Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

«Юпитер» мотоциклы һәм «Москвич» белән бүләкләнгән райондашыбыз хакында (фото)

Рабига апаның тормыш юлы китапларда гына очрый торган сынаулы язмыш кебек тоелды миңа. Ләкин язмам герое китап битләрендә түгел, ә чын тормышта.

Бүгенге язмам герое сугыш чоры баласы. 1943 елның 22 ноябрендә Курмала авылында, күпбалалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Тик, кечкенә Рабига туганда ук авыру булып туа. Үзе хәтерләгәне ике тапкыр тире алыштыра, йөрәгендә дә кимчелек була, шөкер, анысы 15 яшендә бетә. Ләкин кечкенәдән авыру булып, якыннарының ярдәменә мохтаҗ булып яшәвен, аларның һәрчак ярдәм кулы сузуы белән генә киләчәктә ныклап аякка баса алганы өчен Рабига Касыйм кызы Абдуллина бүген дә Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнисенә һәм туганнарына рәхмәтен ирештереп яши.

Әтисе Мөхәммәткасыйм белән әнисе Гарифәбану икесе дә колхозчы булалар. Якыннарының аңа гомерләре буе ярдәм итүләрен бүген дә олуг хөрмәт хисе белән искә ала Рабига апа һәм шул ук вакытта балачактан килгән авыр хатирәләре дә күп аның күңелендә. 

— Председатель моны илтеп күм дә, үзең эшкә чык, дип, мине тере килеш күмеп, әнигә эшкә чыгарга кушкан. Апам ике ел укырга керә алмаган, мине караган-тәрбияләгән. Мин беренче чиратта Аллаһы Раббыма, икенче чиратта әти-әниемә, апаема, абыема олы рәхмәтле. Авыру бала бар кешегә дә җитә бит инде ул. Аллаһ гомер биргәч, авыру булсам да, яшәгәнмен. Әти сугыштан 1947 елда гына кайтты, яралары төзәлгәч, тагын китте. Җиде баладан алтыбыз үстек. Аллаһыга шөкер, әти дә, әни дә гомерле булдылар. Барыбызны да кеше итеп үстерделәр, — дип истәлекләре белән бүлешә Рабига апа.

— Хатирәләремдә әби-бабайларны талаганнан соң кара мунчада калган чакларыбыз да бар. Колхозлашу чорында, кулак дип сугыштан соң күпне күрдек инде. Аяныч тормыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Чергән бәрәңгесен җыю да, салам ягулар, өйдә мал тотулар, барысын да күрдек. Әти-әниләр ничекләр чыдаганнардыр...

Сиксән яшен тутырган Рабига апа ул вакыйгаларны кичәге хәлләр кебек кенә искә алып сөйләде. Колхозлашу чорында алар гаиләсе кичергән авырлыклар аркасында Касыйм абый бер баласының да колхозда эшләвен теләми. Тик язмыш башкача хәл итә. Рабига ападан кала, алты бертуганның берсе дә колхозда эшләми.

1962 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рабига апа Нормабаш авылы китапханәсендә эшли башлый. — Газета-журналлар да килә иде китапханәгә, китаплар да күп иде. Халык бик яратып укый иде ул чакта. Анда өч елдан артык кына эшләп калдым. Отпускада чагымда мине мәҗбүри рәвештә Көекбашына фермага куйдылар, ләкин мин ул эштә эшләргә теләмәдем, шуңа күрә эшләмәдем дә. Аның сәбәбе дә бар иде, сул як беләгем авырта иде минем, операция кирәк, дип тә әйткәннәр иде табиблар.

Аннан инде 1966 елда Нормабашка амбар мөдире итеп билгеләделәр, анда да күп эшләргә туры килмәде. Бер урып-җыю сезоны эшләгәннән соң амбарлар эреләнеп, Килигә күчкәч, мин Нормабаш фермасында үгезләр карый башладым. Амбарда бөтен эш кул белән эшли торган иде. Кайткан ашлыкны урнаштырып барырга тырыша идек. Тегермәнен тартып, фуражны фермадагы малларга атларга төяп алып китәләр иде. 

1965 елның декабрь аенда Нормабаш авылы егете Габделсамат белән гаилә корып, төп йортта төпләнәләр. Икесе дә колхоз эшендә булалар. Гаилә корып ел ярым узгач, тормыш Рабига апага яңа сынау бирә, машина өстеннән егылып төшеп, бил сөяген сындыра.

— Аннан соң ике ел эшли алмыйча тордым. Авыртуга сыкрап, кире йөрергә дә, эшләргә дә өйрәндем, — дип искә ала ул авырлыкларны Рабига апа. 

Шушы авырлыкларны үтеп чыкканнан соң, фермада үгезләр караган чорында Рабига апа бик күп бүләкләр, мактаулы исемнәр иясенә әверелә. Бөтен күңелен биреп, булсынга дип эшләгәнен колхоз җитәкчелеге дә күрә. 1973, 1974, 1975 елларда социалистик ярышта җиңүче булып таныла Рабига апа. 1974 елда «Юпитер» мотоциклы белән бүләкләнә. 1975 елда мактаулы һәм тырыш хезмәте өчен язмам герое «РСФСРның коммунистик хезмәт ударнигы» һәм «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» билгеләренә ия була. 1976 елда ВДНХ СССРның алтын медаленә лаек булып, «Москвич» машинасы белән бүләкләнә. — Машинаны Казан Кремленә барып алдык. Татарстанга кайтканы дүртәү иде, шуның берсе миңа насыйп булды, — ди Рабига апа. Мотоциклны аларга түләп алырга туры килсә, машина инде бушка бирелә. 

1976 елда РСФСРның атказанган колхозчысы, Тимирязев исемендәге колхозның почетлы колхозчысы исемнәренә лаек була ул. 1978 елдан инде Рабига апа сарык карауга күчә, учетчик хезмәтен дә алып бара. 

Абдуллиннар гаиләсенә сынау арты сынау үтәргә туры килә. Гаилә корып алты ел ярым яшәгәннән соң Габделсамат абыйны паралич суга. Аннан соң урын өстендә яткан вакыты да була, уңайланып китеп, Рабига апа откан мотоциклда да җилдереп ала ул. 18 ел шулай яшәгәннән соң, Габделсамат абый Рабига апаны, уллары Рөстәмне, кызлары Резеданы калдырып, 49 яшендә бакыйлыкка күчә. 

— Берара сөт тә җыйдык әле без, тормыш итәргә кирәк бит. Мин иртән торып атларны җигеп алып кайтып, сөтне җыеп, Габделсамат сөт-май заводына алып барып тапшыра иде. Үземнең дә илткән вакытлар булды инде. Ул вакытта әнинең (бием) дә авырган чоры. Аның белән 23 ел бик матур итеп яшәдек. Габделсаматым белән 24 ел яшәп калдык..., — ди Рабига апа.

Әнисе авырып, урын өстенә калгач, Рабига апаның хәленә кереп, стажына зыян килми торган итеп, медпунктка санитарка итеп куялар, бу 1983-1988 еллар була. 1989 елдан ул фермада учетчик вазыйфасын башкара. Аннан сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, эштән туктарга мәҗбүр була. Эшләгән еллары эчендә ирешелгән уңышлары бәрабәренә аңа «Хезмәт ветераны» дигән исем бирелә.

— Колхозда 30 елга якын эшләдем. Анда мине бик яраттылар, хезмәтемне зурлап хөрмәтләделәр. Үзем дә бик тырышып эшләдем. Иң мөһиме — эшләгәнне күрә беләләр иде. Инде хәзер балаларым белән 11 ел Балтачта яшәсәм дә, бер дә онытмыйлар. Эшләгәндә алган бүләкләремә каралган барысын да биреп торалар. Тимирязев исемендәге җәмгыятькә бик зур рәхмәт мине әле дә ихтирам һәм хөрмәт итеп яшәгәннәре, эшләгәннәре өчен.

Балаларыбыз соңлап кына булды безнең. Башта уллы булдык, Рөстәм, иптәшем була, шуны белегез, дип җырлап йөри башлагач, кызлы да булдык. Аларны мин эштә чакта әни белән Габделсамат карадылар. Балалар икесе дә бик акыллы булып, хезмәт белән янып-көеп, тормыш итәргә өйрәнеп үстеләр Аллаһыга шөкер. Улым да, кызым да яхшы нәселләрдән, үзләренә тиң яр таптылар. Хәзерге заманда әти-әниләр белән торган балалар сирәк. Ә без менә инде 22 ел киленем Гөлшат белән дә бер-беребезне аңлашып, рәхәт тормышта яшибез. Өч балага гомер бүләк иттеләр, олысы Казанда белем ала, икесе әле янәшәбездә. Раббым моңарчы бервакытта да ташламады. 80нән узсам да, эшкә ярамасам да, картлык көнемдә балаларым белән рәхәтләнеп, тынычлыкта яшибез.

Гел шулай булса иде. Алда әле башламаган юллар бик күп булыр, миннән соң да парлашып, гөрләшеп, бәхетле булып яшәсеннәр иде.
Кызым Нормабаш егетенә кияүгә чыгып, 23 ел кода-кодагый белән тату, мул тормышта, бер сүзгә дә килмичә, тигезлектә, күп итеп мал асрап, шәһәрчә йорт төзеп яшәп яталар. Балаларым берсе берсен бик якын итеп, абый-сеңлем дип кенә дәшеп торалар.

Туганлык җепләре нык булу миңа да тормышымда бик зур ярдәм булды. Нормабашта яшәгәндә бик күп мал асрадык. Ул чакта да үземнең әти-әни, бертуганнарымның ярдәмен бик күрдем. Балалар үстергәндә дә алар терәк һәм таянычым булдылар. Бүгенге көндә бертуганнардан өчебез генә исән инде, Сабада яшәүче сеңлем, Курмалада яшәүче Рашит энем белән аралашып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Еллар тизрәк тынычлансын иде дә, бездән соңгы буыннар сугыш күрмичә, тынычлыкта яшәсеннәр иде. Дөнья матур, тормыш рәхәт бит. Һәркемгә исәнлек, тәннәренә сәламәтлек, җаннарына сау-лык, гомерләренә бәрәкәт насыйп булса иде. Һәркем бәхетле картлыккача тигез яшәп, бәхетле картлыкта да тигез булсын! Дөньялыкта да, ахирәттә дә Коръән нуры, ислам нуры, иман нуры белән нурланып яшәргә насыйп булса иде! Амин!, — дип теләкләрен ирештерде Рабига апа.

Рабига апаның тормыш юлы китапларда гына очрый торган сынаулы язмыш кебек тоелды миңа. Ләкин язмам герое китап битләрендә түгел, ә чын тормышта. Туганнан алып яшәү өчен көрәшкән ул. Аның тормышында югалтулары да, сындырырлык авыр вакытлары да күп булган. Тик, ул бирешә торган нәсел кызы түгел. Үзе дә бит мин Курмаланың данлыклы Галиевлар нәселеннән, ди. Шул ныклыгы аңа сынауларны ерып чыгып, бүгенге көненә шөкер итеп яшәргә мөмкинлек биргән. Әле тагын озак еллар сеңлесе һәм энесенә киңәш бирердәй апа, балаларына күңел җылысын бүләк итүче әни, оныклары өчен хөрмәтле әби булып яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рабига