Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Ике милләт — бер гаилә

Балтачта яшәүче Мила һәм Самат Вафиннар турында

Самат — Түнтәр авылы егете, Мила — Пор-Көтәш авылында борынгы гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәтләп, саклап яшәгән тату удмурт гаиләсендә туып-үскән кыз.

Гаилә — ул гаҗәеп сихри, яшерен дөнья, анда мәхәббәт, хөрмәт һәм бер-береңне аңлау хөкем сөрергә тиеш. Гаилә дөнья-сында кешеләр үзләренә генә хас эчкерсез, күңелле мохит тудырырга тырышалар. Гаилә ул — гомернең иң зур һәм кыйммәтле бүләге, аны бәллүр кебек сакларга кирәк. Башта син туып-үскән гаиләңне хөрмәт итәргә өйрәнәсең, аннары үзеңнекен булдырасың, бөтен җылыңны һәм барлык мәхәббәтеңне аңа саласың.

Гаилә турында сүз барганда, күз алдымда өй эчендә көлү, елмаю, шатлыклы йөзләр, көчле ир-ат, әби-бабайның газета укып ял итүе, идәндә балалар белән уйнап утыручы оста хуҗабикә образы пәйда була. Тормышта төрлечә булырга мөмкин, әмма кеше гаиләдән, аның җылысыннан көч ала. Милләтара катнаш никахларны күзалласак, монда хәлләр тагын да үзенчәлекле: ике төрле мәдәният, тел тагын да гүзәлрәк дөнья тудыра сыман, бу гаиләдә шатлыклар-бәйрәмнәр, җырлар-биюләр күбрәк тоела. Һәм мондый гаиләнең җәмгыятебезнең киләчәге икәненә безнең геройларыбыз чын күңелдән ышана.

Вафиннар гаиләсе Балтачта яши. Яшь парлардан аларның тормышлары ничек бәйләнүе, аларга нинди проблемалар белән очрашырга туры килүе, аларны ничек хәл итүләре турында сораштырдык. 

— Мила, синең белән күптән сөйләшергә теләгән идем. Вакыт туры килүенә бик шатмын. Үзегезнең тормыш иптәшегез белән танышуыгызны сөйләсәң иде... Ирең дә, син үзең дә бер районнан, минем уйлавымча, сезнең гаилә башлангычында кызыклы фактлар күптер...

— Чынлыкта, танышуыбызның тарихын мин үзем дә Саматтан ишетергә яратам. Ул аны һәрвакыт бизәп, матур итеп сөйли белә. Без аның белән уйларыбызда бу кичкә еш кайтабыз: 2013 ел, җәй, яшьлек, дуслар белән кич утыру, биюләр. Биегәннән соң, өйләргә тараласы килми бит (бездә урамнар да төрле), тукталышта утырырга булдык (авыл бит кечкенә, җәмәгать урыннары, парк-лар һәм эскәмияләр бүтән җирдә юк.) Менә шунда яшь егетләр утырган машина килде, алар белән танышу, дустанә аралашу башланды. Күз ачып йомганчы, икенче машина килеп җитте. Беренче машинадагы егетләр шалтыратып, күрше авылдан кызлар автобус тукталышында утыралар, дип әйткәннәр икән. Халык хәйран күп җыйналды, Самат та шунда икән. Ул минем каршыма килеп, мин сезне беләм, таныдым, ди. Баксаң, ул В Контакте челтәрендә мине күзәтеп барган, хәтта хәбәрләр язган, ә мин хәтерләмим дә... Күрше авыл егетләре булса да, ул вакытта без аларны белми идек. Самат ул чагында үзенең киң күңеллелеге, оптимизмы, юморы белән башкалардан аерылып тора иде, өстәвенә, нык характерлы булып чыкты. Менә шул көннән башлап, бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Бөтен буш вакытыбызны бергә үткәрә башладык.

— Туганнар ничек карадылар? 

— Алай каты итеп тәнкыйть итүчеләр булмады. Шулай да, абыем миңа татар егете белән очрашмаска киңәшен бирде. Әмма ул Самат белән танышканнан соң, аның тәрбияле, тәртипле егет булуына шиге калмады. Бу очракта кайсы милләттән булу беренче урында түгелдер, кешелеклелек сыйфатлары һәм үзара аралашу мөнәсәбәтләре мөһимдер. Гомумән әйткәндә, безнең очрашуларны, соңрак гаилә коруны берсүзсез кабул итмәгәннәрдер, ике яктан да күпмедер хупламау, аңламау да булгандыр. Ә без, киресенчә, төрле милли аермалыкларга карамыйча, бәйсез рәвештә, безнең никах бәхетле булачагын исбатларга теләдек. Бүгенге көндә без үзебезне иң бәхетле, иң гүзәл милләтара гаилә, дип әйтә алабыз. Без бергәләп ике мәдәниятнең, телләрнең үзара бәйләнешен, толерантлылыгын тәэмин итәбез.

