Йөрәктән чыккан сагышка иреннәр бер-берсенә ябышып кала иде
Килен белән кайнана дуслыгы турында
Иртән көтү чыккан вакытта көчле яңгыр явып узды. Бүген колхозда эш булмас, булмаса да, бер чыгып керәм әле, дип, Гафият өйдән чыгып китте. Балалар әле изерәп йоклыйлар. Галия ирен озатканнан соң, мин дә әзрәк ятып торыйм әле дип, караватка менеп ятты. Йокыга китәр-китмәс чагында, Галия апа, Галия апа, сугыш чыккан, дигән тавышка сикереп торды. Кабат тавыш булмагач, саташтым, ахры, дип кире урынына кереп ятты. Урамнан ишетелгән әче тавыш өч баланы да йокысыннан уяткан иде. Шул арада Гафияте дә кайтып җитте.
Аның моңсу йөзен күргәч, нидер булгандыр дип уйлады күңеленнән Галия. Гафияте аның кулына повестка тоттырды. Үзе, авыр мизгелләр булса да, шаярып, икәү бергә китәбезме әллә, дип аны үчекләп тә куйды. Галия ни әйтергә белми сүзсез калды. Юлга ни бирергә, әле генә башка чыктык, савыт-саба да юк, ашамлык та чамалы гына, дип сөйләнә-сөйләнә, дулкынланып юл капчыгы тутырылды. Аннан эскәмиягә утырып, аерылышу минутларын искәртеп алдылар. Галия иренең күкрәгенә башын салды, Гафият чәчләреннән сыйпап алды да, яратам мин сине, Галия, диде! Бер мизгелгә тынып калдылар. Шул тынлыкта Галия үткәннәрен исәпләп, яшь вакытта йөргән Салихны, озак йөрсәләр дә, берсеннән-берсе аерылмау дәрәҗәсендә булсалар да, аны ташлап башкага өйләнүен, Бәдык исемле кызга алыштыруын авыр кичерде, шуларны хәтерләп кимсенеп алды. Гафияткә яратып бармаганын, яратып бармаса да, әйбәт, намуслы кеше булуын йөрәгеннән уздырып, ярата башлавын аңлады.
Бишесе бергә кочаклашып, елашып, өч бала әтиләрен, Галия ирен сугышка озатты. Тетрәмә ач, ялангач калып, Галия кайсын уйларга да белмичә, балалар да яшь бит әле, кеше итәргә, тамакланырга кирәк, дип сагышка чумды. Аның тормышы кискен үзгәрде. Гафиятнең бер генә тапкыр хаты килә. Бик сагынам сезне, түмгәк өстенә генә утырып хат язам, Сталинград белән Ленинград арасы бик каты бәрелеш, балаларны сакла, — бүтән сүз юк иде. Шуннан соң хат-хәбәр булмады, хәбәрсез югалды.
...Менә мин шушы нигезгә җил капканы ачып, өч тәрәзәле гади йортка Галия карчыкның өлкән улы Рәфхәткә тормыш иптәше булып килеп кердем. Өстәлдә самовар кайнап тора, ап-ак миче, өе чиста, чаршау эленгән, өстәлдә тәлинкәгә салып куелган өч кабартма, шикәр шакмагы да бар иде, савыт белән сөт тә күренә өстәлне тулыландырып. Безнең бар булганы шушы инде, балам, дип ана җиңелчә генә тормыш юлын аңлатып алды, эшләсәгез бар да булыр, сугышы гына булмасын. Олы бала — кызы Равия тормышта иде инде. Авыл егетенә барып, Киров ягына киткәннәр. Кияве әйбәт нәселдән иде.
Рәфхәт — минем ирем, фзуаларда йөреп, өч ел армиядә булып кайткан егет, чибәр, тапкыр, җор телле, күңелле, шаян кеше иде. Соңгы өченче баласы — Тәлгать исемле, ул бала ачлыктан, киеме юклыктан үпкәсенә суык тиеп, алты яшендә вафат була. Шикәрнең нәрсә икәнен дә белмичә, кемдер биргәч, менә, әни, карның баллысы да була икән, дип, әнисенә алып кайтып күрсәткән. Шундый юк вакытлар. Шушындый юк вакытта шушы нигездә чын йөрәгем белән эшкә керештем. Бик матур, тигез генә яшәдек каенана белән, әниле-кызлы кебек булдык. Ул миңа бөтен тормышын, алда язылганча Салихны яратуын, Сабантуйларын икебез ике җирдә карый алмадык, мине эзләп килеп җитә иде, аерылмас кошлар кебек идек, дип сөйләде.
Акман дигән авыл бар иде, алар шунда күчеп киткәннәр, кечкенә генә бер урам гына иде ул, шунда киткәч, Бәдык дигән кызга өйләнә, дип сөйләде миңа каенанам.
Күпмедер яшәгәч аерылышып та торалар, кабат Галиясе янына килә. Тик кыз аңа баш ими. Мин башламаган кешегә барам, Бәдыгың янына кайт, дип куып җибәргән. Мин монда яшәгәндә, хатынын җирләгәч, кабат хаты килә. Әйдә, Галия, берләшик, оныта алмыйм, гафу ит мине, дигән сүзләр бар иде анда. Торып-торып шушы вакыйгаларны сөйләп яңартып ала иде.
Рәфхәт белән безнең дә өч балабыз булды. Балаларны әни бик карады. Мин сәгать дүрттә эшкә киткәндә, бишек янына килеп сөт тутырырга әзерләнеп кала иде. Ул вакытта шешәсе дә юк иде, дару шешәләрен чис-тартып куллана идек. Кырык-лары тулмаган балаларны аңа куеп киттем. Ничек карагандыр, ничек түзгәндер. Үзе генә белгәндер, мин аңа рәхмәтле. Өч тәрәзәле өйне бик тиз алыштырдык. Рәфхәт барында салынды, зур өйгә чыктык. Әттә дә агач табарга булышты. Шушы йортта унҗиде ел бергә гомер иттек Рәфхәт белән, балалар исәеп килә иде инде. Егерме яшем дә тулмаган иде тормышка чыкканда, утыз җиде яшьтә ялгыз калдым. Кырык ике яшендә Рәфхәт ерак болынга эшкә киткән җирендә вафат булды. Аның сагышын язып кына аңлатып бетереп булмый, күргән кеше үзе генә белә. Ул вакытлар, ул еллар... Тормышның авырлыгы... Йөрәктән чыккан сагышка иреннәр бер-берсенә ябышып кала иде. Тормыш бара, минем күз яшенә карап балалар үсә, әти дә булдым, әни дә, бакчаларга хәтле сукаладым. Утын кирәк, печән кирәк, ашлык кирәк, гел кешегә йөгерәсе, әйтергә генә ансат, намус дигәне дә бар бит. Бушка эшлисе дә түгел. Кайбер эшләрне үзем эшли башладым, өйрәндем, башыңа төшкәч, бар да була икән. Кешедән ким яшәргә тырышмадым. Уфалла белән печән алып кайтсам, әни таратты, киптерде, мин фермага йөгердем, печәнне гел ташып, өстәп тордым, икебез бергә өйдек. Рауза, барма инде, әзерәк ял ит, ди торган иде. Кирәк бит дидем, ул вакытта кул, чалгы белән тырмашкан вакытлар.
Шушы йортка малаема тормыш иптәше булып Рәхилә килде. Без Рәхиләгә ике каенана булдык. Кеше ниләр генә сөйләгәндер, без бик матур, тату яшәдек. Тәлгать көче белән кабат бик зур йорт җиткездек. Ике кызыбыз булды: Лилия, Диләрә, әни әле бу балаларны да үстерергә булышты, бишек булса да тирбәтеп утырды. Язмыш үзенекен эшләде, өйгә кабат кайгы бәреп керде, утыз ике яшьтә Рәхиләнең тормыш иптәше Тәлгать бөтенебезне утка салып, бакыйлыкка күчте. Күз яшьләрен җыйсаң, күлләр булыр. Үзем кереп ятыйм мәллә, дип кабыкка сузылып яттым, үземне-үзем кая куярга белмәдем. Галия әни киңәшләре белән — сабырлыктан, Аллаһ язмышыннан калып булмый, бик күп үгетләре мине тынычландырды. Каенанам үз әниемдәй кебек якын, ирем дә тәмле телле булды. Җиңнәре җиңгә тисә дә, йөрәгемә рәхәт була иде. Минем эшчән булуыма, тормышның алга китүенә бик канәгать булып яшәде. Язмыш сабыр җирне тапты — өченче балам Зөлфиянең тормыш иптәше Раузит, утыз биш яшьтә ике сабые Рамил, Рөстәмне әтисез калдырып, безне суга салды.
Берсенең ачысы бетми, икенче балам Карадугандагы Рәүфәнең ире Рафаэль инсульт-тан вакытсыз китеп барды. Роберт белән Римма әтисез калды. Бу йөрәк яраларын кая куясың, үрелдем каләмгә, шигырь яза башладым, көн димәдем, төн димәдем, эш эшләми тормадым, биш йөздән артык шигырь яздым, бөтен язмышым шунда чагылды. Ничек итсәм иттем, барыбер тырыштым, ике китабым да чыкты, әле өйдә чыкмаганы тагын бер китап булыр. Җырларым да бар, аларны гармунга кертәм, эзлим-эзләнәм, ике көнгә бер көйне кертеп бетерәм. Әнинең шигырь язган өчен орышкан, башыңа китәр, ташла дигән чак-лары да булды.
Шулай, гомер мәңгелек түгел, каенанам туксан сигездә гүр иясе булды, аны югалту бөтенесеннән дә авыр тоелды, илле елга якын бергә гомер кичердек, төпле иде киңәшләре, гел шуның киңәше белән гомер иттем.
Аларга бәетләр яздым, мөнәҗәтләр язам. Коръәнгә өйрәндем, ашларга баргач, мөнәҗәтләремне шунда укыйм, үземә бер юаныч. Рәхилә белән икәү бергә яшәп ятабыз. Ул эштән кайтуга эшне бетереп торасым килә, ашарга пешерәм. Мин берәзгәләсәм дә Рәхилә, нәнә, генә дип тора. Күршеләребез бик әйбәт, алар да булыша, чишмә суына хәтле алып кайтып бирәләр. Кайвакыт бергә җыелабыз ашларда, күңел яраларын яңартырга тырышмыйбыз, бөтенебез бертөсле тол әниләр. Көн дә Коръән укыйм, догаларым мәрхүмнәргә барып ирешсен. Ике кызыма, Рәхиләгә, онык-өларыма, оныкчыкларыма бәхет теләп, гомер сорап көн күрәм. Алар гомерле булсын иде инде диям. Амин.
Әниеңдәй була
каенана
Әни, ни хәлләрең бар, — дип,
Кайтып керә эштән киленем.
Тонык күңел ачылып китә,
Мәгънәсе зур әйткән сүзенең.
Һәрчак зур роль уйнады,
Тормышта каенана киңәше.
Аның киңәшенә кушыла
Уртак фикер, килен киңәше.
Аңлашып яшәгән гаиләдә
Чыкмый гауга, нәфрәтле сүзләр.
Яхшыга яман беркем бирми,
Сабыр холык, хак сүзләр.
Нахакка рәнҗетү — ул гөнаһ,
Әйләндермә җаныңны ташка.
Килен дә берәүнең газизе,
Күз яше салма әзер ашка.
Кайчан да булса бу каенана
Килен хезмәтен дә үтәгән.
Үз кагыйдәсе килененә,
Хөрмәт итсен иде янәдән.
Татулык, бердәмлек хак була,
Тормыш күге үзе җайлана.
Яши белеп, аңлап яшәсәң,
Әниеңдәй була каенана.
Рауза Гафиятуллина,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев