Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Гаязовлар нәселе җиңү яулады

Буын ачкычы — бүген Шәүкәт абый кулында

Иртәгә Ураза Гаете дигән көнне, ягъни кичә районыбызга күңелле хәбәр кайтты, «Тарихта без эзлебез» дигән нәсел шәҗәрәләренә багышланган республика бәйгесенең зона этабында Чапшар авылыннан Гаязовлар нәсел чылбыры җиңү яулады. Беренче урын дигәнне ишетүгә күздән яшьләр бәреп чыкты, дулкынланудан тәннәр дерелтәде. Чыннан да, гаять тә тетрәндергеч җиңү булды бу.

Гаязовлар бит инде алар гасырларны-гасырларга тоташтырган уңган-булган, хезмәт һәм сәнгать сөючән буын. Сәхнә түрендә бөек ана — быел туксан яшен тутыручы Мөнирә апаның урын алуы гына да ни тора! Аннан Гаязовлар әлеге фестивальне үзләре эзләп килгән, катнашу теләкләре зур булган. 

«Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәләре фестивале гаять тә зур, мәгънәле чара ул, елдан-ел камилләшә, ямьләнә бара. Алты ел уздырылу дәверендә эчтәлеге дә баеды, мөһимлеге дә артты. Үткәрүчесе — Татарстан Дәүләт архивы, җитәкчесе, райондашыбыз Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм аның эш командасы. Тарих, мәдәният-сәнгать һәм башка өлкәләрдә эшләүче белгечләрдән гыйбарәт жюри да объективлыгы белән ел да сокландыра килә. Ә биредәге күргәзмәләрне күрсәгез икән... шул исәптән Гаязовлар нәселе күргәзмәсендә борынгы әби-бабаларының нинди савытларда ничек итеп икмәк пешерүләреннән башлап, бүгенге көн вакыйгаларына бәйләп, махсус хәрби операциядәге үз нәселләре вәкиле Фоатны дошман ядрәсеннән саклап калган тишек кашыкка кадәр бар иде.

Тарих кабатланды, бүгенге көн Гаязовларны янәдән бергә җыеп, сәхнәгә менгезде. Янәдән сәхнәдә чабата биюе гөрләде. Бииләр, олысы да кечесе дә бии, бии беләләр, өйрәнгәннәр. Әтиләре Гарәфетдин абый гармун уйнап, Чабата биюләре белән Мәскәүне яулаган, телевидение экраннарыннан төшмәгән нәсел бит алар. Әнә, кайнатасына багышлап килене Салиха сәхнәдә үзе язган шигырен укый — Килен булып төшкән йортым — гаҗәп гаилә, түргә үтү белән күзем төшә әткәй гармунына иң элек... әй сайрата иде гармунын, бармак очларыннан тоя иде, йөрәгеннән чыккан бар моңын... Бу юлы аларны туган авылы Чапшар тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләрен эзләп-барлап, җыеп баручы, гарәп хәрефләренә төшенгән, метрикане укый белгән, унөч буын нәсел шәҗәрәсен төзегән Шәүкәт әфәнде туплады, зур җиңүләргә рухландырды. Һәр гаиләнең буын ачкычы — бүген аның кулында дисәк тә хак булыр. 
— 2019 елдан башлап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» дигән гаилә фестивале үткәрелеп килә, — ди район архивы җитәкчесе Рузилә Ильясова. — Конкурс муниципаль, зона һәм республика этапларында уза. Фестивальдә берничә буын вәкилләреннән берләштерелгән гаилә-туганлык төркеме нинди милләттән, диннән булуына карамастан, яшәү урынына бәйсез рәвештә катнаша ала. 

Балтач районында бәйге 27 февраль көнне район мәдәният үзәгендә үтте. Чарада Чапшардан — Гаязовлар, Нөнәгәрдән — Тляковлар, Соснадан Закировлар гаиләләре катнашты. Район этабында Гаязовлар җиңү яулап, аларга район данын зона этабында яклау бурычы куелды. Һәм менә 9 апрель көнне Арча районында, республика бәйгесенең зона этабында Әтнә, Арча, Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш, Биектау һәм Балтач районнары арасында барган бәйгедә Чапшар авылында яшәүче Гаязовлар беренче урын яулады. 

Бу гаиләнең «алтын баганасы» — Шәүкәт әфәнде конкурсны игълан итүгә үк архив бүлеге белән элемтәгә кереп, ихластан якын килеп бәйгегә әзерләнә башлады. Зур, матур гаилә бердәм булып тупланып, бик күп буыннарны эченә алган шәҗәрәне тагын да тулыландырды. Күп төрле яраткан милли ризыкларын бергәләшеп пешереп искиткеч күргәзмә тәкъдим итте. Бердәм, иҗади, тирән гыйлемле бу күркәм гаиләгә сәхнәдә дә тиңнәр булмады. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне дәвам итеп яшәүче үрнәк гаиләне чын күңелдән котлыйм. Шушы конкурска катнашып, куйган зур хезмәтләренә сокланып, олы рәхмәтемне җиткерәм. 

Көндәшләре көчле иде, һәрберсе яхшы итеп әзерләнеп килгән. Якташларның да нәсел-нәсәбәләрен күреп хушлар китеп утырды.
Татарстаныбызның дәүләт архивы төп хезмәтләреннән тыш нинди күләмле, мәртәбәле, файдалы эш баршкара, җиңүчене һәм призлы урын алучыларны зур суммада акчалата бүләкли дә әле. Шушындый күркәм бәйге уздырып нәсел-нәсәбәне берләштергән, туганнарны тагын да якынайткан дәүләт архивына, аның җитәкчесенә, хезмәткәрләренә һәм дә инде бал кортыдай тырыш Гаязовларга, моңарчы да катнашып Татарстан тарихында эз калдырган райондашларыбызга катнашканнары һәм дә яхшы хәзерлекләре өчен рәхмәттән башка сүз юк. 

Фестивальдә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашып, ихлас теләкләрен җиткерде. Тормыш матурлыгына, хезмәт батырлыгына, дуслык-татулыкка этәргән мондый чаралар дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль