмады, кем өлгерде, шул эшләде. Балалар да бик эшчән булып үстеләр.

Менә шунда гына Мәйсәрә әби, кызыбыз Әлфинур гына вакытсыз гүр иясе булды, дип кушылды һәм икенче кызыбыз Балтачта, больница ягында яши, улыбыз да районда, дип дәвам итте.

Әлфия кызлары кайгыртучан, ашарга пешереп китерә, оныклары Эдуарт карларын көри, йорттагы, хуҗалыктагы башка эшләргә булыша, улларыннан да игелек күрәләр. Әлфинур кызлары да бик кайгыртучан иде, уңган булды, заманадан калышмый яшәде, әти-әнисенә дә, кешеләргә дә игелек кылды, искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен.

— 65 ел, үзе бер кеше гомере, бу тиклем яшәп бер-берегездән арылмады соң, — дип шаяртам.

— Гомерләрне санап яшәрлек булмады, — ди бабай, гадәттәгечә, рульне үзе тотып. — Арырлык-аерырлык итмәде безне тормыш. Эшләдек тә эшләдек без. Хәзерге яшьләр ялкау бит алар, эшлиселәре килми. Тормышны бергә җигелеп тартсаң, аны-моны уйлап йөрерлек вакыт калмый ул. Инде моннан ары да әйтсәм, катырак китәр, мин әйтте дип син язсаң, сиңа үпкәләргә мөмкиннәр...

(Дәвамы "Хезмәт" газетасының 26 гыйнвар санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл гаиләсе