— Мәдәният турында сөйләсәк, син — удмурт, Самат — татар. Фин-угор һәм төрки телләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре, кешеләрнең гомумән, фикерләве төрлечә. Бу сезнең гаиләдә сизеләме? 

— Килеп туган сорау-ларны һәм проблемаларны без шундук хәл итәргә, җәнҗаллар һәм конфликтлардан башка бетерергә тырышабыз. Барысын да сүз белән хәл итәргә мөмкин, барысы турында да килешергә мөмкин. Һәм минем уйлавымча, без моңардан проблема ясамыйбыз, без һәрвакыт компромисска гына түгел, без ике якны да канәгатьләндерерлек карарга киләбез. 11 ел эчендә бер-беребезне тыңларга, ишетергә һәм аңларга өйрәндек.
— Балалар турында сөйләп китсәгез иде. Баланы милләтара гаиләдә тәрбияләүнең үзенчәлекләре бармы?

— Аллаһ безне менә дигән итеп бүләкләде, чәчәк кебек ике кыз бүләк итте. Асельгә — 3 яшь тә 7 ай, Алинәгә 9 ай. Балаларны тәрбияләү бик мөһим һәм җаваплы бурыч, кайчак бик зур, катлаулы. Барлык ата-аналардагы кебек үк, бездә дә тәрбия методлары турында сөйләшүләр, фикерләшүләр еш була. Мондый очракларда күбрәк йөрәк, хисләр белән эш итәбез. Һәрхәлдә, әхлаклы, бәхетле һәм гармонияле шәхесләр тәрбияләргә тырышабыз.

Башкалар ничектер белмим, әмма без — беренче көннәрдән үк балаларга удмурт, татар бишек җырларын җырлап үстердек һәм үстерәбез. Өлкән кызым берничә удмурт һәм татар җырларын белә. Без аны өйрәтергә мәҗбүр итмәсәк тә, аның күңелендә ике телгә дә мәхәббәт бар. Ике телдә дә шигырьләр сөйли. Ул удмурт костюмын, камальләрне һәм халык бизәнү әйберләрен ярата, аны туган тел көне бәйрәмендә бакчада да яклаган әле. Тәрбиячеләр дә аны бик хуплыйлар, алар ярдәмендә ул «Мудорвай» конкурсында катнашты. Призлы урын алмаса да шат булды, ул иң яшь катнашучы иде, соңрак «Народы разные — Респуб-лика одна» республика конкурсында 1нче урынны яулады. Әбисе белән сәхнәдә «Марлы тӥяй» удмурт халык җырын башкарырга ярата. Татар теле дә читтә калмый. Машина белән каядыр барганда, ул балалар өчен татар җырларын куюны сорый, бездән Габдулла Тукайның ике китабын сорап алды.

Мультфильмнарны да ике телдә дә кертәбез. Без ирем белән бер-беребезне кимсетмәячәкбез, дип килештек. Безнең һәркайсыбызга бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ныклап өйрәнергә, алар турында балаларга сөйләргә, барысын да үз мисалыбызда күрсәтергә кирәк. Милләтара гаиләдә толерант булырга, милли горурлыкка тимичә аңлашырга, һәр фикердә сак булу сорала. Бер генә мәсьәлә — без киләчәктә балаларга үзен кайсы милләттән булуын сайларга авыр булыр дип куркабыз. Аларга ике ата-ананың да мәдәният дөньясын тигез кабул итү кыен булачак.

— Телләр киртәсен ничек җиңәсез һәм балаларыгыз нинди телдә сөйләшә?

— Иремә удмурт теле бик авыр бирелә. Ул удмурт телен өйрәнмәгән, бераз белә, нидер аңлый, ләкин бик аз. Мин дә татарча барысын да аңлап бетермим.

Студент елларында, хезмәтемдә миңа еш кына татар мохитендә аралашырга туры килде. Ул заманда күп нәрсәне аңлый башлаган идем, тик практика булмау сәбәпле, барысы да тиз онытыла шул. Мин татар телен бик яратам, ләкин сөйләшә алмыйм. Ике телдә иркенләп сөйләшкән удмуртларга сокланам. Мин Саматка аның белән татарча аралашачагымны әйттем, ләкин бу барып чыкмады, шуңа күрә Самат тиз генә уңайлы рус теленә күчте. Шуңа күрә гаиләдә без рус телендә аралашабыз. Әти-әниләргә килгәндә, кайбер моментларны аларга тәрҗемә итәргә туры килә. Ә балалар белән, телне йөртүче үз телендә сөйләшә ала. Мин аларга удмуртча «нылы» («кызым»), «пичи шундые» («кечкенә кояшым»), «чес-кыт макее» («тәмнүшкә») мөрәҗәгать итәм. Самат аларга «кызым», «матурым», «кечкенәм» ди. Балаларның телләрне белүе һәм онытмавы өчен кайбер җөмләләрне без үз телләребездә сөйлибез. Асель татар телен аңлый, чөнки татар бакчасына йөри. Кайвакыт бакчадан килә дә татарча сөйләшә башлый. Бу бик күңелле хәл, без моңа бик сөенәбез. Ләкин ул инде әнисенең бу телне йөртүче түгеллеген аңлый, һәм, кайчак, ул миңа тәрҗемә итә башлый.

— Милли бәйрәмнәрне ничек бәйрәм итәсез? 

— Әти-әниләрне бәй-рәмнәргә чакырабыз, котлыйбыз. Пасхада, Троицага һичшиксез авылга кайтабыз. Бәйрәмне оештыруда ярдәм итәбез. Асель Пасхага йомырка җыярга чыга. Без бу якты бәйрәмне бик яратабыз, аны түземсезлек белән көтәбез. Татар бәйрәм-нәрен дә бик көтәбез. Асельне өйрәтәбез, Сабантуй — батутлар, таганнар һәм баллы мамыклар гына түгел, ә традицион уеннар, ярышлар, җырлар һәм биюләр икәнен күрсәтәбез. Ул уеннарда катнашабыз, аралашабыз. Барлык гаилә йолаларын мөселман гореф-гадәтләре нигезендә үткәрәбез: исем кушу, Коръән укыту, йорт, бала өчен корбан чалу. Корбан бәйрәмендә коймак пешерәбез, кайвакыт бәлеш. Ирем үзе ураза тота.

Безнең гаиләдә бәйрәмнәр 2 тапкырга күбрәк, димәк, шатлык һәм куанычларыбыз да ике тапкырга зур! 

— Ничек уйлыйсың, милләтара никах җәмгы-ятьтәге мөнәсәбәтләрне яхшыртуда ярдәм итә аламы? 

— Хәзерге буын милләт-ара никахларга безнең бабаларыбызга караганда җиңелрәк карый. Кан кушарга ярамый имеш, дигән ышанулар искереп бара. Катнаш никахлар безнең җәмгыятьтә актив үсә, елдан-ел мондый никахлар саны арта. Димәк, теге яки бу милләтне генә беренче урынга кую кими. Хәзер билингвизм темасы бик актуаль, күп телләрне белү дә модада. Шуңа күрә, без милләтара никахның уңай яклары тискәре якларына караганда күбрәк булуына ышанабыз. 

— Яшь гаиләләргә нәрсә тели аласыз?

— Барысы да гадәт-тәгечә, мәхәббәт, чын мәхәббәт. Үзеңнең парыңны барлык кимчелекләре белән яратырга һәм бөтенләе белән кабул итәргә кирәк. Гомуми планнар төзергә, бергә хыялланырга һәм аларны бергә тырышып чынга ашырырга. Әйе, теләкләр күп, кыскача әйткәндә, һәркем бәхетле булсын. Төрлечә, үзенчә, әмма, һичшиксез бәхетле булсыннар! 
— Бик зур рәхмәт, Мила, матур әңгәмәгез өчен. Киләчәктә дә сезнең гаилә чын милләтара никах үрнәге булыр дип ышанам. Гаиләгездә үзара аңлашу, ярдәм һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

Безнең Ватаныбыз табигать һәм гаҗәеп урыннар белән тулы. Аларда төрле милләт кешеләре яши, аларның һәрберсенең үз кыйммәтләре, планнары, фикерләре һәм шатлыклары бар. Бу тормыш безгә иң төп һәм зур бүләк — якыннарыбызны бүләк итә. Бу нәзберек дөньяныбызны саклап калу өчен бик зур тырышлык куярга кирәк, әмма, әгәр һәркем бер-берсенә хөрмәт белән караса, гаиләләребез көн саен ныгыр! Һәр гаиләдә шатлык өчен сәбәпләр күбрәк булсын иде!

Әңгәмәдәш — Юлия Щербакова.

Фотолар: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев